Логотип Идель
Шәхес

ЧӨНКИ СИН НУТЕЛЛА ТҮГЕЛ...

Син, күпме генә теләсәң дә, җирдәге бөтен кешене дә бәхетле итә алмаячаксың, чөнки син нутелла түгел. Моңа мине бер көнне кызыл машина капоты өйрәтте. Машинага әлеге фәлсәфи месседжны язып калдыручы үзе, нутелла кадәр ук булмаса да, инде байтак кешене бәхетле итәргә өлгерде. Бүген «Ялкын»да - Булат Хәсәншин - дизайнер, каллиграф.

Исеме: Булат Хәсәншин
Укый: Казан Сәнгать училищесы, IV курс
Рәсем ясаганда: «Ассаи» музыкасын тыңларга ярата
Инстаграмда: @bulazz1



 - Хәрефләр белән мавыгуың кайчанрак һәм ничек башланды?

- 2 ел элек. Каллиграфия - нәфис язу сәнгате, леттеринг - декоратив шрифтлар ярдәмендә композиция ясау. Интернетта бер рәссамның «хәрефле» эшләрен күргәч, эчтә соклану хисе белән янәшә «мин дә бит болай ясый алам», дигән уй туды. Ул вакытта мин Казан Сәнгать училищесының икенче курс студенты идем, көне-төне портретлар, натюрмортлар төшерүдән бераз туеп йөргән чакларым. Күңел эксперимент, яңа сулыш, ирек тели иде. Шул ирекне мин хәрефләрдә таптым.

 - Берәрнинди курсларга йөрдеңме? Өйрәнүгә вакыт күп киттеме?

- Бернинди курсларга йөрмәдем. Үзем өйрәндем. Бу теманы яктырткан бөтен сайтларны актарып чыктым, яңа телне үзләштерүчеләр үзгә телнең әлифбасын җентекләп өйрәнгәндәй, мин дә хәрефләрнең һәрберсе белән аерым таныштым. Башта алар дәфтәр битләрендә, бозлы тәрәзләрдә пәйда була иде. Вакыт белән трансформатор будкаларның диварларына күчтем. Аннары машиналарга да тотындым.



 - Машина хуҗаларының ризалыгын алып, әлбәттә?

- Әлбәттә. Мин бит вандал түгел. Машина хуҗаларына язуларым ошап калды, алар миңа икенчегә, өченчегә шалтырата башладылар. «Булат, исәнмесез, бүген машинама шундый-шундый язма төшерә алмассызмы?» Кешеләрне иң сөендергәне - язуларым вакытлыча гына, автоюгычка бер бару җитә - алар бетә. Тагын плюс: каллиграфиялы машинаны бүтәне белән бутап булмый, һәрбер эшем эсклюзив. Андый авто трассада да, бөкеләрдә дә үзенә күп игътибар җәлеп итә.

 - Язганың клиентыңа ошамаса нишлисең?

- Андый очракларның әле булганы юк, шөкер. Хәрефләрне машинага төшерер алдыннан, кәгазьгә эскиз ясыйм, аны машина хуҗасына күрсәтәм. Нәрсәдер ошамый икән, клиент бу этапта белдерергә тиеш. Аннары мин эскиздан күчерәм генә.

 - Әти-әниең, училищедагы остазларың бу шөгылеңә ничек карый?

- Әтием үзе дизайнер. Ул мине аңлады, әнием белән бергәләп алар бу мавыгуымны хупладылар гына. Ә ник хупламаска? Уллары яраткан эше белән шөгыльләнә, өстәвенә бу эш аңа акча китерә. Бер машинаны бизәгән өчен мин, кимендә, 2,5 мең алам. Остазларым да каршы килмәделәр. Хәзерге вакытта, якын киләчәгем (шактый якын киләчәгем!) дә хәрефләр белән бәйле - диплом эшемне бу юнәлештә ясарга булдым.



 - Пифагор саннарга тулысы белән ышанган. Аның яраткан саны 10 булган. Сине исә хәрефләргә ышанасың дип әйтеп була. Яраткан хәрефең бармы соң?

- Әйе,каллиграфия белән кызыксынган һәрбер кешенен яраткан хәрефләре була. Минем өчен алар «е», «а». Миңа аларны язуы уңайлырак, җиңелрәк һәм кызыграк - бу ике хәрефнең язылу вариантлары, башкалары белән чагыштырсак, күбрәк.

 - Сәнгатеңнең кыска гомерле булуы сине борчымыймы?

- Бу фактны мин тыныч кабул итәм. Һәм котылу чарасын да таптым. Машинага хәрефләр язып бетергәч, профессиональ фотографларны чакырам, алар язганымны фотога төшерә дә, шулай итеп эшемне, фотода гына булса да, сакларга ярдәм итә. Кешелеккә, минемчә, бер әйберне аңларга кирәк - бу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел. Моны аңларга һәм тирә-юньдәгеләрнең үзләренә һәм иҗатларына вакыт табарга кирәк.

Эльнар Байназаров
2016 ел


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев