Логотип Идель
Татарстаным бар!

ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК, КАРДӘШ? МИҢНЕХАНОВНЫКЫ КЕБЕК ШӘП!

Бүген Рөстәм Миңнехановны бик ялкау кеше генә котламый калгандыр. Иртә таңнан Instagramда «Туган көнең белән, Mr President» дигән видео барлыкка килде. Күп тә үтми, Президент үзе дә элемтәгә чыкты. Барлык котлаучыларга рәхмәтен җиткерде, үз туган көнендә дә барыбызга изге теләкләрен юллады.

Рөстәм Нургалиевич – замана белән бергә атлый. Ул Вконтакте, Twitter, Instagram социаль челтәрләрендә актив. Хәер, Telegramны да читләтеп узмыйдыр. Бу социаль челтәрдә сүзләр, смайликлар белән генә түгел, стикерлар белән дә аралашып була. Вәт җайлы әйбер дә инде бу стикер дигәннәре! Бөтен хисеңне шушы «кеше баш»лары җибәреп әйтергә була! Шушы стикерлар рәтендә "Миңнеханов стикерлары" да булуын белә идегезме әле?

Бу Telegram-стикерлар 2015 елның декабренә үк барлыкка килгән диләр. Кызыклы рәсемнәрне Alto Vision студиясе җитәкчесе Марат Хәбибуллин ясый. Моның турында ул Facebook челтәре аша белдергән.

– Әле шушы көннәрдә генә Telegram өчен Рөстәм Нургалиевич ясалган стикерлар пакын әзерләдем. Рәхәтләнеп кулланыгыз! Әгәр кемнең дә булса Миңнеханов белән яхшы фотолары бар икән, өстәгез, – дип аңлата ул 2015 елда ук.

Башта әлеге пакетта 9 стикер гына була. Алар арасында хоккей формасын кигән, кул чапкан, хуплаганны күрсәтә торган фотолар да бар. Бу стикерларны һәркем үз смартфонына бушлай урнаштыра ала. Хәзер стикерларның саны 11гә җиткән.



Шулар арасында иң кызыгы - Рөстәм Нургалиевичның карга яткан малайга карап торганыдыр. Бу хәл 2017 елның февралендә Казанда Иске Татар бистәсендә була. Татарстанга Россия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин килгәч, аңа Иске Татар бистәсен күрсәтәләр. Бу вакытта зур җитәкчеләр яныннан берничә метр ераклыкта бер малай була. Ул карга ятып йоклаганга сабыша. Бу фото интернет киңлегенә чыккач, күп кеше малайның сәламәтлеге турында борчыла. Ә бүген бу фото – Telegram истәлеге. Ул йоклый торган смайликны алыштыра.

Миңнеханов кебек бул!


Рөстәм Нургалиевич сурәтләнгән Telegram стикерлары инде 2 елдан артык ясалса да, әһәмиятен югалтмый. Чөнки алар Миңнехановның уңган, булган, актив булуын күрсәтә.



Хәер, шушы стикерларга карагач та, Президентның яраткан шөгыльләрен дә чамалап була.

Ул – хоккейчы да!



Ул – автоузышчы да!



Ул – игътибарсыз калдырмаучы да!



Ул кирәк вакытта кырыс та!



Ул уен-көлкене дә ярата!



Котлыйбыз!


Без, «Ялкын» журналы редакциясе дә, хөрмәтле Президентыбызны туган көне белән котлыйбыз. Гел шундый актив, позитив, кирәк вакытта – кырыс, кирәк вакытта уен-көлкене дә онытмый торган булып калуын теләп калабыз. Республикабызны гел алга алып баруы, яшьләр өчен уңайлыкларның тагын да күбрәк булуы өчен тырышуын телибез.




Әгәр кем дә булса Рөстәм Миңнеханов стикерларын тулыландырырга теләсә, ишекләр ачык! :) https://telegram.me/addstickers/minnichanov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев