Логотип Идель
Спорт

ФУТБОЛЧЫГА КУЛЫҢ БИР!

Табышмак әйтәм. Күз алдыңа китер – сиңа 8 яшь. Син – йолдыз. Сиңа дөньяның барлык камералары текәлгән. Чөнки син – футбол буенча дөнья чемпионаты катнашучысы. Синең белән дөнья футболы йолдызлары кул биреп исәнләшә, алар сиңа елмая, синең белән фотога төшә.

Әйе, аптырама, мин ялгышмадым. Юк, уенчыларны җыелмага 8 яшьтән алмыйлар. Юк, син Неймарның малае да түгел. Фамилияң дә Буз- га башланып, ова- га бетми. Ә кем соң мин алайса, дисеңме?

Бар да гади, дустым, син – футболчыларны матчка җитәкләп алып чыгучы балаларның берсе.

Әлеге эшчәнлек беренче карашка бик гади булып тоела, әлбәттә. Ние бар инде аның, әйеме? Җитәклисең дә, чыгасың, әйеме? Чынлыкта юк.

Беренчедән, җаваплылык. Бөтен дөнья җанатарлары карап торганда абынмыйча-сөртенмичә чыгу үзе бер кыенлык бит. Әле җитмәсә Гризманн яки Месси абыйны курыкмыйча җитәкләп тә чыгасы бар. Ә алар алай-болай сүз ката калса, ниләр дип җавап бирергә икән? Кыскасы, бик катлаулы.

Икенчедән, бу балалар уенчыларны җитәкләп чыгу хөрмәтенә болай гына лаек булмыйлар. Кемнәр генә юк алар арасында! Яшь каһарманнар, коткаручылар, сәламәтлекләре белән вакытлыча кыенлыклар булган бәләкәй батырлар.



Һәм аларга мондый мөмкинлекне атаклы Макдоналдс компаниясе биргән. 2018 елда 1408 бала футбол буенча дөнья чемпионатында йолдызларны җитәкләп чыгу хөрмәтенә лаеклы дип табылганнар. Һәм шуларның 1273е – Россиядән.

Бүгенге Бразилия белән Бельгия уенында Татарстан егете тә катнашачак. Аның исеме – Илназ Смирнов. Малай кечкенәдән үк бик батыр йөрәкле, аек акыллы булып үскәнен 2017 елның августында Чаллы күп фатирлы йортларның берсендә булган вакыйга күрсәтә. Илназ өйдә үзе генә булганда, аларның фатирларының балконында кинәт янгын чыга. Малай югалып калмый, балконның һәм анда илтүче бүлмәнең ишекләрен ныгытып яба да, түр бүлмәгә чыгып, тәрәзә форточкасыннан кычкыра. Илназның тавышын күршеләр ишетеп алып, янгын сүндерүчеләрне чакыра. Ничә кешенең гомере өзелергә һәм милеге янып бетергә мөмкин булганы турында уйлавы да куркыныч, Илназ тәвәккәл булмаган булса. Малайның әнисе Әлвира әйтүенчә, Илназ әлеге гамәлләргә кадетлар мәктәбендә өйрәнгән. Малайның әти-әнисе Илназ футболчыларны кырга алып чыккан вакытта трибуналарда аның өчен җанатып утырачак икән.

Илназ белән бергә тагын 21 баланы Казанда атаклы ватерпол уенчысы, Россиядәге футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров һәм танылган җырчы, “Мураками” төркеме лидеры Диләрә Ваһапова сәламләде һәм теләкләрен белдерде.





Ирек Хәйдәр улы әйтүенчә, ул футболчыларны хәтта үзе дә җитәкләп чыгарга әзер икән. Диләрә Ваһапова исә күптән түгел генә дөнья чемпионаты аренасы – “Казан-Арена” стадионында клип төшергәннәрен әйтте.

Бразилия-Бельгия уены – Казан өчен дөнья чемпионатының соңгы уены булачак. Бу матчтан тыш, бүген әле тагын Уругвай-Франция уены узачак, ә иртәгә Швеция-Англия җыелмалары көч сынашачак. Ләкин бу ике көннең һичшиксез хиты – Россия-Хорватия уены булачак. Безнең фараз – Россия җиңүле юлын дәвам иттерәчәк. Ә син ничек уйлыйсың – Модричмы, әллә Зобнинмы, Ракитичмы, әллә Самедовмы, Манджукичмы, әллә Дзюбамы, Даличмы, әллә Черчесовмы? Кыскасы, Россияме, әллә Хорватияме? Синең фараз.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары































 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев