Логотип Идель
Үз Юлым

ҮЗ ЮЛЫМ: БҮЛӘК...

Бүләк


- Инә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр, әни. Ә мин сиңа мамык кәҗәсе бүләк итәм! – дип елмаеп кайтып керде Илһам абыйсы.

Кап-кара кәҗә алып кайткан абыйсы! Әйе, әтисе әкиятендәге ап-ак кәҗә түгел, кап-кара кәҗә. “Кәҗә мал түгел”, дигән әйтем бар, тик аның алаймы-түгелме икәнлеге Булатка билгесез, әмма кәҗәне яратмый ул. Монда бу хайванның бер гаебе дә юк анысы. Сәбәп менә нәрсәдә.

Булат кечкенә чакта әтисенә әкият сөйлә әле дип әйтеп тә бетерми, “Сөйлим, сөйлим, тыңлагыз!”- ди дә ап-ак кәҗә турындагы һаман шул бер әкиятен сөйли иде. Ул әкият ничек тәмамланадыр, Булатның аны тыңлап бетерергә түземлеге калмый, үзе үк туеп китеп бара иде. Әтисе башта кәҗәнең ак җирләрен санарга тотына да, ап-ак дигән сүзләрен бик озаклап сузып, үзенчә тәмен белеп сөйли. “Дәвам ит!”- дисәң, “Тукта әле, әйтеп бетермәдем”, - дип, кәҗәнең мамыгын, керфеген, сөтен һәм башка җирләренең ак булуын мактый башлый.

Инде менә Илһам абыйсы да кәҗә алып кайткан. Өйдәге мал-туарны барлап тору Булат өстендә. Димәк, кәҗәне карау да аңа йөкләнәчәк. Булат кына түгел, зур әнисе дә яратмады абыйсының кәҗә алып кайтканын. “Ии, оятлы булдык, кеше ишетә күрмәсен тагын кәҗә алып кайтканыңны, белә күрмәсеннәр”, -дип ачуланды ул аны. “Мамык кәҗәсе бу, әни!”- дигәнен дә ишетергә теләмәде зур әнисе, пыр тузды.

Чыннан да, кәҗәне карау Булатка тапшырылды. Мал караудан курыкмый Булат. Сыерлары да, сарыклары да күп аларның. Кечкенәдән көтүен дә көтә. Сыер көтүенә әтисе, абыйсы белән чыгалар. Сарык көтүен иртән әнисе озата, ә Булатны бераз соңрак әбисе уятып җибәрә. Малай баргач, әнисе кайтып китә, һәм Булат кичкә кадәр сарыкларны үзе генә саклый. Сарык көтүен көтәргә җиңелрәк, алар авылдан бик еракка китми. Иртән һәм төштән соң авыл тирәсендәге болында әйләнеп йөреп ашыйлар, көн кызуында башларын җиргә иеп, бер урынга өеләләр дә тик торалар шунда. Булат аларны күзәтергә ярата. Кечкенә бәрәннәр, койрыкларын болгап, уйнап чабалар да әниләрен югалтып кычкыра башлыйлар. Өлкәнрәкләре ятып черем итеп ала. Булат үзе дә ямь-яшел чирәмдә аунарга ярата. Дөнья ямьле, матур, кызык булып тоела аңа.

Бервакыт үзе дә кызык була язды әле Булат. Эсселектән әлсерәгән сарыклар төшке ялларына туктагач, үзе дә хәтфә үләнгә сузылып ятты. Чалкан ятып, өскә караса, ни күрсен: сарыклар һавага менгән инде әллә? Әнә бит йөзеп баралар! Чыннан да, гап-гади исем белән аталсалар да, болытлар бик серле икән. Игътибар белән карасаң, кемгә, нәрсәләргә генә охшамаган алар. Бик күп төрле, күп формада икән болытлар. Зәңгәр болыт дисәк тә, төсләре дә аерыла икән. Әнә тегендә зәңгәрсу әтәч, аның артында зәңгәр аю... Ай!.. Кояштан күзләр чагылып китте. Күзләр йомылды... Булат, күзләре йомык килеш, болытларга күтәрелде. Менә ул, бер болыттан икенчесенә баса-баса, алга атлый. Шундый йомшак, шундый рәхәт... Болытны тотып карарга булды. Йомшак... әллә юеш инде?! Кинәт куркып күзләрен ачып җибәрсә, Булат янында басып торган бер сарыкның кулын ялаганын аңлап алды. Янәшәсендә бармак белән генә санарлык сарыклар калган. Башкалары кайда соң? Яхшылап караса, калган сарыкларның авылга таба китеп баруын күрде. Хыялый малай йокыга киткәнне белгәннәр дә сарыклар, өйләренә кайтып киткәннәр. Ярый әле велосипеды бар Булатның. Тимер атына утырды да, шалтыравыгын тотып, көтү артыннан элдерде. Бәхетенә каршы, сарыклар авыл урамына кереп өлгермәгән иде. Көч-хәл белән кире борып алып китә алды ул аларны. Көпә-көндез көтү кайтканны авыл күрмичә калды, Булат оятка калудан котылды.

Инде менә бу кәҗәне нишләтерләр икән? Зур әнисе кешегә дә күрсәтмәскә, ди бит әле. Авылда ялгыз яшәүче Саимә әбидә генә бар кәҗә. Ул берничә урам аша яши. Аның кәҗәләре барлыгын бөтен авыл белә үзе. Булатларныкын нишләп күрсәтергә ярамый икән?

Шуларны уйлап, велосипедын төрле изоленталар белән бизәп маташа иде Булат, янына кинәт килеп баскан зур әнисеннән куркып китте.

- Кәҗә кайда? – диде зур әнисе.

Чыннан да, кәҗә кайда? Әле генә шунда йөри иде бит. Мунча себеркеләре эленгән бүлмәнең ишеген ни рәвешледер ачып кереп, себерке ашап торган кәҗәне Булат үзе куып чыгарды. Утарга ябып, аңа хуш исле печән бирде. Әллә йорт эченә кереп киткәнме? Малай тыз-быз чаба, зур әнисе аның артыннан калмый йөри. Юк кына бит кәҗә! Урам якка чыгып та карадылар. Күздән югалганына биш минут кына бит әле, кайда булыр бу? Якын-тирәдә табылмагач, велосипедына атланып чыгып китте Булат. Бөтен авылны әллә ничә кат әйләнде инде. Нишләп йөрүен сораучыларга сәбәбен әйтмәде. Зур әнисе кешегә белгертмәскә, диде бит!

Өченче мәртәбә узып барганда, капка төбендә утыручы әбиләр тагын кызыксынып сорау бирде: “Табылмадымы?”

- Нәрсә табылмадымы?- дип сорауларына сорау белән җавап бирде малай.

- Әй, нәрсә ди, әбиең кәҗәбез югалды, диде бит!

Әбиләр сүзен ишеткәч, бик аптырады Булат. Үзе белмәсеннәр, ди, үзе үк бөтен кешегә сөйләп чыккан.

Арудан да битәр, кәҗә югалуда үзен бик гаепле сизә малай. Өйдә ни диярләр? Кәҗә табылмады. Булат куркып кына капкаларын ачты һәм ... күзләре кап-кара кәҗәнең ялтыр күзләре белән очрашты. Шатлыгыннан кәҗәне барып кочаклыйсы килеп алга атлаган иде, кәҗә тоягын тып-тып ачуланып басты. Ишегалдында елмаеп торган абыйсыннан:

- Кайда булган бу кәҗә? – дип сорады.

- Еракка китмәгән, келәттә мыштым гына бодай ашап тора иде!

Кәҗә бик акыллы хайван икән. Бу кызуда урамда торасы килмәгән, салкын келәткә кереп бодай ашап яткан. Караңгы келәттә кап-кара кәҗәне без күрмәгәнбез, абый да ялтырап торган күзләрен күреп кенә чамалаган кәҗәне.

Мин чыгып китү белән, зур әни дә урам буйлап кәҗә эзләп йөргән икән. “Беркем дә бездә кәҗә барлыгын белмәсен!”- дигән булса да, үзе үк һәркемнән: “Улым бик кыйммәтле мамык кәҗәсе алып кайткан иде, кәҗәбезне күрмәдегезме?” – дип сораган. Шулай итеп, бөтен авыл бездә мамык кәҗәсе барлыгын бүләкле булган сәгатьтә үк белде.

Әһлиуллин Аяз,
Нурлат районы МБГБУ “Фома урта гомуми белем мәктәбе”нең
8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев