Логотип Идель
Үз Юлым

ҮЗ ЮЛЫМ: УЕНЧЫК БӘХЕТ

Уенчык бәхет


Рудольфның авыруы кабат кузгалды. Берәр айга гына тынып торган кебек була да, кире кайта. Аңа карап, ай саен больницага да ятып булмый бит инде. Күпме кешегә мәшәкать. Файдасы тиярлек булса, бәлки анысыннан курыкмас иде, тик ул дәвалануның барыбер бер нәтиҗәсе юк. Югыйсә, вип-палатага гына урнашып, иң танылган табиблар күзәтүен үтте. Беренчесендә таныш баш табиб аша сөйләшеп ятып чыкты, икенчесендә Сәламәтлек саклау министры аша ук урнаштырдылар... Тикшергән булдылар. Холестерин югары, имеш. Шулар төер булып җыелган да, теләсә-кайчан ычкынып, Рудольфны теге дөньяга озатырга мөмкин, имеш. Хәйдәр Бигичев та шулай үлгән икән. Инде менә тагын бер бөек җырчы шул юлдан китәчәк... Рудольф шуларны уйлады. Юк, үләсе килми иде әле аның. 75 яшьлек юбилейга ярты ел калып бара, тиздән китап басылырга тиеш, күпме әйтәсе сүзләр әйтелмәгән... Замирә белән утыз елдан артык бергә гомер итеп, бер тапкыр эчен бушатмаган... Нишләтергә бу башны?!

Тик торганда, арттан китереп кыса да, колакларда шау барлыкка килә. Баш авыртуы бераздан умыртка буенча таралып, бөтен тәнне куыргандай итә. Тән калтырый-калтырый да тына, әмма кул-аякны оеган хәләт җибәрми. Тел бәйләнә башлый. Менә шул чакта кемнеңдер бу тәнне язып, кул-аякларны селкеткәләп җибәрүе кирәк. Ә аны кем селкетсен? Замирәме?

Бу авыруны бары тик бер генә дару белән тыеп торып була иде, ул да булса – хәмер. Эчеп җибәрәсең – тәнең мамык кебек җебеп төшә. Шушы халәтне озаккарак сузасы килә. Тагын саласың, тагын... Иртәләрен баш авырткан кебек булса да, ул тәнне көзән җыерып таралмый, хәрәкәтсез калдырмый. Рәхәтлектән изрәп ятасың.

Рудольф көне-төне аракы эчеп, ашаудан калды. Замирәнең сүзләрен, кычкырганын ишетмәде, йокы бүлмәсенә бикләнеп эчте дә эчте.

Бу галәмәткә атна-ун көн булды микән, бер иртәдә уң як кулының, аягының бөтенләй хәрәкәтләнмәвен тоеп, куркып калды. Хәзер, ун минуттан бетәчәк, җибәрәчәк, дип уйлады ул. Сул кулы белән генә шешәнең тимер капкачын борып ачты, стаканын тутырып салды. Аннан тагын-тагын өстәде, әмма кул да, аяк та бирешергә теләмәде. Бәдрәфкә дә барып җитмәячәген аңлаган хәлдә Рудольф сөрән салды:

– Замирә! Замирә!
– Нәрсә кирәк?!? Нәрсә бакырасың? Кайчан туктыйсың син эчүдән? Катасың бит инде!
– Замирә, торгыз әле... Кул селкенми. Аяк йөрми.
– Эчәргә салганда селкенәдер бит, кадалып кит!

Рудольф караваттан шуып төшеп, сул кул һәм сул аякка гына таянып, бәдрәф ягына таба үрмәләде. Бәдрәф ишегенең биген тыштан ачасы бар иде. Ул тормакчы булды, әмма сул аягы да камыр кебек йомшаган иде шул инде. Аш бүлмәсеннән башын тыккан Замирә бу хәлне күзәтеп торды да, кулын биленә куеп, ирнең кырыена ук килеп басты.

– Шушы хәлгә төштең мени, Зурабов?!
– Ач ишекне, Замирә! Күрмисең мени хәлне? – Рудольф күзе белән генә уң як кулына ишарәләде.
– Эчмиләр аны! Дөньяны сасытып! – Хатын бәдрәф ишеген ачып җибәрде. Ишек башта сул як диварга томырылды да, этелеп китеп, ирнең башына ук килеп бәрелде. Рудольф болай да чатнаган башын сул кулы белән тотып идәнгә капланды. Ыңгырашып, ишеккә таба талпынды. Ирнең шуышып кергәнен көтеп җиткергәч, Замирә, ашыгычлык белән, артыннан ук ишекне шапылдатып ябып та куйды. – Туктале, ә ашыгыч ярдәм чакырсам? Кулы чынлап та асылынып кына йөри, аягы да өстерәлә генә... Алып китсәләр, өйдә тыныч булачак. Бу аракы исен дә җилләтергә кирәк.

Ашыгыч ярдәм генә бер дә ашыкмады. Ике сәгать көтте Замирә. Ул вакыт эчендә Рудольф инде дөньясыннан ваз кичеп, лыкынганчы эчкән, һичкемне күрерлек, танырлык хәлдә түгел иде. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәч тә, ирне тиз генә алып китәргә теләмәделәр.

– Исерек килеш алып китә алмыйбыз, дип тартышты яшь кенә кыз.
– Рудольф Зурабовның кем икәнен беләсеңме, үскәнем? Аңа берәр нәрсә булса, сине эштән куалар, бүтән үз гомереңдә эш таба алмаячаксың! - дип тартышты Замирә. Үзе зарланды, сукранды, ә үзе бер сумкага Рудольфның киемнәрен бөгәрләп тыга торды. – Кая әле, кемлегеңне әйтеп таныштырып кит! Рудольф үлгәч, газета-телевидение монда килгәч, синең исемеңне тутырып әйтерлек булсын! Йә, нәрсә авызыңа су каптың, әйт әйдә! – Ничек итсә итте Замирә, ирне ашыгыч ярдәм машинасына салып җибәрде дә, ухылдап диванга ауды.

***

Ул өйдә булмаганда, һава да бумый, тын алуы рәхәт. Диварлар да өскә аумый, ирек, хөррият хөкем сөрә. Кояш та тәрәзәдән күбрәк керә сыман. Обойдагы күбәләкләр дә туктап калган җирдән терелеп, канат селки, пыр-пыр килеп, уйнаклап очарга тотына. Алар да куана. Җәннәт бакчаң бер кырыйда торсын. Берьялгызы яшәүчеләр бәхетледер ул: ир көен көйлисе, исереклегенә түзеп, аның пычрагын җыясы юк. Хәер, ирең кеше төсле булса, алай түгелдер ул. Ир дип атарлык булса, бәлки аның белән дә бәхет чигеп буладыр...

Утыз ике ел гомер бер мәхлүкне тәрбияләп узган. Кемгә, нигә кирәк булган бу гомер? Бәхетле булдыммы мин? Әгәр Рәзинәнең туена бармасам, шул мәҗлестә халык каршына чыгып җырламаган булсам, тормышым ничек булыр иде? Мансурым белән бәхетле гомер кичерер идем, бәлки. Һәрхәлдә, аның белән тормыш матуррак булыр иде. Мансурым... Син дә гаепле инде. Дүрт ел очрашып йөреп тә кияүгә алырга ашыкмадың. Ул хакта сүз башласам да, башка якка борып кына җибәрә идең. Нишләргә кала иде? 25 яшемне тутырып та, сазаган кыз исемен күтәреп йөрүне дәвам итәргәме?

Алай да, кияүгә чыгасымны әйткәндә, синең белән арамны өзәргә теләмәгән идем. Үлеп ярата идем бит, шул яратудан күзем томаланган иде. Бары тик көнләштерәсем генә килде, сине әзрәк уятып җибәрергә теләдем, ирләрчә бер зур гамәл көттем. Синең каршыңа килеп: “Мансур, мин сине озак көттем, хәзер инде кияүгә чыгам. Киләсе атнада туй!” – дигән чагымда, аклы-күкле булып, йөзеңне кырыкка кырлаганың әле кичә генә кебек. Мәңге бер хис күрсәтмәгән таштай йөздә дә борчу чалымларлык булгач, бу яңалыгым бик көчле тәэсир иткәндер инде.

– Ничек туй? Кемгә чыгасың?
– Рудольфка! Җырчы Рудольф Зурабовны беләсеңме? Менә шуңа!
– Ул бит өйләнгән!
– Юк, аерылды. “Синнән башка яши алмыйм”, дип, минем хакка гаиләсен калдырды. Ике баласын калдырып чыгып китте.
– Ул бит карт! Ул синнән 20 яшькә олы түгелме соң?
– Унсигез генә! Булса ни! Яшь хатын алмаска яхшы булыр. Кадеремне белеп яшәр!
– Аннары үкенмәссеңме, Замирә?
– Нишләп үкеним? Шундый танылган кеше янында яшәп үкенеп буламы? Син кем дә, ул кем?! Мин бит сине туебызга килерсең дип көттем. Үз гомереңдә бер тәвәккәллек күрсәтерсең, ул мәҗлестән мине урлап алып чыгып китәрсең дә, без мәңге бергә булырбыз, кебек иде. Икәү төшкән фотосурәтебезне гомер буе сакладым. Инде Рудольф белән тора башлагач та, син килеп кереп: “Замирә, мин синнән башка яши алмыйм”, – диярсең дә, мин сиңа ияреп чыгып китәрмен кебек иде. Син килмәдең!.. Ә мин әле туй мәҗлесеннән соң да ничә ай Рудольф янәшәсенә ятып йоклый алмадым – сине көттем. Мәгънәсез кыз! Сафлыгымны да, йөрәгемне дә, бөтен барлыгымны да сиңа багышлаган акылсыз кыз! Еллар дәвамында, синең хакта әниеңнән, апаңнан сорашып тордым. Өйләнеп аерылуыңны да, Воркутага күчеп китүеңне дә, анда шахтада эшләвеңне дә белеп тордым... Утыз ике ел...

***

Ашыгыч ярдәм машинасында тирбәлгәндә, никадәр генә сәрхуш булмасын, Рудольф үз тормышын күздән кичерде.

Күп гомерем калмады инде, дип уйлады ул... Бу юлы больницадан исән-сау кайтсам, Замирәдән гафу үтенергә кирәк. Бәхетле итә алмадым бугай мин аны. Бәхетле хатын букадәр усал булмый. Гомеремнең һәр көнен аңа багышласам да, күңелемдәге бар наз-мәхәббәтне булдыра алганча бирергә тырышсам да... Нәрсә җитмәде соң сиңа, Замирә? Зәңгәр күлмәкле кызчыгым! Беренче очрашуда ук тавышың белән әсир иткән, чытлык холкың белән тилерткән Замирәм.

“...Ай, былбылым, вай, былбылым
Агыйделнең камышы...”

(Ул Замирә белән беренче күрешкән мизгелне искә алып, шушы җырны сузып җибәрде дә, үз исереклегеннән үзе кычкырып көлде.)

Әгәр өченче очрашуда ук ияреп кайтмаган булсаң, бәлки, мин әле дә Галя белән ике кызым янәшәсендә яшәп ятар идем. Ничек тә дуслашкан булыр идек әле. Кайда икән алар хәзер? Алимент түләп бетергәч, ни Галяны, ни бер кызымны күргәнем булмады, үзләре дә шалтыратып хәл белмәделәр. Мин дә дөнья мәшәкате белән аларны оныттым. Әниләрен ташлап чыгып киткән өчен, кызларым мине беркайчан да кичермәячәген беләм анысы. Галя ялгыз калдымы икән? Кияүгә чыктымы икән? Юктыр, ялгыздыр... Үлеп ярата иде бит мине.

Замирәне ияртеп әнием янына кайткач, Галя шуны белеп никадәр тавыш чыгарган иде. Югыйсә, ул чакта аерылырга гариза да бирелгән иде. Үзе язды гаризасын да. Анысы шул буш, сәбәпсез көнләшүдән генә булды инде, холык күрсәтеп алу өчен. Концертта бер хатын миңа чәчәкләр дә биргән, грим бүлмәсенә кереп үпкән дә икән. Җырчы тормышында андыйлар азмы? Көнләшүдән кара яндырып талашсак та, кавышу никадәр татлы була иде. Ә Замирәне әнием янына алып кайтуым дуэт башкарып карау өчен генә иде, югыйсә. Анда пианино бар... Әйе, бер күрүдә яраттым, ул мине әсир итте, әмма гаиләмне таркатырга уемда да юк иде бит. Җырлый-җырлый соңга калынды. Замирә әнидә кунып калды, мин дә төнлә кайтып йөрмәдем. Иртүк шунда Галя килеп кермәгән булса...

Бәлки, миңа аның күз яшьләре төшкәндер. Галя мине артыгы белән яратты бит. Ике баланы җитәкләп Мәскәүгә чыгып киткәндә, тимер юл вокзалында, күз яшеннән сулыгып: “Гаиләбезнең кадерен белмәвең өчен, гомер буе ялгызлыктан тилмер! Япа-ялгыз үл!” дип каргаган иде. Күз яшьләренең һәр тамчысы, каргышының һәр авазы яшәлгән һәр сәгатемә ләгънәт булып төшәсен белдеме икән ул? Мин бит, чынлап та, гомер буе япа-ялгыз булдым. Замирә миңа беркайчан да Галя кебек яратып, күзләре белән бар күңелемне айкап карамады. Йомшак куллары белән чәчләремне иркәләп, күзләремнән, битемнән, иренемнән, маңгаемнан үпмәде... Иртәләрен күлмәгемне төймәләмәде... Концерттан Замирәне сагынып өйгә кайтышыма, салкын аш, шундый ук караш, битарафлыкка тап булып, ялгызлыктан җаным сызлый иде. Ул да мине берәр кайчан яратыр дип өмет иттем. Көннән-көн арткан мәхәббәтем икебезгә дә җитәр кебек иде...

***

Табиблар Рудольфны айнытып, тикшерүләр уздырганчы ике көн үтте. Замирә бу арада өйләр җыештырды, интернеттан видеоэлемтә аша гына Франциядәге кызы белән сөйләшеп алды, апасын кунакка чакырды, базарга чыгып керде... Рудольф өчен әллә ни борчылмады да. Нәрсәдер кирәк булса, шалтыратырлар, килеп аласы булса – әйтерләр, начар хәбәр булса да иң беренче итеп рәсми хатынына, ягъни Замирәгә җиткерерләр... Алдан ук борчылып торуның зыяннан башка бер файдасы да юк. Тиз генә үлми әле ул. Нәселләре шундый – озын гомерле. Атасы да йөз яшен узгач кына үлгән. Анасы да...

Чынлап та, ике көннән, больницадан шалтыратып, Замирәгә хәбәр җиткерделәр: Рудольфның башында яман шеш табылган. Кичекмәстән операция ясарга кирәк, тик моның өчен онколог белән неврологтан рөхсәт аласы, ди.

– Мин ул табибларны каян табыйм? Больница сездәдер бит, миндә түгел! Табыгыз да, Рудольф ризалашса, ясатыгыз! – дип кычкырды Замирә телефоннан.

Берәр сәгать чамасы узгач кына, акылына килеп, ир янына барып кайтырга булды. Анда да бармас иде, Рудольфка берәр хәл булса, апасы белән сеңлесе тавыш-гауга чыгармый калмаячак. “Син генә карамыйча үтердең”, диячәкләр. Болай да, форсат тигән саен, Замирәне таларга гына торалар. Базар хатыннары! Шуңа күрә алар белән аралашмый да ул. Гомумән, Зурабовлар нәселе белән аралашмый. Бәласеннән башаяк!

Ике көндә Рудольф бик үзгәргән иде. Үзе ап-аек булса да, гәүдәсен тотарлык хәле юк, сөйләшүе дә аңлаешсыз диярлек. Ул Замирәнең кулын кысты да, күзләренә тутырып карады. Әйтерсең, коткар мине, дип ялвара, әмма әйтә алмый. Ике көн дәвамында бер килеп хәл белмәвенә үпкәли, әмма шул үпкәсен күрсәтергә теләми...

– Ярар, Зурабов, борчылма! Тиздән сиңа операция ясарлар, бар да әйбәт булыр! – диде Замирә ирне кулыннан тотып. Рудольфның чигәсе буйлап күз яше тәгәрәде... Замирә исә як-якка карап алды. Аның ире янәшәсендә булуын, кулыннан тотып юатуын, аларның нинди дус-тату, матур гаилә икәнен мөмкин кадәр күбрәк кеше күреп калырга тиеш иде. Ике көн килмичә дөрес эшләмәде бугай, хәзер башкалар ни уйлар инде?! Уйлап бетермәгән шул...

– Замирәм, – диде Рудольф, – Алисәне генә җыеп бир әле, операциягә кергәнче аның белән сөйләшәсем килә.

– Әтисе, әле операцияне кайсы көнгә куясылары да билгесез. Кызыбыз конференциядә утыра, соңрак сөйләшерсез...

***

Аның каравы, без башкалар көнләшерлек итеп яшәдек, дип уйлады Замирә, Зурабов яныннан чыккач. Тыштан караганда, бездән дә идеаль гаилә юк иде. Концертларында да иң мәртәбәле урыннарда утырдым, Президент белән бер өстәлдән ашадым. Кеше янында Рудольф мине гел сөеп-назлап кына торды. Кызыбызны да кулдан төшермәде. Тора-тора шундый “зур” актерларга әйләнеп беттек, безнең чынлыкта ничек торганны халык белсә, гомерлек уеныбыз өчен, өстәп тагын бер “атказанган” исеме бирерләр иде.

Ул бердәнбер кызыбыз да ничектер “ялгыш” кына туды бугай. Шушы утыз ике ел эчендә ничә тапкыр янәшә ятып йокладык икән?! Елына бер тапкыр булды да булды инде, кунакка бармый тормадык бит. Анда икебезгә бер урынга җәяләр. Аннан ничек җирәнүемне белмиләр. Җирәнсәң дә яшисе шул. Аерылырга ярамый. Кеше күзенә ничек карарсың аннары?

Ул аерылса, аны бөтен газета-журнал язачак та, мин адәм ыстрамы булачакмын. Авылда күземне дә ачырмаячаклар. Төшкән җирдә таш буласы, кеше теленә керәсе түгел, әти-әни йөзенә кызыллык китерергә ярамый, дип үстерделәр бит безне. Йә аерыласың, йә кеше көнләшерлек итеп яшисең! Аерылырга ярамагач, уйнарга туры килде. Башкаларны көнләштерү өчен җан тартышып тырышырга. Карап торасы булмаган инде чит-ятка. Аерылам, дип, ничә тапкыр талпынганның берсендә булса да китеп барасы калган. Бәлки, Мансур белән дә кавышыр идек әле. Ул да аерылды бит...

Мансур андый булмас иде. Рудольф кебек таркау ир бүтән юктыр. Шул ачкычларын да урынына куя белмәгәнне... Кайтып кергәч тә кая туры килә шунда тотып атмасын өчен, ишеккә кадак та кагып куйдым хәтта. Юк, әзер кадакка да элеп куя белмәде. Ничә тапкыр әйттем бит, авыр түгел: элдең – куйдың!

Аяк киемнәрен салгач та юып куясы дип күпме тәкрарладым. “Андый вак булма, юк әйберләргә игътибар итмә”, – дия генә иде. Син игътибар итмә, мин итмим – дуңгыз оясына әйләнсенме йорт? Төшләремдә дә ул салып калдырган күлмәкләрне, оекбашларны җыеп зар-интизар булам. Әле беркөн төш күрәм: туганнары кунакка килеп кереп, ишек төбендә пакетларын куеп калдырдылар. Үзләрендә пычратулары җитмәгән, миндә дә тәртипсезлек ясыйлар дип, барысын да бергә өйдән себереп чыгардым.

Иҗат кешесе дип никадәр генә аңларга тырышсам да... ир кеше йорт өчен яшәргә тиеш. Мансур шундый йорт җанлы, әнә! Ә Рудольфка берни кирәкми. Җиһазларны да күрмәде, белмәде. Шушы өч дистә елда өч тапкыр өйдәге барлык җиһазларны яңарттым, берсендә бер катнашмады. Әйтерсең, безнең янда бер мизгелгә генә пәйда булып ала да, кабат үз дөньясына кереп югала. Шунда яши. Ә анда бернинди җиһаз кирәкми. “Ник син матди әйберләргә артык зур игътибар бирәсең? Игътибар итмә”, – дия торды. Ничек игътибар итмисең, ди? Татарстанның атказанган артистына кунаклар килеп төшсә, иске җиһазларың белән хур булып утырыргамы? Чәй ясап бирерлек бер кыйммәтле сервизың булмаса, хурланып үләрсең!

***

Рудольф Замирәнең кулыннан кысып, аннан бер җылы сүз өмет итте. “Зурабов, борчылма!” – дигәнен түгел – башкасын. “Мин янәшәңдә булырмын, калдырмам, бергә-бергә барысын да җиңәрбез, терелерсең, өйгә кайтырбыз”, – дигәнен көтте. Үз кулларыннан чәй эчертер, дип өмет итте. Юк ла, буш өмет багламады, ә шулай булуын теләде. Гәрчә, моның беркайчан булмаячагын белсә дә.

Моннан бик күп еллар элек, әле өйләнешеп ике-өч ел узгач, кайсыдыр туйда шулай үз кулыннан чәй эчергән иде Замирә. Ниндидер конкурста, бер-береңә шампан шәрабе эчертергә кирәк булды, ләкин хатыны авырлы булу сәбәпле, шампанны чәйгә алыштырырга рөхсәт иттеләр. Кайсы команда тизрәк эчеп бетерә – шул җиңә, дисәләр дә, Рудольф ашыкмады. Замирәнең күзләренә карап, мөмкин кадәр зур ләззәт алырга, бу мизгелне мәңгегә күңелендә калдырырга тырышып, аның касәсеннән акрын гына чәй йотты. Өстәл артына утыргач та, хатыны ирнең касыгына терсәге белән төртеп: “Җебегән! Чәйне дә тизрәк эчә алмыйсың бит син!” – дигән иде. “Нәрсә утырасың каккан казык кебек? Хатыныңны биергә чакыр!” – дип ысылдады бераздан. Барысы да истә...

Бу ике яклы тормышны аңлау, кабул итү, аңа өйрәнү кыен булды шул. Өйдә икең – ике бүлмәдә көн итә, икең – ике караватта йоклый, бөтенләй ике төрле тормыш белән яши, ә башкалар каршында иң уңганы, җитезе, бердәме, тату-дус, үрнәге булырга кирәк... Өйрәнеп җиткәч исә, башкалар өчен булган гаилә бәхетлерәк тә, матуррак та булуы аңлашылды. Өйдәгесе – уен гына, чыны менә монда, башкалар күзалдында! Рудольф шулай кабул итте. Хатынының кулын тотарга теләсә дә, булачак бенефисны сылтау итеп, кибетләргә кием эзләргә чыгып керү гадәткә әйләнде. Аның янәшәсендә, аны җитәкләп кенә йөртә бит. Көннәр-атналар дәвамында бирелми калган наз, мәхәббәт менә шулай кеше каршында тышка чыгарга, мәҗлесләрдә Замирәне кочаклап, биергә чакырып, аңа булган җылы караш аша барып ирешергә тиеш иде. Кунакка барса, хатыны янәшәсенә ятып йоклый, аның исеннән дә исерә, йоклаган хатынының чәчләренә, тәненә кагыла ала. Өйдә ул – Замирә, ә башкалар алдында – “матурым”, “бердәнберем”, “кадерлем” иде. “Ялгышып” кына өйдә шулай атасаң, “төче тел” иясе булуыңны ишетми калмыйсың. Ялгыш кына бер сүзең өчен түгел, хәрәкәтең өчен дә Замирәнең ачы теле сине җиргә сеңдерә, бүлмәңә кереп качып, көннәр буе чыкмаслык итә иде.

Вак булды шул Замирә. Ачкычларны тумбочкага куйсаң да тавыш чыгара иде. Форточканы да өйдә кеше булганда ачарга ярамый. Табак-савытны югач та сөртергә кирәк. Чүпне аның чиратында чыгарасы түгел – тигезлек булырга тиеш. Өйләнешкәч тә: “Азык-төлеккә акчаны ай саен икебез дә тигез күләмдә шушы чәйнеккә салачакбыз”, дип чәйнеккә кадәр алып куйган кеше бит ул. Нигә шулай вакланырга, юк өчен дә күңелне ташытырга, күз яшьләрен агызырга? Юк кына әйберне дә йөрәгенә авыр ала. Әнә шул тигезлеккә омтылып, баланы да үзе тәрбияләмәде. Ике ае тулар-тулмас, авылга әнисенә илтеп куйды да музейга эшкә чыкты. Имеш, акча эшли. Ә кызы – Алисәсе кәҗә сөте эчеп үсте. Рудольф баланы ничек кенә үз янында тотарга теләсә дә сүзе үтмәде. Ә хатынын тиргәргә, аңа кул күтәрергә, ул теләмәгәнне мәҗбүри эшләтергә булдыра алмады. Ярата иде. Аның кәефсез чагын, күз яшьләрен (Аллам сакласын!) күрергә теләмәде.

***

Табиблар җыелып консилиум уздырганчы, Рудольфка операциягә рөхсәт биргәнче, тагын берәр атна вакыт узды. Баш табиб Замирәне үз янына чакырып алды:

– Операция ясалса да ясалмаса да, мондый авыруларның күп дигәндә 10 айлык гомере бар! – диде ул. – Өстәвенә, бу операциядән соң ирегез бөтенләй телсез калачак, баш миенең тел өчен җавап бирүче өлешен кисәчәкбез.
– Нәрсә булса да булыр, иң мөһиме – исән калсын!

Рудольф күпме гомере калганын да, операциянең ниләргә китерәчәген дә белми иде. Ул, гадәтенчә, иң яхшы уй-ниятләр белән яшәде, бары тик иң яхшы нәтиҗәгә өметләнде. Параличланган ярты гәүдә операциядән соң үз хәленә кайтачак, кызын Франциядән каршы алачак, Галяны эзләп табачак, ике кызын күрәчәк... Ниһаять, ничә еллар дәвамында сөйләшенмәгән сүзләрне Замирә белән утырып сөйләшәчәк. Аны бәхетле итә алмаганы өчен, гафу үтенәчәк... Китап презентациясен оештырачак...

Замирәнең бу хәбәрдән соң Рудольфның сеңлесенә шалтыратмый чарасы калмады. Больницага ул да килсен, карасын абыйсын, бер хатынга гына дигәнме. Болай да югары кан басымы тилмертә, ни иелеп, ни озак басып торып булмый. Кешене түгел, үзеңне карарга да көч юк әле монда. Урын өстендә ятып Рудольфның тәне чиләнергә мөмкин, дип кисәттеләр бит. Массажлар ясасын, астын чистартсын. Чиратлашып карасыннар, әнә!

Ун айлык гомере калган икән, димәк, җирләү мәсьәләләрен дә уйларга кирәк. Кая күмәргә соң моны? Керәшен зиратынамы, татарныкынамы? Үз гомерендә бер тапкыр чиркәүгә барып карамаган, үзен керәшен дип танымаган кешене кая күмәләр соң? Әнисе керәшен зиратына җирләргә кушкан иде дә, ә Рудольф үзе ничек тели икән? Мин намазлар укыганны күреп: “Ислам дине миңа христиан диненнән якынрак”, дип әйткәне дә бар. Хәзер барып сорасаң... кеше янында ничек шундый әйбер сорыйсың, ди...

Ул арада Алисә шалтыратты. Тавышы тыныч кына, кәефе юклыгы сизелеп тора.

– Әни, әти ничек анда?
– Операция булачак тиздән, болай әйбәт әле. Үзең ничек соң, кызым?
– Әни, миңа бик авыр! Фаикның алты ел бергә яшәгән хатыны, 5 яшьлек кызы бар икән. Бүген хатыны килде... Ул мине ел буе алдап йөргән!
– Дөньяда ир бетмәс, кызым, гаиләгә кермә!
– Алар бит өйләнешмәгән дә, гражданлык никахы белән генә яшиләр.
– Булса ни! Бергә яшәгәннәр, балалары бар икән, димәк гаилә инде.
– Әни, нишлим соң? Мин бит аны бик яратам!
– Әнә, атаңны кара! Ул гомер буе шул Галясын сагынып яшәде. Сизми, белми, дигәндер! Белдем! Сизеп тордым! Шул балаларга күпме акча биреп барды? Синең авызыңнан өзеп биргән акча ул! Син ашарга тиешле шоколад, син уйнарга тиешле уенчыкка дигән акчалар булды ул. Бердәнбер кызымны да үз язмышыма дучар итәсем юк, якын да китермә Фаикны!
– Әни, яратам бит!
– Ярату гомерлек түгел, ул уза. Бүген монысын яратасың, иртәгә – икенчесен. Оныт Фаикны, кызым, оныт!

***

Мине бер бала белән генә калдырдың бит син, Зурабов, диде Замирә үз-үзенә. Бүген анысы да читтә. Ярый да интернетын уйлап тапканнар, бөтенләй ялгыз каласы булганмын. Ышанычлы ир булсаң, икенчесе дә, өченчесе дә була иде... Ышанычсыз, җебегән булдың. Гаиләнең тотрыксыз булуына син генә гаепле. Бер бала белән аерылып китүе авыр түгел, бер бала кая да сыя, ә менә ике булса – койрыгың бозга ката инде... Бүген-иртәгә аерылачакмын, дип яшәгәндә, икенче баланы табу турында уй була аламы соң? Мансур килсә, бер баланы җитәкләп тә чыгып китәрсең, ә ул ике бала белән кабул итәргә теләмәсә? Һичьюгы, бер бала ул әбисендә дә үсә.

Бу вакытта Рудольф Замирәсен уйлады. Ул мине яратмады да бит, нигә аерылмады икән соң?! Алисәне әтисез калдырасы килмәдеме? Алай дисәң, ул аны гомере буе миңа каршы котыртты. “Әтиең исерек, булдыксыз, чүпрәк”, “без аңа кирәк түгел, аңа теге балалары гына кирәк, син ятим инде”, дип гел тукып торды. Нигә китмәде соң ул? Әйе, Замирәгә уңайлы иде. “Мин Зурабовның хатыны”, дип, Мәдәният министрлыгына ишек тибеп керергә дә, концерт-театрларга чакыру буенча гына килеп, иң мәртәбәле урыннарда утырырга да, иң матур кибетләрдә генә киенеп, дәрәҗәле ир янында асыл кош булып йөрергә дә рәхәт иде. Моны белә иде Рудольф. Хатынының үзен түгел, ә ул бүләк иткән матур тормышны гына яратуын чамалый иде. Аңа шушы бәхетне генә булса да бирә алуы белән бәхетле иде. Әмма гаиләне саклап калу өчен шушы да җитәме икәнни? Аз гына ярату да булмадымы аның хатыны күңелендә?

Ә Замирә нинди бәхет бүләк итте аңа? Күрше бүлмәдә яшәсә дә, ул аның белән гел янәшә булды. Кайвакыт хәтта ашарга пешергәләде. Тик ул барыбер чит кеше иде. Гомерем буе спектакль уйнадым бит мин, дип уйлады Рудольф. Кеше өчен генә яшәдем. Концерт сәхнәсеннән төшәм дә, тормыш сәхнәсенә менеп басам. Эштә дә уен, өйдә дә... Арылган бу уеннан.

Күрәсең, язмыш кешегә тормышның кайсыдыр кисәген генә бүлеп бирә дә, калганыннан мәхрүм каласыңдыр. Ул миңа дан, танылу, шөһрәт бирде. Күпчелектән бай яшәдем, акчаның кадерен белми чәчтем генә. Әгәр сайлау мөмкинлеге булса, бәлки, гаилә бәхете, җаваплы мәхәббәт сайлар идем...

***

Рудольфны операциядән соң өч-дүрт көннән наркоздан уяттылар. Баш миеннән шешне алгач, наркозны көннән-көн киметә барып, шулай акрынлап кына уятасы икән. Бер атна дигәндә, Рудольфны өенә алып кайттылар. Ул үзлегеннән генә киенә дә, ашый да, бәдрәфкә дә бара алмый. Уң ягы операциягә кадәр ничек параличлы булса – шулай тора. Ә иң мөһиме – ир телсез иде... Моны ул башта операциядән соң булган вакытлыча хәл итеп кабул итте, әмма Замирә аны бик тиз җиргә төшерде.

– Зурабов! Син хәзер сөйләшә алмаячаксың, синең баш миенең сөйләм өчен кирәкле өлешен кискәннәр. Аңладыңмы?

Рудольф, аңладым дигән сыман итеп, күзләрен йомды. Бите буйлап сыңар күз яше тәгәрәде. Шул мәлне Замирәнең халат кесәсендә телефон шалтырады.

– Әни, әтинең хәле ничек? – диде Алисә.
– Кызым! Әтиең исән, әле менә памперсларын алыштырдым, ашаттым да, җәймәсен урап куйдым, – диде Замирә. Рудольф ыңгырашып, иренен чәйнәде. Бераздан сулкылдап елый башлады. Сул кулының бармакларын сузды, чакыргандай итте. Аның да кызын ишетәсе, аңа бер генә сүз булса да әйтәсе килә иде. Әмма Замирә аның кул ишарәтен дә күрмәде, ни әйтергә теләвен аңлый алмады.

– Зурабов, без ничек шушы көнгә килеп җиттек, беләсеңме? – диде, Замирә телефонын куйгач. – Син безне беркайчан бар дип белмәдең! Үз алдыңа гына яшәп, эчтең дә эчтең, ни үзең яшәмәдең, ни безгә яшәргә ирек бирмәдең. Сиңа дәүләттән бирелергә тиешле фатир артыннан да җиде ел буе мин йөрдем. Кызың бакчага урнашканда бер әйләнеп бактыңмы? Ә мәктәпкә кергәндә? Ул югары уку йортына урнашканда да синең бер шалтыратуың җитә иде, ләкин ул ел буе репетиторга йөреп, үзе керергә мәҗбүр булды. Син безне беркайчан да яклый белмәдең. Галя, кызларын ияртеп, синең 65, 70 яшьлек юбилейларыңа килгәч, икесендә дә үзем куып чыгардым. Оялмыйча, шуларны һәр юбилееңа чакыра тордың! Әниең безгә кунакка килгәч, синең йокы бүлмәсенә икона элеп, шәм кабызгач та бер сүз әйтмәдең – хатыным мөселман димәдең, безне якламадың. Аларны тагын мин чыгарып подъезд төбендә учак итеп яктым... – Замирә сөйләде дә сөйләде. Рудольфның тәне туңудан калтырый башлады. Аның хатынын туктатасы килде, әмма кузгалырлык та, хәтта ыңгырашырлык та көче булмады.

Әйе шул, фатир артыннан йөрмәде ул. Булган фатирлары да зур иде, нигә тагын берәү? Кызы өчен шалтыратып сорамавы да, аның алтын медальгә баруын белүдән, аңа ышанудан иде бит. Керә алмаса, аны барыбер алалар иде, барыбер шалтыратачак иде... Ә юбилейларга ул Галяны да, кызларын да беркайчан чакырмады, килгәннәрен дә белмәде. Ә бит алар килгән булган! Галя аны онытмаган! Замирә, ник шулай иттең, йөрәгеңдә энә очы кадәр дә мәрхәмәт юкмыни синең? Ә теге чакта, Замирә аның әнисен өйдән куып чыгарганда, ул һичшиксез әнисен якларга тиеш иде, әмма берәүгә дә каршы килә алмады шул. Ялгышты шул. Бу уенчык гаиләнең уенына алданып ялгышты.

Рудольфның башы арттан кысып авырта башлады. Бу авырту янәдән умыртка буенча таралды, тәне куырылды. “Замирә, кичер мине. Авылыма алып кайтып, керәшен зиратына җирләгез! Син хәзер миннән азат”, диясе килде, әмма әйтә алмады. Ул түшәмгә текәлде. Бар гомере күзалдыннан уза торды. Менә ул, биш яшьлек малай, әтисе алдына утырып гармун сузарга маташа... Тагын биш елдан, суга баткан җиреннән күрше абыйсы тартып чыгарып, аңа тагын бер гомер бүләк итә. Менә ул, 20 яшьлек егет, туйга дип җигелгән атта гармун тартып моңлы итеп җырлый... Галя аңа бала табу йорты тәрәзәсеннән беренче кызын күрсәтә, ул әти булды... Ул Татарстанның атказанган җырчысы исемен ала... Галя аны каргый-каргый елый, кызлары да әтисе муенына сарылып елыйлар... Замирәне алып кайта... Һәм менә ул япа-ялгызы бер бүлмәдә яши. Эчә. Җан биреп ята.

Рудольфны Казанның Арча зиратында җирләделәр, өстенә зур айлы таш бастырдылар. Бөек җырчы бөекләр белән бергә ятарга тиеш иде...

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
Казан дәүләт университеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев