ЧЕРЕК КҮЛ - КИТАП ПАРКЫНА ӘЙЛӘНӘ
Сирәк китапларны каян табарга? Бу сорауга жавапны «Смена» үзәге уздырган Җәйге китап фестивалендә табып булачак. 10-11 июнь көннәрендә Черек күлне китап паркына әйләндерәләр.
Биредәге китап ярминкәсендә 80 бәйсез нәшрият, кибетләр катнаша. Димәк, җаның теләгән китапларны шунда таба аласың, дигән сүз. Шулай ук ул көннәрдә лекция, очрашулар, дискуссияләрдә дә катнашып була. Аларда Россия, АКШ, Швейцария, Финляндия һәм Германия язучылары, тәрҗемәчеләре, әдәби тәнкыйтьчеләр, галимнәр катнашачак.
Фестивальдә Татарстан китап нәшриятләренең продукциясе дә тәкъдим ителәчәк. Гаиләләре белән килүчеләр өчен мавыктыргыч мастер-класслар уздырылачак. Ярминкәгә керү ирекле. Яңгыр була калса, чатырларны инде әзерләп куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев