Логотип Идель
ТАРИХЛЫ БИТ

МОНГОЛ ЯУЛАРЫ. АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕ ОЕШУ

Сәлам, яшь тарих сөюче укучыбыз! Чираттагы калын тарих битләрен ачабыз. Узган айда без Идел буе Болгар дәүләте турында сөйләшкән идек. Ә хәзер исә шушы җирләр яулап алынып, яңа ныклы, бөек дәүләт барлыкка килүе турында булыр.

 

МОНГОЛЛАР. Зур дәүләт эшлеклесе һәм оста полководец Чыңгыз хан монгол кабиләләрен бер дәүләткә туплый. Шуннан соң ул яу белән бүтән дәүләтләрне үзенә буйсындырырга тотына. Гаскәрнең бер өлеше Болгар дәүләте ягына юнәлеш ала. Әлеге бәрелештә монголлар шактый кырыла. Моннан соң алар яңадан ике мәртәбә талпынып карыйлар, әмма җиңә алмыйлар. Чыңгыз хан 1227 елда 72 яшендә дөнья куя. Үләр алдыннан үзенең империясен дүрт улына бүлеп калдыра. Олы улы Жучига дигән өлеш, ул да үлеп киткәнлектән, Чыңгыз ханның оныгы, Жучиның улы Батыйга кала.

27 яшьлек хан идарәсендә 1236 елны монгол гаскәре Европага юнәлә. Көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, һ. б. шәһәрләрне яулап алып – Болгар илен буйсындыралар.

 

АЛТЫН УРДА ОЕШУ. Моннан соң монгол гаскәре күп Европа илләрен, Русьне һәм башка дәүләтләрне яулый. 1243 ел башында Владимир кенәзе Ярослав Всеволодович Батый хан янына килеп, бөтен Русьның кенәзе булыр өчен ярлык ала. Шулай итеп, Үзәк Евразиядә яңа дәүләт – Алтын Урда оешып китә.

Алтын Урда гаҗәеп зур мәйдан биләгән: Алтай тауларыннан Дунайга, Болгар һәм Казаннан якларыннан Әстерхан һәм Кавказга кадәр. Дәүләт үзе икегә бүленгән: көнбатышта – Ак Урда, көнчыгыштагысы – Күк Урда. Чынлыкта дәүләт беркайчан да Алтын Урда дип йөртелми, халкы аны Җүчи Олысы яки Олы Олыс, Олы Урда дип атаган. Бу дәүләткә монголлар нигез салган булса да, аның этник нигезен кыпчаклар, угызлар, болгарлар, маҗарлар, хәзәрләр, төрки-татарлар тәшкил иткән. Батый хан Идел буендагы яңа дәүләтендә Сарай шәһәрен төзи. Сарайны ул үз дәүләтенең башкаласы дип игълан итә. Батый хан вакытында тышкы сәясәт тә үсә, ул Рим Папасы, әрмән һәм төрек ханнары белән тыгыз мөнәсәбәттә була. 1255 елны 47 яшендә Батый паралич сугып үлә. Аны Сарайда җирлиләр.

 

БАТЫЙ ҮЛЕМЕННӘН СОҢ. Бөек ханның үлеменнән соң тәхетенә улы Сартак утыра. Ләкин озакламый үлә. Аны Батыйның энесе Бәркә үтерткән, дигән хәбәр була. Тәхеткә Сартакның малае Улакчы килә. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң, барыбер Бәркә хуҗа була. Бәркәнең хан булып идарә итүе дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза. Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый, һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Батый исән чакта ук мөселманнарга иркенлек була, хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә йөри. Бәркә ханнан соң тәхеткә Батыйның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266—1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын суга башлыйлар, Европа белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә.

 

ТӘХЕТ ӨЧЕН КӨРӘШ. Мәнгүтимер үлгәннән соң тәхет өчен көрәш башлана. Ханның энесе Туда-Мәнгү (1282—1287) утыра. Ул йомшак холыклы кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәренең берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә. Төмән ул – зур гаскәре булган эре феодал, тархан. Аларның хан нәселеннән булмау сәбәпле тәхеткә утырырга хаклары булмаган, ләкин сәяси һәм хәрби йогынтылары ягыннан хан дәрәҗәсендә булганнар. Нугай белән Мамай әнә шундыйлардан санала. Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы ризасызлык хисе уята. Тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да, Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә Туктай утыра (1291—1312). Тик ике дусның тора-бара аралары бозыла. Бу каршылык 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Нугай далада һәлак була.

Шулай итеп, зур яулар нәтиҗәсендә иске дәүләтләр җимерелеп, яңа империя төзелгән XIII гасыр тәмамлана. Татар, кыпчак, болгар һәм башка төрки халыкларның бергә кушыла, соңрак бу тугандаш кабиләләрдән ТАТАР ХАЛКЫ формалаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев