Логотип Идель
Спорт

КӨРӘШЧЕЛӘР СӘХНӘДӘ ДӘ БЕРЕНЧЕ

Таныш булыгыз: Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчесен медальсез калдырган Чувашия егете – Инсаф Хәкимов! Ни гаҗәп, келәм читендә түгел, сәхнә артында якыннан таныштык үзе белән. Бар яктан да талантлы без, дип елмаеп сәламләде безне Инсаф.

Ишеткәнегез бар микән, яшь талантларны барлау, балалар арасында милли театрга хөрмәт уяту, аны таныту максатыннан Буада ел саен “Ният” татар балалар театр коллективлары фестивале үткәрелә. Буа дәүләт драма театры оештыра аны. Быелгысының йомгаклау турына Чувашия Республикасы Батыр районы Татар Сыгыты мәктәбенең “Яшьлек” коллективы да үткән. Инсаф шул мәктәпнең 10нчы сыйныфында белем ала икән.

– Актив тормыш алып барабыз. Спектакльләр куябыз, укырга һәм спортка да вакыт кала, – ди Инсаф. – Төп шөгыль, әлбәттә – көрәш.

...Исегездә булса, 15-17 март көннәрендә Казанда үсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узган иде. 15-16 һәм 17-18 яшьлек көрәшчеләр бил алышты анда. Татарстан көрәшчеләре 18 мөмкинлектән 13 алтын медаль яулады, ярышта катнашкан бер генә көрәшчебез призерлар арасына керә алмаган иде. Менә шул Татарстан көрәшчесен, Актаныштан Айнур Мирзаяновны, медальсез калдырган егет тә икән әле безнең Инсаф.

– Иң көчле көндәшләрнең берсе булгандыр ул. Җирәбә шулай туры килде – икенче әйләнештә үк очраштык. Нишләтәсең, келәмдә көчлеләр җиңә. Бу минем иң зур җиңүләремнең берсе булды.

Театр фестиваленнән дә җиңү белән кайтып китте Чувашия әртистләре. Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”н сәхнәләштергән алар. Мишәрләргә хас чаялыклары сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, җырга осталыклары үз нәтиҗәсен бирде – коллектив 1нче урынга лаек булды.

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев