Логотип Идель
ШӘХЕС

УКУДАН ТЫШ ТОРМЫШ БАРМЫ?

Сәлам, дустым! 

Әгәр син бу язманы укыйсың икән, димәк, син – һәрвакыт ниндидер яңалык һәм камилләшү юллары эзли торган механизм, «моторчик». Әйдә, якыннанрак танышыйк әле.

Минем исемем Катя, һәм соңгы берничә ел эчендә мин Россия, Америка һәм Англиядә яшәп белем алырга өлгердем. Шушы берничә ел эчендә мин рок-җырчы, географ, журналист, актер, тәрҗемәче, пианист, математик һәм химик булдым. Төрле илләр мәдәнияте белән таныштым, «американская мечта» гыйбарәсенең нәрсә икәнлеген аңладым һәм британнарның «five o’clock tea» һәм «овсянка, сэр» гыйбарәләре дөрестән дә бармы икәнлекне тикшердем.

Мин нәрсә белән файдалы була алам? Өйдән шактый еракта булганга һәм әти-әни канаты астыннан иртә чыгарга туры килгәнгә күрә, хата-ялгышлар ясый-ясый бик күп тәҗрибә тупладым. Үзем генә яшәргә, мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәндем. Шуңа күрә сезнең белән бүлешерлек шактый киңәшләрем җыелды. Өй эшләрен тизрәк эшләү ысулы, олимпиадада җиңү юлы, көнеңне дөрес итеп бүлү, уку һәм ял арасында баланс саклау серләре – ай дәвамында безнең язмаларны укып барсаң, боларның барысына да өйрәтербез.

Әгәр бу уку елыннан үз-үзеңә «точно» яхшы укырга сүз биргән булсаң, көчләребезне берләштерик.

«Ялкын» сайтында төрле темаларга багышланган язмаларны ай дәвамында урнаштырып барырбыз. Безнең язмаларда – бары тик минем үз тәҗрибәм һәм башымнан узган вакыйгалар гына. Ә Айгөл апагыз бу эштә миңа ярдәм итәр.

Ярар, озын сүзнең кыскасы, башлыйк! Беренче язмабыз җәйге яллардан соң уку елына керешеп китү, сыйныфташлар белән серләшеп туйганнан соң, ниһаять, көнеңне дөрес бүлү, укуга вакыт табу турында булыр.





Бер яки берничә? Кайсы максатка өстенлек бирергә?


Үземнең идеаль тормышымны күз алдына китергәндә, укудан тыш, мин спорт белән шөгыльләнергә, җырларга, фортепианода уйнарга, яңа телләр өйрәнергә, рәсем ясарга, гаилә белән вакыт уздырырга, даими рәвештә дуслар белән күрешеп торырга, бары тик «5»ле билгеләренә генә укырга, үземне карарга һәм көн саен 8 сәгать йокларга өлгерәм. Шуңа өстәп, минем әле күңел булганчы сөйләшеп утырырга да вакыт кала. Ләкин…

Еш кына артык күп эш белән шөгыльләнергә телим икән дигән нәтиҗәгә киләм. Бу характер белән бәйле: миңа нидә булса сайлау авыр бирелә. Шуңа күрә бер юлы берничә эш эшләргә тырышам, ә аннары берни эшләп өлгермим дип борчылам, бөтен нәрсәне өстән-өстән генә эшләп атам һәм башкарылган эштән кәнәгатьләнү хисе кичермим.

Шуңа күрә, дустым, кайсы да булса бер эшкә өстенлек бирергә кирәк. Юк-юк, нәрсәдәндер баш тартырга, хыялыңа хыянәт итәргә кирәк димибез. Башкарылырга тиешле эшләр исемлеген бер кәгазьгә яз да, кайсысын – бүген үк, кайсысын – иртәгә, бер атнадан, бер айдан эшли алуыңны билгелә. Шулай иткәндә, һәр нәрсәгә вакытың калачак.

Бу лайфхакны аерып күрсәтик: башкарылырга тиешле эшләрне кәгазьгә яз! Мөмкин булса, бөтен эшләрне 3 категориягә бүл: бүген-иртәгә эшләргә кирәкле эшләр, киләчәккә йөз тотылган эшләр һәм тиз арада (срочно!) башкарылырга тиешле эшләр.
«Хәзер башкарган эшем иртәгәсе көндә миңа җиңеллек китерәчәкме?» Шушы сорауга җавап бирсәң, кайсы эшне бүген үк эшләргә кирәкле аңларсың.

Бүген-иртәгә эшләргә кирәкле эшләр


Бу категориягә, гадәттә, өй эшләре, өй җыештыру, ашарга пешерү кебек эшләр керә. Аларны, әлбәттә, эшләргә кирәк. Ләкин бу эшләргә артык игътибар биреп, башкалары турында да онытырга, бөтен вакытны боларына гына бүләргә дә ярамый. Мәсәлән, мин өй җыештыруга йоклар алдыннан вакыт калдырам. Ә Айгөл апагыз, киресенчә, иртәләрен өй җыештыра.

Киләчәк өчен кирәкле эшләр


Бу эшләрне башкару күпкә авыррак. Чөнки «киләчәк» без тотып карый алмый торган бер абстракция кебек яңгырый. Аның кайчан җитәсен һич аңлап булмый. Ләкин ул «киләчәк» иртәгә булачак дип күз алдына китерергә һәм эшләрне башкара башларга кирәк.

Тиз арада башкарылырга тиешле эшләр:
эшләргәме, юкмы?


Әгәр «срочно» категориясенә керә торган эшләр сезне авыр хәлгә куя икән, ул эш белән саубуллашыгыз. Чын әйтәм. Әгәр кемдер синнән срочно нидер эшләргә сораса, бу үтенечкә күпме вакыт бирелүе турында төгәлләштерергә онытма. Гадәттә, кешеләр мөһимлек масштабларын арттырырга яраталар.

Мөһим булмаган эшләр


Мөһим булмаган эшләр исемлеген ярты елга бер тапкыр ачам һәм кайсысын хәзер башлый алуымны тикшерәм. Мәсәлән, мин профессиональ рәвештә бию белән шөгыльләнергә тели идем. Тик БДИ булу сәбәпле, бу хыял билгесез вакытка (төгәлрәк әйтсәк, 11нче сыйныфны тәмамлап чыкканчыга кадәр) кичектерелде. Ә хәзер бу максатка кире кайтырга мөмкин.

Катя Сысоева
Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев