Логотип Идель
Татарстаным бар!

"АЛТЫН" - КУЛДА, "КӨМЕШ" - КЕСӘДӘ! /ВИДЕО/

Абу-Дабидагы WorldSkills ярышлары тәмам. Сөенеп һәм җиңел сулап куя алабыз. Чөнки анда катнашучы татарстанлылар җиңү артыннан җиңү яулады. Ә киләсе ярышлар 2019 елда Казанда узачак. Анда инде тагын да сынатмаска, үзебезне бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк.

Вадимга Путин сүзләре булышкан!


Татарстан катнашучысы Вадим Поляков Гарәп Әмирлекләрендә узган ярышларда «Суыткыч техникасы һәм кондиционирование» компетенциясендә алтын медаль яулады. Моңа кадәр 2016 елның WorldSkills милли чемпионатында беренче урын ала. Һәм шул ук елда EuroSkills ярышларында җиңеп, беренче урынга лаек була. Ул вакытта Вадим Нидерланд һәм Бельгия катнашучыларын да артта калдыра. Бу җиңүләрдән соң илбашы Владимир Путин белән очраша егет. Ул вакытта Президент яшьләргә: «Егетләр-кызлар, дөнья күләмендәге WorldSkills ярышларында да шундый ук рухта чыгыш ясагыз!» – ди. Юраган юш килә, диләр, бит. Илбашының хәер-фатыйхасы инде чынга ашты: Вадимның кулында – 2017 елгы дөнья чемпионатының алтын медале!

– Мин үземнең хисләремне әйтеп бетерә алмыйм. Ярышлар катлаулы булды, алга чыгарга да авыр иде. Берничә еллар дәвамында күнекмәләр эшләү, җитештерү тармагында тренерларның киңәше – боларның барысы да беренче урын алырга ярдәм итми калмады, әлбәттә, – дигән Вадим.


Роботлар белән дус булу медаль алып килгән


Хәер, Вадим гына түгел, тагын ике Татарстан егетенә дә чемпионатта бәхет елмайды. Әнә, Павел Фадеев белән Андрей Дюбановны гына карагыз: кулларында көмеш медальләр. Алар бу уңышка «Мобиль робототехника» компетенциясендә катнашып ирешкәннәр.

– Без монда җиңәр өчен бик күп тырыштык. Беренче өчлеккә эләгүебезне белсәк тә, төгәл ничәнче урын алуыбызны күз алдына китермәдек. Көмеш медаль яулавыбыз белән без бик бәхетле, – диләр егетләр.

Моңа кадәр егетләр Көньяк Кореянең Сувон шәһәрендә Samsung шәһәрендә стажировка уза. Алар икесе дә – Казанның мәгълүмати технологияләр көллияте студентлары. Россия җыелмасына алар 2015 елда узган WorldSkills Hi-Tech II Милли чемпионаты нәтиҗәләре буенча эләгә.


Чаллыларга бәхет елмайган!


Дөнья чемпионатында Татарстанның тагын бер уңышы турында әйтмичә ярамый. WorldSkills вакытында JuniorSkills ярышлары да узды. Анда электромонтаж эше, мобиль робототехника, график дизайн юнәлешләрендә көч сынашканнар. Монысы – студентлар түгел, ә мәктәп укучыларының – Яр Чаллының 36нчы номерлы инновацион технологияләр лицее командасы җиңүе.


JuniorSkills – мәктәп укучыларын профессиональ яктан әзерләү нигезләре, яшьтән профориентация бирү программасы. Әлеге ярышларда 10-17 яшьлекләр катнаша ала. Бу ярышларны уздыру – Россия инициативасы. WorldSkills буенча дөнья ярышлары 70 елга якын уздырылса да, мәктәп укучылары өчен чемпионат турында уйланмаганнар. JuniorSkills программасы буенча Россия күләмендәге беренче ярышлар Казанда үткәрелгән.

Шулай итеп, Яр Чаллы укучылары Абу-Дабидагы JuniorSkills халыкара ярышларында икенче урынны яулый. Өстәмә белем бирү педагогы, тренер Дмитрий Фомин җитәкчелегендәге команда Владислав Хобт һәм Илья Макаров «Мобиль робототехника 14+» компетенциясендә уңышка ирешә. Анда егетләр кырда уңыш җыя торган робот моделен тәкъдим итәргә тиеш була. Владислав та, Илья да роботехника белән өч ел шөгыльләнәләр икән. Ә JuniorSkills ярышларында Россия җыелмасы беренче урынга чыккан.

WorldSkills әләме – Казан кулында!


Кичә Абу-Дабида WorldSkills дөнья ярышларының ябылу тантанасында WorldSkills әләмен киләсе чемпионат узачак Казан шәһәренә тапшырдылар. Бу тантанада Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комиттеты рәисе Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Ворлдскиллс Россия» союзы генераль директоры Роберт Уразов, «Росатом» генераль директоры Алексай Лихачев катнашты.



– Бүген Абу-Даби эстафетаны Казанга тапшыра. Без киләсе дөнья ярышларының гадел һәм чиста узачагына вәгъдә бирәбез. Без ярышларны югары дәрәҗәдә уздырачакбыз, менә дигән мәдәни программа тәкүдим итәчәкбез, безнең кунакчыллыкны тоярга мөмкинлек бирәчәкбез. Россиягә, Казанга рәхим итегез! – ди Ольга Голодец.

Тантанадан соң «The Best of Nation» номинациясендә җиңүче Константин Ларин чемпионат әләмен Россиягә – Сочи шәһәренә илтә. Бүген Сочи аэропортында әләмне тантаналы рәвештә каршы алачаклар.

Гомумән алганда, Гарәп Әмирлекләрендә уздырылган
WorldSkills ярышларында Россия 6 алтын, 4 көмеш, 1 бронза һәм осталык өчен 21 медаль алды. Безнең илдән булган 58 егет-кызның 32се медаль яулады.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фото һәм видео: Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев