Логотип Идель
Спорт

Корбан Бердыев: "Барлык уенчылар буенча да тәкъдимнәрне карарга әзер"

1 август көнне "Рубин" агымдагы сезонда беренче ачык күнекмәләрен уздырды. 3 августта казанлылар көндәшләре мәйданында Мәскәү "Динамо"сы белән көч сынашачак.

Дөнья чемпионаты Россия өчен бер дигән мирас калдырды – яхшы, заманча стадионнар, инфраструктура объектлары, спорт ярышларын югарырак дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлекләре. ФНЛ һәм Россия Премьер-лигасында дөнья чемпионаты шаукымыннан яхшы гына файдаланалар – җанатарлар стадионнарга килә башлады. Мондый күренеш вакытлыча гына булып калмасын иде.

Бөтен ил буйлап җанатарлар тулган стадионнарны күреп, шатланып та бетәргә өлгермәдек, башкалабыз җанатарлары күңелне төшерде. “Казан Арена” хәтта яртылаш та тулмаган иде. Узган сезондагы кимчелекләр дә төзәтелде кебек – машина кую ансатрак, уеннар алдыннан төрле күңел ачу чаралары үткәрелә, уен шактый тере узды (“Рубин” “Краснодарны” биш сезон эчендә тәүге тапкыр җиңде), хәтта Сәрдар Азмун да ике туп кертеп, ике-өч сезон элеккеге бомбардирны хәтерләтте. Әмма Казан һәм Татарстан халкы моңа битараф калды. Беренче турда нәкъ менә “Казан Арена” кеше саны буенча иң начар нәтиҗә күрсәткән. Көзге яңгырлар, кышкы салкыннар башлангач ниләр булачагын күз алдына да китерүе кыен.

“Рубин”ның җанатарлары гына түгел, ә ачык күнекмәләргә килүче матбугат вәкилләре дә кимүе бик аяныч хәл. Сезонның беренче ачык күнегүләрендә унлап матбугат вәкиле бар иде.

Килгән журналистлар каршына беренче булып әле менә яңа гына Петербург “Зенит”ыннан күчкән сакчы Ибраһим Цаллагов чыкты. Уенчы үзенең әзерлеге әле яхшылардан булмавына көрсенде, әмма тырышып эшләргә вәгъдә бирде:

“Мин “Рубинга” аренда килешүе нигезендә күчтем. Шулай гына булса да, Корбан Бекиевич белән эшләүдән кем генә баш тартыр иде икән. Әлегә күнегеп киләм, физик әзерлек ягын төзәтәсе бар. Корбан Бекиевич башка остазлардан аерылып тора, әлбәттә. Ниндидер күзгә дә күренмәгән нечкәлекләргә зур игътибар бирүе, барын да тәфсилләп аңлатуы әсир итә остазның. Җитмәсә әле без беренче уенда уйнаган схема да миңа таныш һәм ошый”.

“Рубин”ның баш остазы Корбан Бердыев та Ибраһим Цаллагов биргән бәя белән килеште, Казан җанатарларын шомга салырлык сүзләр дә яңгырап узды остаз авызыннан:

“Егетләрнең әзерлеге әлегә зәгыйфьрәк. Цаллаговның беренче уен ахырына әлсерәп беткәнен үзегез күреп тордыгыз. Федор Кудряшов белән Владимир Гранатның да җәрәхәтләрдән соң физик халәтләре иң яхшылардан түгел. Руслан Камболов “Краснодар” белән уенда алынган җәрәхәтеннән соң шәхси программа буенча әзерләнә, әмма ул “Динамо” белән уенга төзәлер дигән өмет бар. Гомумән, без уенчыларга бик көчле кытлык кичерәбез, дип әйтә алмыйм. Шулай да трансфер кампаниясе ябылганчы бер ярымсакчы алсак, каршы булмас идем. Әмма бар да финанс якка килеп терәлә. Яраклы һәм арзанлы уенчыларны алып бетерделәр инде.

Камболов бу сезонда, мөгаен, терәк ярымсакчы булып калыр. Хорен Байрамянны да билгеләп китәр идем – бу универсаль уенчыбыз нинди урынны алырга кирәк булса, шунда уйнаячак – уңдамы, сулдамы – мөһим түгел. Эшлибез, тырышабыз, булган уенчыларның физик һәм рухи халәтләрен яхшыртырга омтылачакбыз, әлбәттә. Тик, кабатлап әйтәм, клубта финанс хәл мөшкел, шуңа күрә теләсә кайсы уенчы буенча булган тәкдимнәрне караячакбыз, фикер йөртәчәкбез – Сәрдар Азмунга дөнья чемпионатыннан соң бераз кимегән ихтыяҗ яңа көч белән артты, Кудряшов, Гранат – без тәкъдимнәргә ачык”.

“Рубин” бүген Мәскәүгә очачак. Уен үзе исә җомга көнне, 3 августта 19.30 да “Арена Химки”да узачак.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Фото: “Рубин”ның рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев