Логотип Идель
Татарстаным бар!

АВТОБУСЛАР – БУШКА!!!

Автобуслар сайлаучыларга шәһәр күрсәткән арада, бердәм информацион үзәк сезне соңгы яңалыклар белән таныштыра бара. ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Петровна Борисова сүзләренә караганда, Татарстан буенча иртәнге унга 432 298 кеше инде үз сайлавын ясаган. Шулар арасында лидерлар: Апас - 46%, Теләче – 43%, Кайбыч – 40%, Саба – 34%, %, Балтачта - 32%, Аксубай - 32 %, Арча - 30 Зәй – 30%, Питрәч – 30% артыграк.

Быел Россиядә сайлау хакы 111,6 миллион кешегә бирелгән икән. Гомуми саннарга килсәк, Дума мандатларына 6500 кеше дәгъва кыла. Ә бу исә бер урынга 14,5 кандидат дигән сүз. Ләкин кемнең депутат булып китәчәген сезнең тавыш кына хәл итә ала.

автобуслар 1
Менә сез Европа, Европа! дисез инде, ә беләсегез килсә, Швейцариядә хатын-кызларга сайлау хокукы бары тик 1971 бирелә. Анысы да барлык төр сайлауларда түгел. Тулаем сайлау иреге 1991 бирелә. Шул ук вакытта Россиядә бу эш 1906 елда хәл ителә. Патриархаль фирекләр хөкемсөргән җәмгыятьтә ир-ат һәм хатын-кыз төрле социаль функция башкара дип саналган икән. 1934 елда Иосиф Сталин шундый сүз ычкындырган: ничек сайлаулары мөһим түгел, тавышларны ничек санаулары мөһим, дигән. Без, әлбәттә, моның белән килешмибез һәм сайлауларның ачык һәм дөрес булуына өметләнеп калабыз.

Һәр кешенең тавышы мөһим, чөнки бу безнең ил, аның киләчәген дә, әйдәгез әле, бергә хәл итик.


Ә мин сайлау урыныннан ерак бит, димә, хәтта вокзалларда да сайлау нокталары куелган икән. Моны безгә Надежда Петровна ачыклады.
Әле махсус бонуслар турында да онытмагыз! Сайлауда катнашкан кешеләргә махсус браслет бирелә, шул браслет белән бушка автобуста йөрергә ярый, махсус мәйданнарда әзерләнгән концерт һәм күргәзмәләргә дә керә аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев