Татарстаным бар!
БЕР КӨНГӘ - ПРЕЗИДЕНТ ЯРДӘМЧЕСЕ
Казанның 19 гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Татарстан Президентына хат юллаган булган, анда ул шәһәрне төзекләндерү һәм татар телен үстерү турында язган. Мәктәп укучысының әлеге тәкъдимнәренә җавап итеп, президент аны бер көнгә үзенә ярдәмче итеп чакырган.
Амиль Нуруллинның көне министрлык җитәкчеләре һәм президент катнашында уздырылган киңәшмәдән башланган. Рөстәм Миңнеханов аның белән барысын да таныштырган һәм бүген егетнең үзенең ярдәмчесе булачагын хәбәр иткән.
Киңәшмәдән соң Амиль белән президент Түбән Камага юл тоткан, анда алар нефть эшкәртә торган “ТАНЕКО” комплексында барган төзү эшләре белән танышканнар. Киләсе пункт – Әлмәт. Рөстәм Миңнеханов һәм аның яшь ярдәмчесе шәһәрдәге өченче хастаханәнең ремонттан соң ачылу танатанасында катнашты.
Шулай ук президент бүген журналистлар белән дә очрашты, Амиль дә әлеге чарадан читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев