Логотип Идель
Спорт

БАТЫРЛАР ӘЗЕРЛИ ТОРГАН САРАЙ!

Татарстан гербындагы ак барс безнең борынгы бабаларыбызда уңдырышлылык алласы һәм балаларны яклаучы булып саналган. Казан шәһәрендә күп еллар дәвамында гаять уңышлы эшчәнлек алып баручы «Ак Барс» көрәш сарае исеме дә юкка сайланмагандыр.

Әлеге спорт сарае, дөрестән дә, казанышлары белән мактана ала, ә уңышлары күпчелек балалар һәм яшүсмерләрнең төрле дәрәҗәдәге ярышлардагы җиңүләре белән бәйле. Мондагы спорт мәктәбенә йөрүчеләр Казанда гына түгел, республика һәм ил күләмендәге ярышларда югары үрләр яулыйлар. Нәкъ менә «Ак Барс» көрәш сараеның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә елдан-ел спорт белән шөгыльләнүчеләр сафы арта.

Теләсә нинди оешма турында күп еллар буе аны җитәкләгән һәм шактый казанышларга ирешкән җитәкчедән күбрәк кем белсен? Гайнетдинов Айрат Фәрхетдин улы «Ак Барс» көрәш сарае ачылганнан бирле (октябрь аенда 10 ел булачак!) директор вазыйфаларын үти. Ул башкалада туып үскән, монда белем алган һәм хәзер дә Казанның иң әһәмиятле оешмаларыннан берсе белән җитәкчелек итә. Шәһәр кешеләренең тормышын яхшырту, файдалы итү өчен куйган тырышлыгы «Ак Барс» көрәш сараеның эшчәнлегендә ачык чагыла. Айрат Гайнетдинов бик теләп «Ялкын» укучылары өчен дә сарай буенча виртуаль экскурсия уздырырга ризалашты. Киттек!

Нинди мөмкинлекләр бар?

– Спорт сарае күп функцияле – һәм югары казанышлар, балалар спортын үстерү, һәм гади казанлыларга спорт белән шөгыльләнү, өчен бар мөмкинлекләр тудырылган.

Сарайның балалар һәм профессиональ спортны үстерү өчен җавап бирә торган өлеше – күп функцияле зал. Анда төрле ярыш-берлекләр, массачыл чаралар уза. «Ак Барс» көрәш сараенда 15 көрәш төре тәкъдим ителгән: барлык көнчыгыш көрәшләре – айкидо, карате, у-шу һ.б., традицион көрәш төрләре – самбо, билбау көрәш һ.б. һәм көрәшләрнең олимпия төрләре – грек-рим, ирекле көрәшләре һәм дзюдо. Эш көннәренең кичке сәгатьләрендә әлеге зал уен мәйданына әверелә – аренда килешүләре нигезендә Казанның алдынгы 30 компаниясе монда футбол, волейбол, баскетбол уеннары уздыра.

Сарайның үзенчәлеге нәрсәдә?

– «Ак Барс» көрәш сараеның үзенчәлеге шунда: Татарстан һәм Россиядә бик сирәк очрый торган күренеш – ул бюджет тарафыннан финансланмый. «Ак Барс» көрәш сарае – тулысынча автоном, дәүләттән бер тиен акча да алмый. Бюджетыбыз фитнес-үзәк, түләүле секцияләр, төрле чаралар уздыру хисабына төзелә. Комплекс тулысынча үзен-үзе тәэмин итә.

2012 елда ук инде без табыш ала башлап, шуның исәбенә 5 көрәш төре буенча (дзюдо, самбо, ирекле, грек-рим көрәше һәм көрәш) эшли торган көрәш Клубы ачтык». Иң абруйлы остазлар яллау, клуб эшчәнлеген тулысынча тәэмин итү – барысы «Ак Барс» көрәш сарае карамагында. Көрәш Клубы, фитнес-үзәк эшчәнлеге, түләүле секцияләрдән алынган керемнәр Сарай эшчәнлегенә, матди тәэмин ителешенә, тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне арттыруга, остазларның (алар биредә 8 кеше) хезмәт хакына, Сарайны заманча таләпләргә туры китереп торуга тотыла.

Киләчәктә нәрсә көтелә?

– Әлбәттә, алга таба үсеш өчен урын бар: остазларның хезмәт хакы зур түгел (бигрәк тә башлап эшләүче яшьләрнеке), без аларны бераз куәтләү йөзеннән һәм клуб, һәм спорт мәктәбе укучылары белән эшкә җәлеп итәбез. Үзебезнең Клубта шөгыльләнүче бала һәм үсмерләрне без иң оста тренерлар белән генә түгел, ә матди яктан да бераз тәэмин итәргә, стимуллаштырырга тырышабыз – ярышларга йөртәбез, ярышларда урыннар алган өчен приз акчалары аларның үзенә кала, билгеле, ә көрәш Сарае даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә бераз айлык стипендия (3-5 мең тирәсе) түли. Моннан тыш, клуб әгъзалары җәй көннәрендә бушлай ял итү лагерьларына юлламалар белән тәэмин ителә. Бу алар өчен яхшы шартларда ял итү генә түгел, ә спорт осталыгын чарлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Гомумән, республикада, Казанда, аерым алганда Яңа Савин районында массакүләм спортны үстерү буенча күп эшләр эшләнә: бик күп спорт объектлары төзелгән, шәһәрдәге йорт ишегаллары җиһазландырыла, прак зоналары яңартыла. Шулай да, барлык яшьтәге кешелрә өчен сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен әле яңа программалар һәм башка ярдәм чаралары кирәклеге билгеле. Киләчәктә мин бу юнәлештә ныклап эшләргә планлаштырам.

Нинди уңайлыклар бар?

– Спорт сарае бик җайлы урында урнашкан. Кешеләр эшкә барышлый, яки кайтышлый кереп спорт белән шөгыльләнә ала. «Ак барс» сарае Яңа Савин, Вахитов һәм Авиатөзелеш районнарында яшүчеләр өчен бик кулай.

Балалар секциягә йөргән вакытта, әти-әниләр дә спорт белән шөгыльләнә ала. Казан халкы яратып өлгергән үзебезнең фитнес-үзәк эшли. Эш вакыты исә иртәнге 7дән башланып кичке 11гә кадәр дәвам итә. Һәм ел әйләнәсендә БЕРДӘНБЕР ял көне – 1 гыйнвар. Елның башка теләсә нинди көннәрендә сарай мөмкинлекләре һәм остазлары – кулланучылар карамагында. Рәхим итегез!

Белешмә:

– Көрәш сарае рәсми рәвештә 2009 елның 23 октябрьдә «Спорт дәүләте» Беренче бөтенроссия спорт форумы вакытында ачыла.

– Сарай мәйданында 5000 кв.м лы фитнес-үзәк эшләп килә. Мондагы кебек күптөрле спорт күнекмәләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге Казанда сирәк.

– Горурлыгы – тозлы диңгез суы тутырылган 25 м лы йөзү бассейны.

– 30лап тирәсе кеше Татарстан һәм Россиянең спорт остасы исеменә лаек. Клубта 2010-2012 елларда гына шөгыльләнә башлап, инде шәһәр, республика, округ, Россиякүләм ярышларының призерлары булу дәрәҗәсенә җитүче егетләр бар. Гомумән, бездә тәрбияләнүчеләрнең 10 сы – Россия, 5 се Дөнья чемпионнары исемнәрен йөртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев