Логотип Идель
ШӘХЕС

ЗӘЙДӘ - ПЕЧӘН ФЕСТИВАЛЕ!

Дустым, син әле җәй көненә план төзеп куйдыңмы? Юк икән, июль ахырына планнар корма. Чөнки 29-30 июль көннәрендә Зәй районының Кадер авылында Печән бәйрәме узачак. «Сенофест» дип аталган бу чарада яшьләр өчен махсус программа тәкъдим ителә.

Татарстан район-авылларында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге фестивальләр уздыру традициягә әверелә бугай. 2016 елның 25 июнендә Питрәч районында – «Скорлупино», быел февраль аенда Мамадышта «SunnyФЕСТ» узган иде.

«Сенофест» чарасының төп максаты – авыл яшьләренең ялын төрлеләндерү һәм аларны авыл җирлекләренә җәлеп итү. Оештыручылар әлеге чара ярдәмендә авылда да күңелле итеп яшәп булганлыгын күрсәтәсе килә!

Зәй печәне Мисыр пирамидаларына охшаган


– Бу фестивальне уздыру идеясе кырда, печән җыйганда, барлыкка килде. Минем тормыш иптәшем кырда төшкән фотосында печән кибәннәре Мисырдагы пирамидаларга охшаган иде. Шул вакытта миңа “Ни өчен әле шундый фестиваль уздырмаска?” дигән идея килде, – дип сөйли Аграр яшьләр берлегенең Зәй районы бүлеге рәисе урынбасары Диләрә Шувалова.



23 яшьлек Диләрә үзе – шәһәрдән авылга күчеп кайткан кеше. Моның сәбәпләре дә бар – алар тормыш иптәше белән авыл җирлегендә фермер хуҗалыгын булдырып, шәхси эшләрен ачып җибәрергә телиләр. Башлап кына килүче фермерлар булуга карамастан, кошчылык тармагын үстерергә жыеналар. Шулай ук кырлыган (иван-чай) үстереп, анны сату белән дә шөгыльләнәләр.

Фестивальгә әйләнеп кайтсак, элек-электән төрле милләт вәкилләре печән җыярга төшкән. Бу идеяне бераз заманчалаштырып, төрле милләт, дин кешеләрен берләштерә торган чара ясыйсылары килгән аларның.

Әлбәттә, чара тикмәгә генә Кадер авылында оештырылмый. Бу җирлекнең тарихы да бик бай, урнашу урыны да уңайлы икән. Чараны оештыручылар авылларга яшьләрне дә тартырга тели. Шул сәбәпле, Кадер авылы мисалында Татарстаны авылларының ничек үсеш кичергәнен күрсәтәчәкләр.

Нинди ярышлар узачак?


«Сенофест» фестивалендә күп төрле ярышлар да көтелә. Анда Зәй районы халкы белән бергә башка районнардан килгән кешеләр дә катнашачак. Фестиваль ярышлары:

– чалгы белән печән чабу бәйгесе;

– экстремаль уеннар (печәннән ясалган лабиринтны узу, печәннән таулар, оялар аша узу – башка районнардан килүче яшьләр өчен);

– Зәй районындагы 21 авыл җирлеге вәкилләренең печәннән 2,5 метрлы арт-объектлар төзү;

– икмәк (каравайлар) конкурсы;

– авыллардагы һөнәрчеләр арасындагы бәйге.


“Сенофест”та яшьләрне ни көтә?


Балалар һәм яшьләр өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Татарстанның һәр районында Аграр яшьләр берлеге бүлеге бар. Районнардагы яшьләр «Большие гонки» тибындагы экстремаль уеннарда катнашачак. Командалар башта печәннән ясалган талисман тәкъдим итәргә тиеш. Әгерҗе, Мамадыш, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Минзәлә, Тукай районнарыннан инде катнашу өчен гаризаларны да җибәргәннәр. Шулай ук яшьләр өчен кемпинг-зона, концерт программасы да булачак.

Балалар мәйданчыгында сабыйларны төрле халыкларның милли уеннары көтә. Мастер-классларда балалар перәннекләргә бизәкләр төшерәчәк, чабата ясаячак, сыбызгыларны буярга өйрәтәчәкләр.

Сер түгел, мондый фестивальне уздыру өчен шактый печән кирәк. Диләрә әйтүенчә, фестивальне уздыру өчен 200 төк печән таләп ителәчәк. Димәк, 10 тонна печән кирәк булачак. Ярышларда жиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылачак. Шулай ук Зәй районы башлыгыннан да махсус бүләкләр биреләчәк. Чарада Германия, Франциядән дә кунаклар килүе көтелә.


Белешмә

Фестивальне оештыру өчен Зәй муниицпаль районы 500 мең сум акча бүлеп биргән. Шулай ук Зәй районының Аграр яшьләр бүлеге «Авылларда социаль проектлаштыру» конкурсында 180 мең сумлык грант алуга ирешкән. «Сенофест» проекты «Безнең Татарстан» республика форумының «Кече Ватан территориясе» мәйданчыгында 2нче урын алган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев