Спорт
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР АТЫШТЫ /ФОТОРЕПОРТАЖ/
Бүген, 4 майда, “Казан” ат спорты комплексы территориясе башкала ВУЗларының пейнтбол уйнарга яратучы студентларын үзенә җыйды.
Казанда студентлар турниры әле беренче тапкыр гына оештырыла. Татарстанның Пейнтбол үзәгендә 8 уку йорты вәкилләре катнашты.
Чараны оештыручылар пейнтбол уены аша студентларны компьютер каршыннан тартып алып булуына өметләнә. Татарстан Пейнтбол федерациясе вице-президенты Анатолий Марьин сүзләренчә, компьютер уеннары күреп үскән бүгенге студентлар өчен пейнтбол – реаль тормышта “атып карау” мөмкинлеге. Шул ук вакытта бу – яшьләр өчен актив ял гына түгел, чын спорт та. Беренче мавыгулар профессиональ дәрәҗәгә дә күтәрелергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Татарстанның Пейнтбол үзәге Россиядәге иң заманча үзәкләрдән санала.

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев