Логотип Идель
Шәхес

ТЕАТР ЯЛКАУ АРТИСТНЫ ЯРАТМЫЙ

Һәрбер кеше үзенең хис-тойгыларын төрлечә күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер шул җырларны яза, кемдер аякларыннан очкыннар чыгара-чыгара бии... Театрга сәләтле балалар да була. Кыскасы, кешене сәнгать үстерә. Ә кеше балачагыннан ук сәнгатькә якынайса, ул инде аның тормышыннан юкка чыкмас.

Мин үзем дә Роза Нургатовна Ибәтова җитәкчелегендәге "Нур" татар-милли театр түгәрәгенә йөрдем. "Әгәр мин укучыларыма уйланырга ризык бирсәм, алар минем дәресләремнән файдалы нәрсә дә булса алсалар, үземнең тикмәгә генә яшәмәгәнемне, бәхетле кеше икәнлегемне аңлыйм", - ди ул. Кайчандыр "Нур" театр түгәрәгенә йөргән балалар арасында күбесе тормышларын сәхнә белән бәйләде.

Шуларның берсе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь актеры Артур Шәйдуллин. Артур бүгенге көндә театрның күпчелек спектакльләрендә уйный: «Бию пәриендә» төп рөлләрнең берсе - Сәйдәш , «Миркәй белән Айсылуда» - тискәре герой Зәмир Дәүлие, «Хуҗа Насретдинда» - кәмит Хаммат, «Бабайлар чуагында» - мөлаем Ален һәм «Көтәм синедә» ихлас Кәрим. Күргәнебезчә, Артур төрле образларда уйный, ә артист булу, гомумән, ничек икән соң ул?



- Артур абый, мәктәптәге театр түгәрәгенә йөргәндә, киләчәктә үзеңне сәхнәдә күрә идеңме?

- Әйе, мин мәктәптә инде беренче сыйныфтан ук театр түгәрәгенә йөрдем. Язмыш мине театр белән бәйләде. Мин үземне төрле яктан да күрсәтергә омтылдым. Камал театрына эләгергә хыялланган идем, тик 11нче сыйныфта каршылыклар булды: театрда акча юк, дигән уй пошындырды. Ничек тормыш итәсе булыр икән, дигән уй. Мактанып әйтүем түгел, әмма мәктәпне тәмамлап җиде ел узды, мин хәзер - Камал артисты. Хыялым чынга ашты. Шөкер, ач та яшәмибез.

- Нинди жанрдагы рольләрне күбрәк якын итәсең, ниндидер берәр рольне башкарырга хыялың бармы?

- Бөтен жанрларда да уйнарга яратам. Минемчә, актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә, Рудольф Нуриевны уйнарга телим, яки берәр аждаһаны.

- Өлкән буын актерлары киңәшләр бирәләрме, ярдәм итәләрме?

- Өлкән артистлар һәрвакыт киңәш бирәләр. Алар күп күргән, күпне белә торган кешеләр. Мин ул киңшләргә колак салырга тырышам.

- Ә үзең хәзер театр осталыгына өйрәнүче балаларга, синең кебек зур сәхнәдә уйнарга хыялланучыларга нинди киңәш бирер идең?

- Киләчәк буынга киңәшем: тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз... Бу һөнәрне сайласагыз, ярата белсәң генә эшләп була. Театр ялкау артистны яратмый.





Айсылу Хафизова

Фотолар Артур Шәйдуллин архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев