ҖЫРЛАП ЯШИК ӘЛЕ...
Альберт Әсәдуллин көне бит бүген. Ул – татар җырчысы, Русиянең атказанган (1988), Татарстанның халык артисты (1998).
Ул 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Сукно бистәсендә туа. Әнисе Ор, әтисе – Чапшар авылыннан. Альберт үзенең туган җире дип Балтачны атый. Казан шәһәренең 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри.
1966 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә керә. Монда укыган чорда кечкенә балачактан ачылган рәсем сәнгатенә булган сәләте белән янәшә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты ачыла – Альберт ул чорларда үтә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала. Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла. Укуын дәвам итү белән беррәттән җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый.
1974 елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Альберт Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.
1989 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Русия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый.
Альберт Әсәдуллин – РСФСРның атказанган артисты. Аңа 1998 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелде. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев