ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КАЗАН ХАНЛЫГЫ – XVI ЙӨЗ БАШЫ
Сәлам! Тарихыбыз әкренләп бүгенге көннәргә якынлаша бара. Узган айда без Казан ханлыгының беренче чоры сәясәтен өйрәнгән идек, ә хәзер 16 гасырга аяк басабыз.
МӨХӘММӘТӘМИН ХАН. 1502 елда Габделлатыйфны сөргенгә сөргәч, Казан тәхетенә тагын Мөхәммәтәмин утыра. Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәтәмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итә. Ул, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче, сугышка да бик яшерен рәвештә әзерләнә торган булган.
1505 елның октябрендә Иван III үлгән, ә 1506 елның апрелендә аның улы Василий III Казан ханлыгына каршы флот һәм атлы гаскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәтәмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гаскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 июньдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Мәскәү гаскәре 100 мең кешедән торган, анда бик каты сугыш булган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгән. Татарлар моннан 125 ел элек җиңелүләренең үчен кайтарган. Василий III Мөхәммәтәмин хан белән дуслык солыхы төзергә мәҗбүр булган. Мөхәммәтәмин шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән. 48 яше тулганда каты авырып китеп, 1518 елда вафат булган.
ТӘХЕТКӘ КЕМ УТЫРА? Татарлар алдында тагын тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе килеп туган, чөнки Олуг Мөхәммәт нәселе тукталган. Шулай да Ибраһим ханның икенче хатыны Нурсолтанның Кырым ханы Миңлегәрәйдән ике улы, ягъни, Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйфның энеләре – Мөхәммәтгәрәй белән Сәхипгәрәй калган. Мөхәммәтгәрәй әтисе үлгәннән соң Кырым ханы була һәм, Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап, Василий III кә мөрәҗәгать итә. Мәскәү моннан баш тарта — ул киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Василий III үз кандидатурасын, Касыйм ханының олы улы Шаһгалине тәкъдим итә. Мәскәү Шаһгалине (1519 елда 13 яшендә) Казан тәхетенә өч тапкыр китереп утырта һәм өчесендә дә аны аннан куып җибәрәләр — казанлылар, хәтта Мәскәү яклы татарлар да Шаһгалине күралмаган була.
МӘСКӘҮ БЕЛӘН НИЗАГ. Василий III Казан тәхетенә Шаһгалине утыртмам дип кырымлыларга вәгъдә биргән була, әмма сүзендә тормый. Кырымлыларның түземлеге соңгы чиккә җитә моннан соң, чөнки берничә ел элек кенә, Россия белән төзелгән солыхны үтәү йөзеннән, Мөхәммәтгәрәй хан Россиягә дошман булган Польша гаскәрен тар-мар итеп, русларга ярдәм иткән була. Димәк, Кырым үз шартларын үтәгән, ә русларның олы кенәзе вәгъдәсез булып калган.
Шулай итеп, 1521 елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхипгәрәй Казанга килеп җитә. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл була, һәм Сәхипгәрәй шәһәргә бернинди каршылыксыз керә ала. Шунда ук рус илчесе һәм воеводасы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһгалинең гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә. Шаһгали үзе исән кала һәм Мәскәүгә качып өлгерә.
НӘТИҖӘ. Шулай итеп, 35 ел чамасы дәвам иткән (1487—1520) Мәскәү протектораты тәмамлана. Казан ханлыгы тарихында яңа чор, милли аң күтәрелү, Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев