Спорт
Алинә Заһитова: “Әлеге чемпионатны беркайчан оныта алмам”
Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады – 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч тапкыр бозга егылды. Нәтиҗәдә – 5 нче урын.
– Күңелдә һаман да тынычлык юк әле, – диде Алинә бер көн узгач журналистларга. – Барысын да онытырга телим, шуңа да карамастан кайбер мизгелләр кабат хәтердә яңара. Әлеге чемпионатны тулысынча беркайчан да оныта алмамдыр. Әмма, шулай да, бу – тәҗрибә. Чемпионат төгәлләнүенә шатмын. Бу сезон артта калды. Бераз ял итәм, аннары яңа сезонга әзерлекне башлыйсы була.
– Төшенкелектән чыгарга кем ярдәм итә?
– Тренерлар белән Миланның үзәгендә булдык. Бу бераз онытылырга ярдәм итте. Әти-әниләр һәрчак язып тора, күңелсезләнмәскә киңәш итәләр. Тамашачылар да яза.
– Сиңа май аенда Япониядән эт китерергә тиешләр. Дөресен әйт әле – алдагы сезонны күбрәк көтәсеңме, әллә этнеме?
– Эт турында күбрәк уйлыйм. Аннары инде тренировкалар төгәлләнеп, каникуллар башлангач, алдагы сезонны уйлый башлармын.
– Ә Акита-ину токымлы этне тәрбияли белерсеңме?
– Аларның бик мөстәкыйль булуларын беләм. Әлеге этләр турында китап та укып чыктым, видеолар карыйм. Баштагы мәлләрдә булышсын өчен кинолог та ялларга уйлап торам.
– Ярышларда йөреп укуың да артта каладыр?
– Өйгә кайтуга дәресләргә утырасы була. Бу сезонда мәктәпкә бармадым диярлек.
– Каникулны кайда уздырырга җыенасың?
– Иң яхшы ял – Ижевскида әти-әни янында. Диванга ятасың да, берни эшләмисең.
[embed]https://youtu.be/5HCWNCoFOQo[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев