Логотип Идель
Татарстаным бар!

АРАБЫЗДАГЫ "КЕЧКЕНӘ ПРИНЦЛАР"

Табигатькә булышырга беркайчан да соң түгел! Казан студентлары һәм укучылары шулай, дип уйлый. Бүген Казансу ярын чистарткан, анда агачлар утырткан яшьләр шәһәребезнең экологиясе югары дәрәҗәдә булсын, дип тырыша. Алар - чып-чын кечкенә принц һәм принцессалар. (Язма ахырында ник икәнен белерсең ?)

Казанның 181нче мәктәбе укучылары да бу экологик акциягә теләп кушылганнар.

- Җир - безнең өебез. Без биредә яшибез, аның һавасын сулыйбыз. Бөтен җирдә чүп-чар аунап ятканда, ул җирдән йөрүе дә әллә ничек. Шуңа да без бу проблемага карата битараф була алмыйбыз. Ə тирә-юньне пычрату 21нче гасырның глобаль мәсьәләләренең берсе. Безгә биредә чүп җыю авыр түгел. Бирегә без үзебез теләп килдек. Киләсе юлы монда  килгәндә, аның чистарак буласына ышанабыз, - дип аңлатты 7нче Б сыйныфы укучысы Алия Мотыйгуллина.



Бу зур эш булмаса да, укучылар үзләренең кечкенә генә өлешләрен кертергә булганнар. 181нче мәктәп мондый өмәләрне мәктәпләре янында, якын-тирә урманнарда, яр буйларында оештыра икән.

Шушы ук территорияне чүптән чистарту белән бергә, анда агачлар да утырттылар. Монда инде студентлар актив эшли. Казан дәүләт энергетика студентлары белән бергә Казан дәүләт аграр университет студентлары меңләгән чыршы белән нарат агачы утыртты. Миллениум күпереннән уң якка аска төшсәң, бу урынны тиз табып була.

Бүгенге чаралар "Урман атнасы" акциясе уңаеннан үткәрелә. Бу территорияне Рус-немец Швейцариясе, дип атыйлар. Бүген биредә Саба урман-орлыкчылык үзәгендәге һәм урман яны урман хуҗалыгында үстерелгән чыршы агачларын утырталар.



- Үсентеләрне алдан әзерләнеп куелган буразналарга утыртабыз. Алар ПКЛ-70 сукасы һәм МТЗ-82 агрегаты белән әзерләнә. Агачлар кул белән утыртыла. Моның өчен студентлар Колесов һәм Сова көрәген кулланалар, - дип сөйләде "Ялкын" хәбәрчесенә шәһәр яны урман хуҗалыгы урманчысы Илнур Кәшәфиев.

Бу яшелләндерү өчен дә, ярны ныгыту өчен дә кирәкле ысул икән. Тирә-юньдәге өрәңге, тупыл агачлары янында чыршылар пәйда булу үза үк яхшы. Ачык территориядә өйләр түгел, ә нәкъ менә агачлар утырту шәһәребездә тагын бер урман почмагы барлыкка килү шәһәребезне тагын да ямьләндерә, дип саный урманчылар.

Бу акциядә киләчәк профессияләре турыдан-туры урман белән бәйле студентлар катнашмый каламы соң?! Əлбәттә, юк. Шуңа күрә аграр университетның урман хуҗалыгы факультетында укучылар беренчеләрдән булып килгән.

Бу вузның 4нче курс укучысы Сиринә Сөнгатуллина да агач утыртуда актив катнашты.

- Мин үзем дә - авыл кызы. Кечкенәдән урманнарда җиләк җыеп үстек. Урман утырту да безгә ят түгел. Табигать үзенә тарткач, экологияне саклыйсы килгәч, шушы факультетка укырга кердем. Мондый акцияләрдә без аеруча еш катнашабыз, - ди Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Сиринә.





Мондый урман культураларын утырту чокырларның мәйданы зураймасын, тирә-юньне тупыллар басып алмасын өчен дә кирәк.

Хәтерлисеңме, Экзюпериның "Кечкенә принц" әкиятендә "Иртә белән торгач, планетаңны тәртипкә китер!" ди. Ə бит ул дөрес әйтә: һәр зур эш кечкенә генә адымнан башлана.

Алинә МИННЕВƏЛИЕВА
Ринат НƏҖМЕТДИНОВ фотолары





















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев