Логотип Идель
Татарстаным бар!

ФУТБОЛ БЕТКӘЧ, НӘРСӘ БАШЛАНА?

Татарстанда июль ае кызу булачак. Синоптиклар алай, дип сөендермәсә дә, җитәкчеләр шулай ди. Чөнки Татарстанда бер айда гына да әллә ничә спорт чарасы узачак.

«Узачак чаралар исемлегенә күз салсак та, без июльнең эссе булачагын күз аллап була», – ди Спорт проектлары дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров.

Халыкара волонтерлар форумы
«FISU VOLUNTEER LEADERS ACADEMY 2017»


2-8 июль

FISU белән бергә эшләнелгән проект. Идеясен безнең ил волонтерлары тәкъдим иткән. Катнашачак 91 илнең һәрберсенән берәр волонтер киләчәк. Әлеге лагерь – аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Волонтерлар Казанда 7 көн кунак була.

III Бөтенроссия пляж уеннары


7-16 июль

Пляж спорт төрләрендә медаль өчен 1200 кеше көрәшәчәк. Ярышларга керү – бушлай. Урыны – Кремль яр буе һәм Су спорты төрләре сарае.

Регби-7 буенча Европа чемпионаты этабы
(хатын-кыз командалар арасында)


8-9 июль

12 ил спортчылары, барлыгы 200 спортчы катнаша. Ярышлар Үзәк стадионда узачак.

Министрлар һәм югары вазифаи затларның халыкара конференциясе


13-15 июль

128 ил чакырулы. 50 ил министры төгәл булачак. Әлеге чараны уздыру идеясен ЮНЕСКО оешмасы тәкъдим иткән. Кунакларга Сабантуйны да күрсәтергә җыеналар.

Самолет спорты буенча «Авиагонки - Формула 1»
дисциплинасының дөнья чемпионаты этабы


22-23 июль

Бу ярышлар Казансу акваториясендә уза. Җил секундына 25 метр тизлектән артып китсә, ярышлар булмаячак. «Без быел күп давыллар кичердек. Мөгаен, житеп торыр, Алла Боерса», – ди Азат Кадыйров.

«Ефәк юл» раллисы


7-22 июль

Аның маршруты быел Казан аркылы узмый. Тик ралли катнашучылары Балык Бистәсе, Питрәч, Тукай районнарына «кагылып» китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев