Логотип Идель
Шәхес

СИН БЕЛМӘГӘН МУСА ҖӘЛИЛ

15 февраль көнне Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 113 яшь тула. Аның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә дә өйрәнәбез. Әйдәгез, бүген аның турындагы фактларны барлыйк.

- гаиләдә 6нчы бала була;

- тумышы белән ул Татарстаннан түгел, аның туган ягы – Оренбург өлкәсенең Мостафа авылы;

- әтисенең исеме авыл исеме белән тәңгәл – Мостафа, әнисенеке – Рәхимә;

- беренче шигырен 9-10 яшендә яза;

- матур җырлый һәм рәсем ясый торган була;

- 1919 елның октябрендә Төркстан фронтының “Кызыл йолдыз” газетасында беренче шигыре басылып чыга;

- “Барабыз” дигән беренче китабы 1925 елда дөнья күрә;

- Пушкин, Некрасов, Шевченко, Тихонов, Маяковский, Барто, Маршак кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә;

- Муса Җәлил “Ялкын” журналына нигез салучы булып тора;

- фронтка үзе теләп китә;

- 1942 елда тоткынлыкка эләгә;

- шагыйрь тоткынлыкта 791 көн була;

- 1944нче елның 25 нче августында герой-шагыйрьне Плетцензее төрмәсендә, гильотинада башын кисәләр;

- шагыйрь нибары 38 ел яши;

- Муса Җәлил Ватанына хыянәт итүдә гаепләнә, тоткынлыкта чакта язган шигырьләре тупланган Моабит дәфтәрләре туган ягына әйләнеп кайткач кына аның исеме әлеге “сатлыкҗан” дигән кара тамгадан арына. Ул гына да түгел, шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә;

- Муса Җәлилнең тагын бер Моабит дәфтәре бар дип санала, әмма әлегә аны киң җәмәгатьчелеккә чыгармыйлар;

- Муса Җәлилнең Чулпан исемле кызы бар;

- күп кеше белгәнчә, шагыйрьнең балалары берәү генә түгел, аның Люция исемле тагын бер кызы һәм Альберт исемле улы бар. Кызы бүгенге көндә дә исән, ул Санкт-Петербургта яши;

- Казанда М.Җәлил музее, урамы бар, шулай ук опера-балет театры да аның исеме белән аталган;

- шагыйрьнең оныкчыгы Михаил Митрофанов-Җәлил – талантлы скрипач, аңа зур өметләр баглыйлар;

- Мишаның әнисе, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева шулай ук пианист.

- Лилиан Наврозашвили исемле оныгы – театр һәм кино артисты.




Хәдичә Җәлилова истәлекләреннән:




Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев