Логотип Идель
Шәхес

«МАЙЯ», ТАВЫК ОЯСЫ ҺӘМ«РЕЗЕДА» САБЫНЫ

Танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Гомере буе Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты редакциясендә эшләгән. Аның сүзләренә бик күп җырлар язылган (400ләп, ди үзе). Әйе, әйе, ул – Резеда апа Вәлиева. Иҗатының зур өлеше балаларга юнәлтелгәнгә күрә, сез аны, әлбәттә, кечкенәдән укып беләсез.

 «Кызыма моннан матур исем табылмас!» Мин Башкортостанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында 1 майда туганмын. Май аена аваздаш итеп, Майя дигән исем сайлаганнар миңа башта. Ләкин, тавык оясындагы мая кебек дип, ул исемнән баш тартканнар. Шунда ничектер әткәйгә хуш исле, кәгазенә ак чәчәк төшкән «Резеда» сабынына юлыгырга кирәк бит! Кызыма моннан да матур исем булмас, дип сөенгән ул.

Укытучы әти-әниемне төрле авыл мәктәпләренә күчереп йөрткәнгә, балачагым да төрле урыннарда үтте. Мәләвез районының (хәзер Салават дип атала) Насыйбаш, Михайловка, Каратаулы, Лаклы авыллары...  Хәтеремә аеруча уелып калганы Лаклы булгандыр. Тып-тыныч, матур бу авылның бер ягында тирән сулы Әй елгасы сабыр гына агып ята. Шунда ук табигать үзе корып куйган зур таш капка. Кичләрен яшьләр шунда чыга, уеннар оештыра иде. Алар арасында миннән сигез яшькә зуррак Рәүзия апам, биш яшькә зуррак Зөфәр абыем да бар.

«Әнкәемнең ничек елаячагын күз алдыма китердем...» Әмма әнә шул гүзәл табигать  почмагында мин зур фаҗига корбаны була яздым. Җәй көне анда балалар өчен пионер лагере оештырылган иде. Бер җылы төндә, вожатый апабыз безне йокларга калдырып чыгып киткәч, без – өч кыз – качып кына су коенырга төшеп киттек. Дусларымның Юля исемлесе читтән килгән, Әйнең табигатен чамаламый - әллә уйнап, әллә уйлап дигәндәй, каршыма шашып йөзеп килде дә иңбашларыма ябышты. Беренчесендә ничектер калкынып чыктым, ә ул – тагын... Минем инде калкыныр хәлем юк, төштем дә киттем тирән су төбенә.  Әти-әниемә дип җыйган, аннары китаплар янына куеп калдырган җиләкләремне тапкач, әнкәемнең ничек елаячагы бер мизгелдә күз алдымнан чагылып үтте. Һәм бүтән берни хәтерләмим. Аңыма килгәндә, яр буенда ятам, вожатый апам миңа ясалма сулыш алдыра иде. Ярый әле, ул үз вакытында безнең юклыкны чамалап алган да су буена йөгергән...



«Аңа охшап үсәргә тырыштым.» Мин рус мәктәбендә укыдым. Әнкәй башлангыч мәктәп укучыларын, әткәй рус теле һәм әдәбиятын укытты. Аннары ул мәктәп директоры да булды, Мәләвездә ике катлы мәктәпне үзе төзетте. Хезмәте өчен ул ике тапкыр Ленин орденына ия булды. Партия райкомында да эшләде. Олысы-кечесе аңа тирән ихтирам белән карый, Вәлиев ага дип хөрмәтләп дәшә иде. Мин дә кечкенәдән үк әткәемне яратып, аңа охшап үсәргә тырыштым. Ә бит икенче класста рус мәктәбендә укый башлаганда, мин русча берни белми идем. Хәтеремдә, укытучы апа миннән Максим Горькийның «Ловля птиц» әсәре турында сорады, ә мин бер җавапсыз басып тордым. Тик шулкадәр гарьләндем, төнлә текстны тулысынча ятлап чыктым да икенче көнне шатырдатып сөйләп бирдем. Классташларым, исләре китеп, дәреслектән мине тикшереп утырдылар. Ә инде сигезенче класска җиткәч, әткәй миннән берничә өлгермәгән укучыны рус теленнән имтиханга әзерләвемне сорады. Мин бу эшне зур җаваплылык белән үтәдем.

«Эшчеләр, коралны ташламагыз!» Әткәйнең эшен дәвам итәргә теләп, Казан дәүләт университетының филология факультетында укырга булдым. Алдан белмәгәнмен, татар әдәбияты бүлеге ачылган ел булып чыкты ул. Шуңа күрә әдәбияттан имтиханга башкалардан соңрак кердем. Ни сәбәпледер, Гариф Ахунов та шулай соңарган, имтиханны бергә тапшырдык. «Такташның «Киләчәккә хатлар»ы эләккән иде сиңа, яттан сөйләп бирдең бит шуны», – дип искә ала иде ул хакта Гариф соңрак та. Икенче сорау «Галиябану»дан, монысында мин Хәлилнең алтатарын ташлавына карата үз фикеремне белдереп: «Эшчеләр, коралны ташламагыз!» – дип әйткән бит Ленин», – дигәнмен.

«Кем булдың әле мине өйрәтергә?» Безнең төркемдә укыганнарның кайберләрен генә санап үтәм: Гариф Ахунов, Шаһидә Максудова (Ахунова), Розалина Сабирова (Нуруллина), Фәрит Хатипов, Мәхмүт Хөсәен... Таныш исемнәр, шулаймы? Ә ул чакта без яшьләр әле, киләчәгебез билгесез. Иҗат дигәндә, Мәхмүт инде аерылып торырга тырыша. Ул сугыштан кайткан, үзен эрерәк тә тота. Менә шул курсташым язган һәрбер шигырен миңа укуны гадәт итеп алды бит.  «Тыңла! Ничек?» – дигәч, тыңларга мәҗбүрмен. Тора-бара үз фикерләремне әйтә, кайбер юллары белән килешмәвемне белдерә башладым. Аның ачуы чыга, «Кем булдың әле мине өйрәтергә?» – ди. Күңелемнән үзем яхшырак язармындыр кебек тоела. Тик алай да мин яза башлаганчы шактый вакыт үтте әле.

«Мәхәббәт мондый булырга тиеш түгелдер...» Булачак ирем Фаршат белән дә шул елларда таныштым. Ул төзүче инженерлар институтында укый, минем янга килеп йөри. Мин аны дус күрәм, тик мәхәббәт мондый булырга тиеш түгел дип, киләчәккә өметләндермим дә. Бик сабыр, акыллы егет булып чыкты Фаршат, сигез елдан соң гына өйләнештек. Гаилә башлыгы буларак, мине, ике улыбызны җил-яңгыр тидерми яшәтте. Кызганыч, ун ел элек, машина астына эләгеп, һәлак булды. Әлегәчә ул алган, илле елдан артык бергә гомер иткән фатирыбызда яшим. Заманча зур йортлар арасында кечкенә генә булып калган ике катлы иске «сталинка» йортларның  берсендә урнашкан ул. Тик мин аны әллә нинди яңаларга да алыштырмас идем.

«Фаршат минем хакта ни уйлар?» Диплом эшемне «Тукай һәм балалар әдәбияты» дигән темага яздым. Җитәкчем Агишев абый миңа башка тема тәкъдим иткән иде. Ә монысын миңа Нил Юзиев сайлады: «Резеда, ал шушы теманы, мин сиңа үзем булышам, материалларым  да күп», ‒ диде. Мөгаен, аның аспирантурада укыган чагы булгандыр, хәтеремдә калмаган. Һәм, чыннан да, ул миңа бик булышты. Тулай торак бүлмәбезгә килә, озаклап бергә киңәшләшә, эшли идек. Берсендә ул миңа: «Тынчу бүлмәдә утырып ардырган да, әллә беразга Черек күл бакчасына чыгып утырабызмы?» – дигән иде. «Чыгар идем дә бит, ул чакта Фаршат минем хакта ни уйлар?» – дип җавап кайтардым. Димәк, Фаршатның фикере минем өчен вак нәрсә булмаган. Уйлап карыйм да, миңа хөрмәт белән караган кешеләргә үзем дә хөрмәт белән түләргә тырышканмын, дим. Ә дипломны мин «5»легә якладым.

«Киреләнеп, бармыйча йөрдем...» Университетны тәмамлаганчы ук Татарстан китап нәшриятында эшли башладым. Очраклылыкмы, бәхет эшедерме – эшли башлавым көтмәгәндә булды. Безнең факультетта укучы Ася Линцер исемле кыз бер үк вакытта китап нәшриятында да эшли иде. Нәшрият директоры Закир абый Тинчурин мине шул кыз аша чакыртып алды.  Мин әле башта, киреләнеп, бармыйча да йөрдем.  Закир Вәлиевич минем хакта каян ишеткән булгандыр, килгәч, һич шикләнмичә, ул мине эшкә чакырды. Мин әткәем кебек укытучы булырга җыенуымны әйттем. Шул чакта миңа биргән киңәшен һич онытмыйм: «Син моннан теләсә кайчан китә һәм укытучы булып эшли аласың. Ә инде каядыр еракка укытырга китеп барсаң, кабат бирегә кайта алмыйсың», ‒ диде. Кызганыч, ул шуннан соң хастаханәгә кереп яткан һәм озакламый вафат булган. Хәлен белергә дә бара алмый калдым... Ә бит бик зур роль уйнады ул тормышымда.

«Ә нигә соң үзең язмыйсың?» Өч ел авыл хуҗалыгы редакциясендә эшләдем. Кулъязмаларны редакцияләү белән бергә, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә идем. Исемдә ‒ бер өлкән генә агай «Трактор» дигән калы-ы-н кулъязма китабын китерде. Хыялыйлар булырсың! Мин аны үземчә кыскартып, редакцияләп тәрҗемә иткәнемне белгәч: «Син беләсеңме минем кем икәнемне? Мин – фәннәр докторы! Болай эшләмиләр!» – дип тавыш кубарды. Аннары редакция мөдире Әхмәтов абыйга кереп зарланган. Ә ул тыныч кына: «Ул бер дигән редактор. Русча да, татарча да камил белә. Сезнең китапны аннан башка беркем эшләп чыга алмаячак», ‒ дигән. Эшемне, гомумән, бик яратып эшләдем. Иҗатка да шушы эшем аша килдем, дисәм, хата булмас. Чөнки, бигрәк тә балалар редакциясенә күчкәч, авторларның язмаларын үземчә төзәтә, әдәби кысаларга кертә идем. «Ә нигә син үзең язмыйсың, бөтен иҗади көчең башка авторларга китә», ‒ диде редакция мөдире. Әнә шулай тәвәккәлләп яза башладым. Беренче шигырьләремә Кыям абый Миңлебаев, Әхмәт абый Исхак фатыйха бирде. «Минем дусларым» дигән ул беренче китап уенчыклар турында иде.

«Үкенеп искә алмыйм.» Шул рәвешчә гомер узды да узды. Китапларым чыкты. Җырлар язылды. Укучыларым белән очрашуларга йөрдем. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына  гел чакырып торалар, шигырьләремне яттан сөйләп, балалар белән бик тиз уртак тел таба идем. Үзебез дә Фаршат белән ике улыбызны – Марат белән Айратны үстердек. Сагынып искә алырга гына калды хәзер. Шунысы сөендерә: берсен дә үкенеп искә алмыйм. Иң сөенгәнем: әткәй белән әнкәйне үз яныбызга алдырдым. Җыйнак гәүдәле әткәемә, үзенә үлчәтеп, костюм-чалбар тектерү хыялым бар иде. (Югыйсә, кибетләрдән алган костюмнарының  әле җиңен, әле чалбарын кыскартып азаплана иде.) «Робинзон эзләреннән» китабын тәрҗемә иткән акчама әткәйгә костюм, пәлтә тектердем, эшләпә сатып алдым. И сөенгән иде шул чакта. Кызганыч, йөрәк авыруыннан иртәрәк үлеп китте. Безнең янда бик аз гына яшәп калды.



Фәйрүзә Мөслимова
"Ялкын" архивы, 2015 ел, май


Фотолар Резеда Вәлиеваның һәм Рөстәм Мөхәммәтҗановның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев