Логотип Идель
ШӘХЕС

«ВЕСТИ» КЫЗЫ ФӘРИДӘ КОРБАНГАЛИЕВА - КАЗАННАН!

Фәридә Рәшит кызы Корбангалиева — татар журналисты, «Россия-1» телеканалында «Вести» тапшыруы алып баручысы. Ул 1979 елда Казанда татар гаиләсендә туа. 2001 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2007 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясендә эшли. 2007 елдан — Россия-1 телеканалында «Вести» тапшыруы алып бара. Кияүдә, кызы бар.


Чарлз Гейтс ДауэсФәридә белән бер үк көнне Чарлз Гейтс Дауэс туган. Ул АКШ дәүләт эшлеклесе, дипломат, эшкуар һәм хәрби. 1925 елда Джозеф Чемберлен белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Чарлз Дауэс сәясәтчеләр һәм эшкуарларның борынгы нәселеннән, аның бер бабасы Азатлык өчен сугыш батыры була. АКШ гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, Дауэс генерал Джон Першинг белән дуслаша. 1894 елдан кайбер нефть компанияләре белән уртак җитәкчелек итә. Уильям Маккинли администрациясендә валюта системасы белән идарә итә (1898-1901). Соңрак, Сенатка сайлауларда җиңелеп, яңадан бизнеска кайта һәм Иллинойс трест компаниясен 1914 елга кадәр җитәкли. Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, бригада генералы була. 1923-1924 елларда Алмания өчен репарацион план төзегән халыкара белгечләр комитетының рәисе була. Бу эше һәм аның исемен йөртүче планны төзегән өчен, ул 1925 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.


1925-1929 елларда Дауэс президент Калвин Кулидж идарәсендә Җөмһүрияти фиркадан вице-президент була. Иң кызыгы шунда ки, Кулидж белән Дауэс (президент һәм вице-президент) арасындагы мөнәсәбәт АКШ тарихында иң начар булып санала: сайлаулардан соң ук Дауэс Кулиджка аны мыскыллап, хат җибәрә, хөкүмәт утырышларында катнашмаячагын белдерә, ә аннары сенаторлар белән талаша (вице-президент буларак, ул сенат рәисе дә була). Моннан ары дәүләтнең «беренче» кешеләре беркайчан да татулашмыйлар. 1929-1932 елларда Чарлз Дауэс Бөекбританияда илче вазифасын башкара. Ул Иллинойс штатында, Эванстон җирлегендә 1951 елның 23 апрелендә вафат була.


Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев