Спорт
“МАНЗАРА-2019” батыры – Муса Галләмов! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
“Манзара” батыры булып 2019 елда Муса Галләмов танылды. Барлыгы 28 көрәшче бил алышкан спорт һәм музыка бәйрәме 19 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында узды. Мәйданда Татарстан район батырлары һәм чит илләрдән чакырылган спортчылар көч сынашты.
Финалда Муса Галләмов белән Радик Сәләхов очрашты. Ярымфиналда Раил Нургалиевны киеренке алышта җиңүгә ирешкән Радик финалда инде Мусага җитди каршылык күрсәтә алмады. Шулай итеп, “Манзара-2019” батыры булып Мари Эл республикасында туып үскән, бүген Татарстанның Теләче районы өчен чыгыш ясаучы Муса Галләмов танылды. Аңа асылташлар белән бизәлгән билбау һәм 100000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Икенче урын яулаган батырга (Радик Сәләхов) – 60000 сум, өченче урында калган ике көрәшчегә (Раил Нургалиев, Айнур Сыртаев) 30000 мең сум бирелде.
Балтач районы көрәшчесе Салават Әсхәдуллинга да бәхет елмайды: тамашачылар арасында уйнатылган “Лада Гранта” машинасы аңа насыйп булды!

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев