Логотип Идель
ТАРИХЛЫ БИТ

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ. АЛМЫШ ХАН.

Сәлам! Без бергәләп тарих битләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы саннарда Бөек Болгар дәүләте барлыкка килүе, таркалуы турында укый аласыз. Бу вакыйгалардан соң, IX–X гасыр чикләрендә Урта Иделдә яңа дәүләт ИДЕЛ БУЕ БОЛГАРЫ барлыкка килә. Ә хәзер шул чорга күчик.

Идарә. Идел буе Болгар дәүләте тарихы Алмыш Шилки улы (902–931 еллар) идарә итүеннән башлана. 902–908 елларда суктырылган беренче болгар тәңкәләрендә Алмышның мөселман исеме тора. Беренче шәһәрләр һәм биналар, дәүләтнең башкаласы да ул идарә иткән вакытта төзелгән. Бу вакытта да дәүләт Хәзәрләргә буйсынуда була: болгарлар каганга салым түләгәннәр, сугыш булган очракларда ярдәмгә үзләренең кешеләрен җибәргәннәр. X гасыр ахырында, Хәзәр каганлыгы таркалгач кына, болгарлар тулысынча мөстәкыйльлек алган. Моннан соң да дәүләттә, Монгол яуларына кадәр, Алмыш нәселенә караган 19 идарәче хакимлек иткәне билгеле.

Ислам динен кабул итү. Бу чор тарихының аеруча мөһим вакыйгасы – ислам динен кабул итү. Ислам дине VII гасырда Гарәбстанда барлыкка килгән. Алмыш хан яңа динне рәсми рәвештә кабул иткәнче үк мөселман булган һәм Җәгъфәр ибне Габдулла исемен алган. Ул Багдадтагы хәлифәдән, ягъни мөселманнарның лидерыннан, дәүләткә исламны өйрәтә алырлык кешеләр җибәрүне, мәчет төзүне сорый. Махсус илчеләр килеп шәһәрнең үзәгендә тантаналы, рәсми төстә Болгар илен ислам дәүләте дип таныйлар.

Башка дәүләтләр белән элемтәләр. Идел буе Болгар дәүләте Киев Русе белән тыгыз элемтәдә була, иң элек дуслык белән сугыш чиратлашып бара. XII–XIII гасыр башында алар арасында тулысынча тынычлык урнаша. Ислам динен кабул иткәч, Болгар хакимнәре мөселман илләре белән яхшы мөнәсәбәттә тора, үзара бүләкләр алыша.

Кызыклы факт: 986 елда кенәз Владимир христиан динен кабул итәр алдыннан Киевка Болгар илчеләрен чакыра. Алар дәүләт дине буларак исламны кабул итәргә өнди. Шуннан соң, Владимир ислам белән яхшырак танышырга теләп, үз кешеләрен Болгарга җибәрә. Тик нәтиҗәдә, мөселманнарның тәкъдиме кире кагыла.

 

Шулай итеп, Идел буе Болгар дәүләте күп халыкларның (татар, чуваш, мари, мордва, удмурт) борынгы бабалары өчен уртак ватан булган. Дәүләтне Идел буе халыклары, Төньяк халыклары, борынгы рус кенәзлекләре, Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре белән күп элемтәләр бәйләп торган. Ислам динен кабул итү дәүләтнең бар яклап үсүенә этәргеч була. Рун язуы урынына гарәп графикасы кулланыла башлый. Барлык төрки халыкларның зур әдәби-мәдәни мирасы булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре дә шушы чорга карый. Идел буе Болгар дәүләте XII–XIII гасыр башына инде җитәрлек дәрәҗәдә көчле булып формалаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев