Татарстаным бар!
Дзюдочы Нияз Билалов: "Халыкара спорт аренасында Татарстан данын яклый алуыма шатмын".
“Мин Бөтендөнья җәйге Универсиадада бронза медаль алуыма шатмын, әмма “алтын”сыз калуга берникадәр үкенү бар. Минем өчен барысы да алда булуына ышанам”, - дип билгеләп үтте дзюдо буенча Татарстан Республикасы җыелма команда спортчысы Нияз Билалов. Искәртеп үтик, бронза өчен көрәштә 100 кг кадәрге авырлык категориясендә Билалов японияле Рютаро Готоны җиңде.
“Халыкара спорт аренасында Татарстан һәм яраткан Чаллы шәһәре данын яклый алуыма шатмын, безнең шәһәрдә дзюдо зур популярлык алачак әле. Тренер Константин Толмачевка һәм әти-әниемә рәхмәт”, - дип ассызыклады Билалов.
20 яшьлек Чаллы вәкиле Россия җыелма командасының лидерлар исәбенә кертелде. Бу спорт сезонында ул Оренбургта Европа Кубогы этабында халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәде. Моннан тыш, ул бу сезонда Австриядә халыкара турнирда алтын медаль, Африка Ачык Кубогында һәм Минскида Европа Кубогында “көмеш”ле булды, - дип белдерделәр Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев