Логотип Идель
Татарстаным бар!

ИГЪТИБАР: 27НЧЕ ГИМНАЗИЯ ПАТРУЛЬГӘ ЧЫГА!

Нәкъ Казан уртасында бардыр бер мәктәп 27нче гимназия, диләр,
Башкалар да аның укучыларын актив-уңган-булган, диләр.
Гәрчә, анда укымасам да, кунакка барган идем,
9 Б сыйныфын очратып, алар белән гәп корган идем.


Казан шәһәренең 27нче татар телендә белем бирә торган гимназия турында сүзебез юкка гына башланмады. Аның укучылары татар, рус һәм чит телләрдән тыш, табигать белән дә бер телдә сөйләшә белә! Ничек дисеңме?! Яңа «тел»не алар «Мәктәп экопатруле» дигән конкурс аша өйрәнгәннәр.

Ә бит барысы да математика укытучысы, 9 Б (ул вакытта әле 6 Б була ул) сыйныфы җитәкчесе Гөлназ Гаптелҗәват кызы Гыйльмиевадан башлана. Ул Электрон белем бирү порталында конкурс турында күреп ала. Һәм әлеге бәйге турында укучыларына хәбәр итә. Шуннан башлана да инде бу файдалы "ыгы-зыгы"!

Ярыш рухы икенче елга гына барлыкка килгән


– Безнең сыйныф республика һәм ил күләмендәге бәйгеләрдә еш катнашып килә. Мондый конкурсны булдырганнары өчен без Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бик зур рәхмәтлебез. Бөтен Россия буенча мондый бәйге – бердәнбере. Хәзер дә үз укучыларыбызны гына түгел, әти-әниләрне дә, мәктәптәге башка укучыларны да аңа җәлеп итәбез, – ди Гөлназ Гаптелҗәват кызы.

Беренче елны укучылар «Мәктәп экопатруле»ндә гадәти конкурста катнашкан кебек катнаша. Ярыш рухы бераз соңрак барлыкка килә. Егетләр-кызлар бер-берсе белән ярыша-ярыша, җиңү өчен күп көч куя башлый.



Нәтиҗәдә, былтыр Динә Галиева, Эльвира Хөснетдинова, Тимур Гыйбадуллин беренче өчлеккә эләгә. Хәер, алар гына түгел, «Мәктәп экопатруле»ндә 9 Б сыйныфыннан теркәлмәгән кеше юк. Ләкин 15 укучы әлеге мобиль кушымта аша табигатьне пычрату очраклары турында даими рәвештә министрлыкка хәбәр итеп тора. Кайбер укучылар тиеш булмаган урыннарда урнашкан чүплекләрне төшерә. Динә белән Тимур бу "эшкә" үз гаиләләрен дә җәлеп иткәннәр, ә Эльвира бу конкурста мөстәкыйль рәвештә катнаша. Беренче сезонда җиңгәннән соң, сыйныфларына интерактив такта бүләк итәләр. Икенче сезонда Динәгә – iPhone, Эльвирага – iPad, Тимурга электрон самокат эләгә.



– Башта барыбызның да баллары аз иде. Беренче сезон тәмамлану безнең өчен зур этәргеч булды. Безгә шәп бүләкләр – велосипедлар һәм смартфоннар тапшырдылар. Икенче сезонда һәрбер кеше тагын да канатланыбрак катнаша башлады. Ә төшереп җибәргән чүплек, син бераздан килеп карагач, анда чип-чиста булса, ул вакытта шундый рәхәт булып китә! Күңелдәге бу хисне әйтеп бетереп булмый! Тәннәр чемерди хәтта! Без моңа бик куанабыз, – ди Илсинә Мурзина.

«Мәктәп экопатруле»ндә катнашыр өчен нишләргә?




Былтыргы җиңүче Динә Галиева киңәше:

1. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында электрон журнал аша теркәлергә;

2. Хокук бозу очрагын фото яки видеога төшерергә;

3. Табигатькә зыян китергән әлеге хокук бозуны ике төргә аерабыз: ул чүплек яки завод һәм башка җирләрдән агып төшкән су (сточные воды) булырга мөмкин;

4. Автоматик рәвештә чүплекнең дислокациясен билгеләргә (моның өчен телефонда интернет булуы, һичшиксез, кирәк!);

5. Комментарий өстәргә.

Сүзне «Мәктәп патруле»нең 9нчы Б активистларына бирик.

Беренче фото – өй янындагы чүплек




Әдилә Гобәйдуллина:

– Бу мобиль кушымтаның нәрсәгә кирәклеген аңлаганнан соң, аңа тагын да күбрәк тартылдык. Үзебезнең шәһәребез, яраткан Татарстаныбызның тагын да чистарак булуын телибез. «Мәктәп экопатруле»нә җибәргән беренче фотода мин өебез янындагы – Карбышев урамындагы чүплекне төшереп җибәрдем. Икенче көнне карасам, ул чүплектән җилләр искән иде инде. Мин бик шатландым. Башкаларны да шушы конкурста катнашырга өндибез. Чөнки безнең балаларыбыз һәм оныкларыбызга да шушы матурлыкны саклап калдырасы килә.

Әти-әниләр дә «Мәктәп экопатруле» яклы




Азалия Гайзиева:

– Әти-әниләребез дә бу конкурста катнашканыбызга бик уңай карый. Татарстаныбызның экологиясен яхшыртырга кирәк, дип саныйлар алар да. Мәктәп программасына комачауламый, дип уйлыйлар. Чүплекләрнең күбесе Казан шәһәрен чыккач, бакчаларга бара торган юл кырыйларында урнаша. Шулай ук авыл-районнарда да, гаражлар яннарында бик күп була.

Бер кешедән – 1000нән артык фото!




Тимур Гыйбадуллин:

– Иң беренчеләрдән булып әлеге конкурста безнең сыйныф кызлары катнаша башлады. Миңа да бу кызык булып китте. Чөнки шәһәребезне чистартуга үземнең дә өлешемне кертәсем килде. Син фотога төшерәсең генә, берничә көннән соң барысын да чистарталар. Мин бер мәлгә моңа бик шаккаттым. Бу әйбер күңелгә рәхәтлек бирә. Шушы вакыт эчендә мин 1000нән артык фото җибәрдем. Шуларның кабул ителгәннәре – 600дән артык. Кайберләре чүп аз булу яки урын дөрес күрсәтелмәү аркасында кабул ителмәгән.

Авыллар да читтә калмый!




Динә Бәширова:

– «Мәктәп экопатруле»нә авыллардагы чүплекләр, елгаларга аккан пычраклар, заводлардан килгән калдыклар турында да хәбәр итәбез. Мин җәемне Лаеш районының Пәррәү авылында үткәрдем. Анда бөтен авылның чүбен бер урамга җыялар. Ул законлы рәвештә төзелгән чүплек түгел. Мин моның турында «Мәктәп экопатруле»нә 20дән артык фото җибәрдем. Шунысы кызык: балларны бер-беребездән уздырып җыярга тырышабыз. «Минем ничә балл икәнлеген мин сиңа әйтмим!» дип шаяртып йөрибез.

Белгеч фикере




Юлия Сафёрова, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлегенең әйдәп баручы белгече:

– «Мәктәп экопатруле» 2014 елдан башланып китте. 3 сезонны уңышлы гына уздырдык. Быелның 1 сентябреннән дүртенче сезоны башланды. Бәйгедә «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» дигән номинацияләр бар. 9 Б сыйныфы бу номинацияләрнең барысына да эләгә. Биредә укучылар «Мәктәп экопатруле»нең иң актив укучылары да, иң актив сыйныфы да, үз мәктәпләрен дә конкурсның лидерлар рәтенә кертте алар. Безнең Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, авыл районнары да бик актив. Быел иң зур балл 1028 җитте.




«Мәктәп экопатруле»нең 3нче сезоны җиңүчеләрен 7 октябрь көнне билгеләячәкләр. Казанның 27нче гимназиясе укучылары да алар арасында булмый калмас. Шулай булмый ни, алар бит табигать «тел»ендә сөйләшә белә!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев