Логотип Идель
Спорт

Бүген – уен, иртәгә – дәрес!

“Рубин” футбол клубы Футбол һәм Дуслык дәресенә кушыла. Дөньякүләм чара иртәгә – 25 апрельдә уза.

“Футбол дуслык өчен” Халыкара балалар социаль программасы инде җиденче сезон эшләп килә. Шуның нигезендә Россия футбол берләшмәсе булышлыгы белән илдә “Футбол дәресе” уза. Шулай итеп, дөньяның 50дән артык илендәге мәктәп һәм академияләрдә, шул исәптән 2018 елгы Дөнья чемпионатын кабул итеп алган 11 шәһәрдә дә дөньякүләм Футбол һәм Дуслык дәресләре уза.

Казанда “Футбол дәресе” 1нче номерлы интернат-мәктәптә үткәрелә. Анда “Рубин” уенчылары Игорь Коновалов белән Егор Сорокинның ике сәгать дәвамында балалар белән аралашуы, осталык класслары күрсәтүе көтелә.

Сүз уңаеннан, бүген “Рубин” командасының “Казан Арена” стадионында “Уфа” футболчылары белән уйныйсы бар. Уен нәтиҗәсе “Футбол дәресе”нә дә тәэсир итәргә мөмкин. Казанлыларның инде 7 матч җиңү яулаганы юк. Футболчыларның дәрес алдыннан кәефләрен кырмыйк дисәк, бүген аларга көч бирергә килегез. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.







Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев