Логотип Идель
Татарстаным бар!

БЕР УКУЧЫГА ИКЕ КӨНДӘЛЕК?!

Иртәгә, 15 сентябрь көнне, Татарстаның һәр мәктәбе китапханәсендә «Бердәм мәдәният дәресе» узачак. Анда 1-4 сыйныф укучыларына «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге»н тапшырачаклар. Гомумән алганда, 176 мең мәктәп укучысының гади көндәлеге янына тагын бер көндәлек килеп кушыла дигән сүз.

Бу уку елында акциягә республикабызның дәүләт мәдәният оешмалары да кушыла. Алар башлангыч сыйныф укучыларын түбәндәге чараларына бик түземсезләнеп көтеп кала:

​ Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры катнашындагы концертлар
(Урыны: С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы);


​ «Исәнме, музей!» интерактив уены
(Биләр дәүләт тарихи-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы);


​ «Болгар музей-тыюлыгы – мәдәни мирасны саклаучы»
(Болгар музей-тыюлыгы);


​ Татарстан һәм Казан мәдәнияте һәм тарихы турында әңгәмәләр,
«Первоклассница» фильмын күрсәтү
(Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы);


​ «Музееландия иленә сәяхәт», «Өйгә хатлар»
(Татарстанның Милли музее);


​ «Шифалы үләннәр» мастер-классы
(Каюм Насыйри музее);


​ «Казан университетлары» лекциясе
(А.М. Горький әдәби-мемориаль музее);


​ «Дари добро другим на благо»
(Красновидово авылындагы А.М. Горький музее);


​ «Сезне Мияубикә чакыра»
(Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы);


​ «Свияга – текущая вода. Историческое путешествие по родному краю» дәресе
(«Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы);


​ Музей буйлап экскурсия
(Актаныш районының туган якны өйрәнү музее);


​ Спектакльләр
(Буа дәүләт драма театры, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры);


​ «Серле көндәлек» интремедиясе, театр буйлап экскурсия, Кәрим Тинчуринның 130-еллыгына багышланган күргәзмә экспонатлары белән танышу
(Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры);


​ тамашачылар белән уеннар, «Хаврошечка» спектакле
(«Әкият» Татар дәүләт курчак театры, зур зал);


​ «Бүре җиләге»
(«Әкият» Татар дәүләт курчак театры, кече зал);


​ «Татарстан мәдәниятенең гаҗәеп дөньясы»
(Республика балалар китапханәсе);


​ яшүсмерләр китапханәсе буенча экскурсия, балалар әдәбиятына күзәтү, мәгълүмати, документаль фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтү
(Республика балалар китапханәсе).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев