Логотип Идель
Спорт

ХЫЯЛ ЧЫНГА АШТЫ, МЕДАЛЬ ГЕНӘ КАЙТМАДЫ

Татар кызларының Олимпиадада катнашу хыялы чынга ашса да, Пхенчхан бозы безнең кызларга медаль бүләк итмәде. Әйе, әйе – үзебезнекеләр: Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендәге Олимпия уеннары вакытында Татарстан кызлары өчен көч бирү бәхете тәтеде: Актаныш кызы – Лиана Ганиева белән Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова Россия җыелмасы (дөресрәге Россия спортчыларыннан торган Олимпия җыелмасы) составында чыгыш ясады.

Булдырдылар!


Кызлар өчен турнир бүген тәмамланды, чемоданнар инде җыелды, бәлки инде кайтырга юлга да чыкканнардыр. Кызганыч, җыелган юл букчасында медаль генә юк – “бронза” өчен көрәштә фин кызларына оттырып (2:3), кызларыбыз турнирга нокта куйды. Шулай да аларга: “Булдырдыгыз!” – диясе килә. Тарихта Россия кызларының Олимпиада медале өчен көрәшкәне, ягъни дүрт команда арасына эләккәне юк иде әле.



– Олимпиадада катнашу – Фәнүзәнең иң зур хыялы иде. Илнең начар уенчыларыннан саналмады. Шуңа да аның Уеннарда катнашачагына алдан ук өметләндек, – дип сөйләде безгә Фәнүзә Кадыйрованың әтисе Фәһим Кадыйров. Сүз уңаенда шунысын да әйтик: Фәһим абый – көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, спорт остасы.

Хыяллар димәктән, Фәнүзәнең Уеннарга юл яруы аның әрсезлегеннән киләдер. Кызының әлеге сыйфатын әтисе дә яшерми. Хәтердә, Фәнүзә Кадыйрова 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатында бронза медаль яулагач Фәһим Кадыйров безгә: “Төп максат – 2018 елгы Олимпиадада чыгыш ясау. Тырышлыгы һәм әрсезлеге бар, ирешергә тиеш”, – дигән иде.
...Фәнүзә Фәһим кызы Кадыйрова – 1998 елның 6 апрелендә Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туган. Коми республикасы Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасы һөҗүмчесе. 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе, Универсиада чемпионы.

Аның хоккейчы булуында әтисенең өлеше зур.

– Үзем дә хоккей белән җенләнгән кеше, шуңа да авылда хоккей тартмасы төзеттем. Кызым миңа ияреп йөрде. Яхшы хәтерлим, Фәнүзә мәктәпкә кергәнче үк тимераякка басты, малайлар белән шуды һәм шөгыльләнергә килмәгән бер малайның формасын киеп, зур хоккейга таба беренче адымын ясады.

Чүлмәкчедән күрмәкче


Килер бер көн, Россия данын бертуган Кадыйровалар яклавы да бик мөмкин әле. Бүген Фәнүзәнең бертуган сеңлесе – 13 яшьлек Айзилә дә хоккей уйный икән. Районда хатын-кызлар командасы булмагач, Кукмарада малайлар белән алка куа.

Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Олимпия җыелмасында уйнаган тагын бер кызыбыз – Актаныш кызы Лиана Ганиеваның да хоккейга тартылуында да әтисенең өлеше бар.


...Лиана Альберт кызы Ганиева – 1997 елның 20 декабрендә Актаныш районы Иске Байсар авылында туган. Коми республикасы Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасы сакчысы. 2015 елда Яшьләр җыелмасы составында Дөнья чемпионатының бронза медаль иясе, Универсиада чемпионы.

– Үземнең дә капкага басмый башлаганга ике генә ел әле. Абыйсы Артур да хоккей уйный. Бүгенгедәй хәтерлим, Лиана абыйсының тимераякларын урлап, берничә кат оекбаш белән киеп, бозда шуа башлады. Дүрт-биш яшьләр булгандыр аңа ул чакта. Бакчага гына йөри иде әле, –ди Лиананың әтисе Альберт абый Ганиев.

Лианага хокейга юл Актаныштагы хоккей мәктәбе аша ачыла. Районга “уйнап кына” шорт-трек ярышларына килгән Лиана өлкән сыйныфларны да артта калдырып, беренче урын яулый. Моны күреп хоккей тренеры кызга кәшәкә тоттырып карый һәм тел шартлатып: «Бу безнең кыз!» – дип әйтеп куя.

Шулай итеп, 4 нче сыйныфта укыган кыз хоккей дөньясына кереп чума: берничә елдан Сергей Столбун кул астында шөгыльләнә һәм вакыт узу белән Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» командасына килеп эләгә.

Җиңел булмаган юл


Алка куып йөрүне рәхәт эш, ә хоккейны уен гына дип санасагыз, ялгышасыз дусларым. Олимпия боҗралары төшерелгән бозга чыгып уйнау бәхете (ә Уеннар медале муеныңа тагылуны әйткән дә юк инде!) бик сирәкләргә генә эләгә. Ялсыз күнегүләр, бозда һәм боздан читтәге авыр хезмәт һәм гадәти тормыштан аерылып тору... Ә безнең хоккейчы кызлар өчен моңа өстәп туган йорттан читтә яшәү газабы да бар бит әле. Татарстанда профессиональ хоккей клубы булмаганлыктан, кызлар республикадан читтә уйнарга мәҗбүр. 12-13 яшьтән әти-әниегездән читтә яшәүнең ничек авыр булуын чамалыйсызмы? Татарстан хоккейчылары зур үрләргә менә шундый сынау аша күтәрелә.



– Фәнүзә 7 нче сыйныфтан бирле читтә яши. Сагынабыз, – ди әтисе. – Елына ике тапкыр гына авылда кунак була – Яңа ел алдыннан һәм җәен. Бәйрәм инде ул безнең өчен.

– Бездә дә шул ук хәл, – ди Лиананың әтисе дә. – Уфада команда бар. Анда күченсә аралар якынаер иде дә инде...

Кызганыч, Олимпия үрләрен яуларлык кызлар үскән төбәктә – мәркәзебез Казанда хатын-кызлар хоккей клубы юк шул. Ә Татарстаннан 16-17 профессиональ хатын-кыз хоккейчы республикадан читтәге клубларда алка куа һәм үзебезгә кайтып уйнау теләге белән яна. Үзе бер команда төзеп булыр иде, ә?! Әле Фәнүзә Кадыйрованың сеңлесе кебек үсеп килүче яшьләр күпме?!



...Ә ул арада Олимпиаданың 4 көне генә калып килә? Бер генә алтын медаль дә яулый алмаган Россия җыелмасы медальләр исәбе буенча 20 нче урында бара. Шунысы өмет өсти: беренче “алтын”ны илгә татар кызы китерергә мөмкин – 15 яшьлек Алинә Заһитова тимераякта фигуралы шууда кыска программада дөнья рекорды куеп, беренче урынга күтәрелде. Җомга аннан алтын медаль көтәбез. Ул бердәнбер, димәк, бик кадерле “алтын” булырга да мөмкин!..

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев