Логотип Идель
Татарстаным бар!

БЕЗНЕҢ ЯШЬ ИНСПЕКТОРЛАР – ЕВРОПА ПЬЕДЕСТАЛЫНДА! /ВИДЕО/

28 ил арасында икенче булу җиңелләрдән түгел! Казан укучылары Европадан бер кочак медаль белән кайтты. Алар Европа белем бирү 32нче конкурсында катнашты. Әлеге ярышларда алар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, аларны куллану буенча үз-үзләрен сынады.

Бәйге 13-18 сентябрь көнне Тиран шәһәрендә (Албания) уза. Татарстан командасы данын Азат Кәримов (159нчы лицей), Ралина Хәлимова (121нче лицей), Камил Гайнетдинов һәм Диана Нуретдинова (7нче гимназия) яклый.

Хәер татарстанлылар өчен мондый бәйгеләр беренче чирканчык түгел. Чөнки безнекеләр турнирларда инде 2009нче елдан бирле катнаша.

Гадәттә, Россиядән әлеге конкурска «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә беренче-икенче урыннарны яулаган командалар бара. Татарстан командасы быел Ульян өлкәсендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында беренче урын алды. Шул уңайдан, безнекеләр Европага тәрәзне кабаттан «ачты».

Ярышлар, һәрвакыттагыча, теоретик һәм практик өлешләрдән торган. Яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен белгәннәрен, велосипедны фигуралы рәвештә йөртә алганнарын күрсәткән, юл йөрү очракларын анализлаган.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Латвия командасы ала. Безнекеләр көмеш медаль белән кайта. Төмән өлкәсе командасы да сынатмый – өченче урынны ала.



Белгеч фикере:

Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов:

– Безнең яшьләр ярышларга бик зур әзерлек белән барды. Шушы вакыт эчендә алар өчен без, ЮХИДИ идарәсе, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, республикабыз Хөкүмәте бик борчылып, җан атып тордык. Республикабызда яшь инспекторлар системасы киң җәелдерелгән. Бүген 1500 отряд бар. Аларда 19 меңнән артык егет-кыз белем ала. Бу казанышыбыз соңгы түгелдер, дип ышанам. Ата-аналарга да бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки алар һәр күнекмәгә килде. Шушы ярдәм укучыларның нәтиҗәсендә дә чагылды.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев