Логотип Идель
Спорт

АЛАР СПОРТНЫ САЙЛАГАН: Казанда спортчы студентлар фестивальгә җыелды

29 май – 2 июнь көннәрендә Казанда Россия Студент спорт клублары берләшмәсенең “Безнең сайлау – спорт” дип исемләнгән фестивале уза. Студентларның иң зур спорт чараларының берсе булган фестивальдә илнең 55 төбәгеннән 2 меңнән артык кеше катнаша.

Кемнәр генә юк араларында: югары һәм урта махсус уку йорты студентлары да, һәвәскәр спортчылар да, үз төбәкләрендә массакүләм спортны киң җәелдергән студентлар да... Кыскасы, фестиваль илдә студентларның тулаем спорт хәрәкәтен берләштерүче мәйданчык буларак бәяләнә.

Фестиваль 31 май кичендә ачылды. Тантаналы чараның Универсида авылындагы Әләмнәр аллеясендә узуы да очраклы түгел. Моннан алты ел элек Казан дөньякүләмендә спортчы студентларны җыйса, хәзер инде үзен башка яктан таныта.



– Бирегә профессиональ булмаган спортчылар җыелды. Шуңа да бу дуслык, аралашу, берләшү тарихы, – диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ярышларның ачылышы уңаеннан.

Студентлар алдында Россия спорт министры урынбасары Марина Томилова чыгыш ясап, ил Президенты Владимир Путинның сәламләвен ирештерде, мондый чараларның катнашучыларда дәрт-дәрманның тагын да арттырачагына ышанычын белдерде, Казанның югары әзерлеге өчен рәхмәтен җиткерде.



...Студентлар өч көн дәвамында 5 спорт төре – футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы һәм шахматта осталыкларын сыный. Моннан тыш ишкәкчеләр өчен махсус тренажерларда ярыш (гребля-индор) һәм рус лаптасы буена промо-турнирлар да уздырыла.

Көч сынашулар киеренке узуына шик юк: уку ел дәвамында финалга эләгү өчен сайлап алу ярышлары Россиянең 212 югары уку йортында һәм 50 һөнәри белем бирү оешмасында узган. Аларда 37 меңләп студент катнашкан.

Моннан тыш Казанга Россиянең Европа өлешенә караган 16 студент-спорт клубыннан 160 спортчы “Көнбатыш” сайлап алу турнирында катнашу өчен килде. Ишеткәнегез булса, быел көз Мәскәүдә беренче тапкыр студент клублары арасында “Көнчыгыш vs Көнбатыш” дип атала торган турнир узачак. Шушы көннәрдә Красноярскида “Көнчыгыш” команда вәкилләре сайланса, Казан  аларга көндәш составны ачыкларга булыша. Монысында студентлар кроссфит, волейбол, русча көч сынашу, бадминтон һәм аркан тартышуда көч сынаша.

Спорт ярышларын сез дә килеп карый аласыз – алар 30 май-1 июнь көннәрендә “Буревестник” спорт комплексы һәм стадионында, Универсиада авылы спорт мәйданчыкларында уза.















































































Фәрит Салихов


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев