Спорт
Казанда яшь картингчылар җитезлектә сынашты
Татарстан мәктәпләрендә белем алучылар куркынычсыз йөртү буенча осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге туды – Казанда картинг буенча Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кубогына ярышлар узды.
Балалар һәм үсмерләр арасындагы әлеге бәйге Россия эчке эшләр органы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә багышлана. Быел ул унөченче тапкыр үткәрелде.
Ярышлар балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, техник спорт төрләрен үстерү һәм ныграк таныту, катнашучыларның спорт әзерлеген, йөртү осталыгын арттыру максатыннан уздырыла.

Быелгы бәйге республиканың 30 район һәм шәһәреннән 68 картингчыны үзенә җыйды. Алар яшь буенча ике төркемгә бүленеп көч сынашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 9-11 яшьлекләр арасында Мөслимнән Солтан Йосыпов җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарны Азат Бәдретдинов (Чаллы) белән Даниэль Гатиятуллин (Казан) бүлеште.
Өлкәнрәк – 12-15 яшьлек катнашучылар арасында Казаннан Инсаф Садриевка тиңнәр табылмады. Рәсим Шәмсетдинов (Арча) – икенче, Юлия Абрамова (Әлмәт) өченче булды.

Ярышны оештыручылар – Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы; ТР автомобиль спорты федерациясе; “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт оешмасы; “Форсаж” картинг үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Ярышны оештыручылар – Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы; ТР автомобиль спорты федерациясе; “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт оешмасы; “Форсаж” картинг үзәге.
Нет комментариев