ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КАЗАН ХАНЛЫГЫ
Сәлам! Киләсе тарихи баскычка күчәбез. Узган санда без бөек Алтын Урда дәүләте таркалуы турында сөйләгән идек. Хәзер исә шушы илдән таркалып чыккан яңа территорияләр, аеруча алганда, ватаныбыз Казан ханлыгы чорына күчәбез.
Казан ханлыгына нигез салу. XIV–XV гасырларда Алтын Урдадан аерылып чыккан яшь дәүләтләр арасында Казан әйдәп баручы була. Бу шактый уңдырышлы туфраклы, киек кошлар һәм җәнлекләргә бай җирләр урдалыларның игътибарын җәлеп итә. Тәхетен югалткан Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд Казанны үз кулына алып, аны яңа дәүләтнең үзәге итәргә ниятли. 1438 елда ул Казанга хан булып килә. 7 елдан соң ул вафат була (шулай ук фетнә вакытында үтерелгән дигән версия дә бар). Дәүләт төзү эшен аның улы Мәхмүд тормышка ашыра. Шулай итеп, 1438-1445 елларда Урта Иделдә яңа дәүләт – Идел буе Болгарының һәм Алтын Урданың варисы булган Казан ханлыгы барлыкка килә.
Территориясе һәм халкы. Казан ханлыгы элекке Идел буе Болгар дәүләтенә кергән киң мәйданны биләп торган. Көнчыгышта аның җирләре Агыйделгә кадәр сузылган, көнбатышта Сура елгасына кадәр, төньяк өлеше – Каманың үрге агымына, көньягы Самара янында Идел борылышына кадәр булган. Камадан төньякка сузылган җирләр халык иң күп яшәгән урын булган. Бу – Казан арты һәм Зөя елгасы бассейны районы. Көньяк-көнчыгышта Казан ханлыгының күршесе – Нугай Урдасы, көньякта Әстерхан һәм Кырым ханлыклары, көнбатышта Мәскәү дәүләте булган.
Халык. Казан ханлыгының нигезен элеккеге болгарлардан формалашкан казан татарлары тәшкил иткән. Монда шулай ук марилар (чирмешләр), чувашлар, удмуртлар (арлар, вотяклар), мордва һәм башкортлар да яшәгән. Шулай ук ханлык биләмәләрендә элекке Җүчи олысының башка җирләреннән чыгучылар да була. Бергә яшәү дәверендә, төрле милләт кешеләре үзара кушылалар. Шулай итеп, хәзерге Идел буе татарларының укмашуы Казан ханлыгында башланган.
Башкала. Казан – дәүләтнең башкаласы. Зур булмаган ныгытма һәм сәүдә пункты буларак ул XI гасыр башында ук нигезләнгән. Йөз елдан соң, эре шәһәр һәм Урта Иделдәге зур дәүләт башкаласына әйләнә. Казанның иң матур һәм ныгытылган мөһим урыны – хан сарае урнашкан Кирмән. Аны юан имән бүрәнәләрдән төзелгән дивар әйләндереп алган, аның арасына ком һәм вак таш тутырылган. Диварның калынлыгы алты метрга кадәр җиткән. Ишегалдында хан сарае, мәчет, кунак йорты, казна саклана торган бина, дәүләт архивы һәм китапханә булган. Якында хан төрбәләре, сакчы һәм хезмәтчеләр өчен йортлар, һөнәрче остаханәләре, ат абзарлары һәм келәтләр булган. Хан ишегалдыннан читтә берничә мәчет торган. Ак таштан салынган Колшәриф мәчет-мәдрәсәсе аларның иң матуры һәм зурысы булган. Рәттән хәрби гарнизон, корал остаханәләре һәм сугыш кирәк-яраклары арсеналы урнашкан. Тау башындагы гаҗәеп ныгытма, зиннәтле хан сарае, мәчетләрнең күккә омтылган манаралары шәһәргә шәрык төсмере биргән. Чит ил кешеләре Казанны юкка гына «искиткеч шәһәр», «Көнчыгыш башкаласы» дип атамаганнар.
Хуҗалык тормышы. Казанлылар болгарларның хуҗалык итү рәвешен дәвам иткәннәр. Авыл халкы иген үстергән, терлек үрчеткән, аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнгән. Шәһәрләрдә һөнәрчеләр яшәгән. Бигрәк тә металлурглар һәм тимерчеләр хөрмәткә лаек булган. Берәүләр чуен эреткән, тимер кыздырган, икенчеләре алардан сугыш һәм эш кораллары, хуҗалык кирәк-яраклары җитештергән. Чүлмәкчеләр, зәркәнчеләр, ташчылар һәр яңа хан өчен кыйммәтле киемнәр, башлыклар, алтын һәм көмеш савыт-саба ясаганнар, матур йортлар, биек манаралы мәчетләр салганнар. Таш шомартучылар кабер ташлары ясаган һәм аларга гарәпчә язулар төшергәннәр. Казан ханлыгы шулай ук сәүдә иле буларак та билгеле булган. Танылган Казан ярминкәсенә затлы хайван тиреләре, яхшы товар алу өчен күп илләрдән килгәннәр.
Казан ханлыгы мәдәнияте. Казан ханлыгы Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда традицияләрен дәвам иткән. Аксөякләр, руханилар, түрәләр генә түгел, күп кенә гади халык, бигрәк тә сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр укый-яза белгән. Язу гарәп алфавитына нигезләнгән. Белемне мәктәп һәм мәдрәсәләрдә биргәннәр. Еш кына Бохара якларыннан һәм Кырымнан махсус укытучылар чакыртканнар. Мәдрәсәләрдә бай китапханәләр, каллиграфлар – хәттатлар мәктәбе булган. Хан сарае китапханәсендә берничә мең китап тупланган. Матур әдәбият, бигрәк тә шигърият үсеше дәвам иткән. Мөхәммәдьяр, Өммикамал, Колшәриф һәм башка шагыйрьләр танылу алган. Казанлылар көй тыңларга да яратканнар. Көй башкаручылар гөслә, кубыз, курайда уйнаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев