Логотип Идель
ШӘХЕС

ЯШЬ ГЕНИЙ /видео/

Илдар белән танышуыбыз көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыкты. Күптән түгел Балтач гимназиясе укучылары безне үзләренә кунакка чакырдылар. Кунакка буш кул белән барып булмый дип, журналистикага бәйле төрле биремнәр һәм кызыклы уеннар алдык. Менә шул уеннар вакытында Илдарны күреп калдык та инде.
Исеме: Җәләлов Илдар Рәмис улы, 14 яшь

Укый: Балтач гимназиясенең 9нчы сыйныфында

Кызыксынулары: туган як экологиясен өйрәнү, ашарга пешерү

Импровизациягә хирыслыгы, артистлык сәләте белән бөтен игътибарны үзенә җәлеп итте. Соңрак мин аның тагын берничә кызыклы факт белдем. Кыскасы, сезгә үзегезгә Илдар белән танышырга кирәк.

[caption id="attachment_16124" align="aligncenter" width="1180"] Илдар дусты белән[/caption]

14 кенә яшендә булуына карамастан, инде 9нчы сыйныфны тәмамлаган яшь гений. Ничек килеп чыккан соң бу хәл диярсез? 7нче сыйныфта укыганда, Илдарның тизрәк мәктәпне тәмамлыйсы килә башлый. Күп нәрсәләр белән кызыксынган, үзлектән күп китаплар укыган Илдар 8нче сыйныфта үтәргә тиешле бик күп материалны алдан белгән. Нәкъ менә шуңа күрә берәр сыйныфны сикертеп үтәргәдер дигән нәтиҗәгә килгән. Гаиләдә һәм мәктәптә каршы килүче булмагач, август аенда сынауларга әзерләнеп, 8нче сыйныфта тапшырылырга тиешле барлык контроль эшләрне һәм диктантларны тапшырган Илдар. Нәтиҗәләре яхшы булганга, 8нче сыйныфны укып тормыйча, 9га күчергәннәр. Үҗәтлек һәм теләк булса, барысына да ирешеп була икән.



Илдар быел, 7 фәннән олимпиадада катнашып, җиңүче яки призер булган. Экология фәненнән Россиякүләм олимпиадада катнашып, Татарстан данын яклаган. Буш вакытта туган ягының экологиясен өйрәнә һәм ашарга пешерә.

Илдарның тагын нинди сәләтләре бар икәнен беләсең киләме? Алайса, «Ялкын» журналының июнь санын укырга ашык.

https://youtu.be/cCsCPI0NbXk

Айгөл АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев