Татарстаным бар!
"ЙӨГЕРГӘН БАР, ЙӨЗГӘН БАР, ОЧКАНЫБЫЗ ЮК ӘЛЕ!"
ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов: “Йөгергән бар, йөзгән бар, очканыбыз юк иде әле”, - диде.
22-23 июль көннәрендә Казанда Red Bull Air Race дип исемләнгән дөнья чемпионатының бер этабы үтәчәк. 2005 елда башлангыч алган әлеге һава ярышлары дөньядагы иң мавыктыргыч һәм кызу тизлекле спорт уеннарыннан санала.
2017 елгы ярышларның беренче этаплары Абу-Даби (БГӘ), Сан-Диего (АКШ), Тиба (Япония), Будапешт (Венгрия) шәһәрләрендә үткән булса, Казанда буласы этаптан соң Порту (Португалия), Лаузиц (Германия), Индианополиста (АКШ) узачак.
Чара Казансу елгасы өстендә үткәрелә, аны күзәтер өчен иң кулай урын булып Кремль яр буе тора. Ярышлар узган көннәрдә Сибгат Хәким урамыннан машина белән узу мөмкинлеге булмаячак.

Киләсе 3 елда һава ярышларының бер этабы шулай ук Казанда да узар дип көтелә.
ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов: “Йөгергән бар, йөзгән бар, очканыбыз юк иде әле. Бу ярышны үз күзләрем белән күргәнем бар. Бик мавыктыргыч спорт төре. Килегез, күрегез, керү ирекле”.
Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев