Логотип Идель
Шәхес

ЭЧТӘН - ЭШЧӘН, ТЫШТАН - ЯЛКАУ


Исеме: Абдрахманов Булат Ранилович


Туган елы: 17 декабрь 1994 ел


Туган җире: Балтач, Югары Субаш авылы


Укыган җире: КазГАУ



“Адәм баласы бу дөньяга бер өлешен кертергә тиеш, чөнки һәрбер кешенең тормышында ниндидер миссиясы бар. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә галәмне ясаган булса, без аны дәвам итәбез” дигән хисле сүзләр белән 300 меңнән артык подписчиклар туплаган, татар яшьләрендә танылган блоггер Булат Браво белән әңгәмә башланып китте. Ничегрәк икән ул вайнер булуы?

- Булат, инстаграмда кызыклы видеолар кую идеясы ничек барлыкка килде?

Мин кечкенә вакыттан ук калган балалардан аерылып торуымны аңладым. Алты яшьтән бирле шигырьләр язам, унбер ел буе КВНда уйнадым. Кыскасы, карашым иҗатка таба юнәлде. Егерме бер яшькә җиткәч, үземнең балачак хыялымны – зур шәхес булу теләген чынга ашыру мәсьәләсе туды. Ләкин дөньяда үз эземне калдыру идеясы барып чыкмады, чөнки мин тел белән генә тегермән тарттым. Бераз уйлап торгач, башыма бәрде: мин бит яхшы итеп видеомонтаж ясыйм һәм фотошоп белән эшли беләм! Шулай итеп март аенда “Балтач ич” каналында беренче видео чыкты һәм проектка старт бирелде. Хәзер аны карау йөзгә кызыллык кына китерә(көлә) Аннары блогингны ташлап, мин бер ел буе ТМТВ каналында эшләдем, блоглар төшердем. Шуннан соң мин аерым бер каналга сценарийлар язарга керештем. Ләкин, тиздән аңладым: чит кеше мин әйтәсе килгән сүзләрне, күрсәтәсе хисләрне тамашачыга җиткерә алмый. Барысын да үз кулларыма алырга булдым. Дус кызның телефон камерасына гына булса да, татар телендә кыска видеолар төшерергә керештек. Дөресен әйткәндә, мин вайнер булырга уйламаган да идем. Татарларда вайнер дигән төшенчә булмаганлыктан, бик тиз үсә башладым, видеоларны аудитория җылы итеп каршы алды. Озак та үтмәде, безнең трио – мин, Равил, Денис – барлыкка килде.

- Ютуб каналы дигәндә, синең фикереңчә, нигә ул уңышлы булып чыкмады?

Уңышлы барып чыкмады дип әйтмәс идем. Минемчә, ул вакытта алга үсәргә мотивация гына булмады. Ютубка кайту теләге югалмады, әлбәттә. Ул интервью һәм шоу форматында булыр дип уйлыйм.

- Белгәнемчә, беренче вайннар татар телендә барды. Телне үзгәртү аудиториягә тәэсир иттеме?

Минем һәркайда буласым килә. Әгәр син татар телендә генә алып барасың икән, 3000000 якын кешегә генә эшлисең. Ә безне бит башка регионнар, Россиянең башка шәһәрләрендә дә карыйлар. Шуны әйтергә кирәк: мин, подписчиклар илле меңгә хәтле җиткәч, видеоларны русча төшерә башлыйм дип ант биргән идем. Телне үзгәртү зуррак платформа тудыру мөмкинлеген ачык күрсәтте.

- Виделоар астындагы комментарийларга ничек карыйсың?

Элек – кискен. Бик күп китаплар укылмаган, тормыш күрелмәгән. Хәзер инде мин негатив сүзләргә бик игътибар бирмим. Һәр кешегә яраклашып булмый бит инде. Видеоларымны ошаткан, яратып караганнар булса, миңа шул җитә. Тәҗрибә туплаганнан соң, шунысын аңладым: тормышын рухи кыйммәт белән баета алган кешеләр яхшылык белән балкыйлар, ә күңеленә бушлык булганнар аны негатив белән тизрәк тутырырга ашыгалар.

- Bulat_bravo битендә вайннар бер типлы уеннарга алмашынуы турында нәрсә әйтә аласың?

Контент катгый үзгәрде. Әйләнә – тирә, яңа танышлар, китаплар йогынтысында дөньяга карашларым үзгәрешләр кичерде. Башта мин монтаж, сюжет, гомумән, видеоның сыйфаты турында кайгырта идем. Ә хәзер караучыга анысы бик мөһим түгел, аңлатылган, “чәйнәп салынган” мәзәк нык сорала. Шунысы куаныч: аудитория уеннарны яхшы итеп каршы алды. Йөз меңемне мин көчкә-көчкә генә җыйсам, уеннар бик отышлы булды, инстаграм аккаунты яшен тизлегендә үсә башлады.

- Күптән түгел яңа инстаграм бите ачкансың дип ишеткән идем...

Мин үземне өч кисәккә бүләм: ике битем юмор һәм мәзәккә корылса, яңа ясалганы эчке кичерешләрем, уйларым белән уртаклашуга юнәлтелгән. Безгә “клоуннар” диюләр бер дә ошамый. Минем дә әйтәсе сүзем бар бит. Бәлки шуңадыр, мин “эшчән күңелле, ялкау тиреле” кеше буларак, ул проектны чынга ашырдым.

- Булат, бабай булгач та вайннар төшереп йөрерсең мени...

Белмим. Минем үз алдыма куелган бурыч – яшәү дәверендә вайнер булу түгел, ә халыкка билгеле шәхес буларак өлгереп җитү.

- Октябрь аенда Онлайн Академия Браво проекты старт бирде. Аны уйлап табу идеясы ничек барлыкка килде?

Ул идея башымда күптәннән туган иде. Вакыт күбәйде, бизнес белән шөгыльләнү теләге белән яна башладым. Сентябрь ае җитүгә, яңадан ул проектка әйләнеп кайттым. Минем өчен мәгърифәт зур әһәмияткә ия, шуңа күрә онлайн мәктәпкә ышанычлы, үземә һәм балаларга ошаган укытучыларны тупларга тырыштым. Шунысын әйтергә кирәк: онлайн Академия Браво – коммерцияга корылган проект түгел.

- Проектны ясаганда нинди авырлыклар туды?

Дөресен әйткәндә, мин башта Академия Бравоны офлайн рәвешендә оештырырга теләдем. Ләкин бер дус кыз киңәше белән онлайн итеп ясарга карар кылдым. Авырлыкларга килгәндә, зур масштаблы проблемалар булмады ансы.

- Белгәнемчә, син КазГАУда белем алдың. Һөнәрең буенча эшләү турында уйлаганың барма?

Минем фикеремчә, югары уку йорты белем түгел, ә акыл белән эш итү өчен вакыт бирә. Унҗиде яшьлек баланың алдагы тормышын хәл итүе дөрес түгел дип тә уйлыйм. Теләгем булмагангамы, мин вуздан белем алмадым, дипломым әле дә тик ята. Мин бөтен җирдә эшләдем, хәтта клиникада да, ләкин һөнәр буенча хезмәт итәргә йөрәк кушмады.

- Булат, шәхси тормышында хәлләр ничек соң?

Әлеге вакытта мин бөтенләй икенче кеше. Башта барысы да каршыда күренеп торса, хәзер шәхси мөнәсәбәтләрне сердә тотам. Ә болай хәлләр яхшы (көлә).

[caption id="attachment_31534" align="aligncenter" width="944"] Фото @bulat_bravo[/caption]




Блиц-опрос


Вайн яки Уен? – Икесе дә. Кәефкә карый.


Риск яки План? – Риск!


Денис яки Равил? – Икесе дә. Уң яки сул кулны сайлаган шикелле.


Нәрсә сездә курку хисе уята? – Якыннарның үлеме...


Янгыннан иң беренче булып нәрсәне алып чыгар идең? – Банк янса, акча алып чыгам, әлбәттә! (көлә).







- Блоггер буларак уңышка ирешергә теләгәннәр өчен нинди киңәшләр бирер идең?

Мотивация табарга. Һичшиксез, ул акча булмаска тиеш. Күңел өчен хезмәт итәргә һәм ошаган аудиторияне эзләргә. Икенче кешегә охшарга түгел, беренче чиратта, үзеңә. Алга таба үсәргә һәм беркайчан да бирешмәскә!

Сабирова Айзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев