Логотип Идель
ШӘХЕС

УКУЧЫЛАРЫҢ БДИНЫ 100ГӘ ТАПШЫРСЫН ДИСӘҢ...

Күптән түгел “Ялкын” журналы сине БДИны 100 балла тапшырган укучылар белән таныштырган иде, ә бүген без сине шундый укучылар әзерләгән бер укытучы белән таныштырабыз! 

Хәсәнов Марат Гомәр улы - Казандагы IT лицейның информатика укытучысы. Ул укучыларының яраткан мөгаллимнәре булу белән беррәттән, төпле белемле, замана белән бергә атлаучы кеше дә. Юкка гына аның 4 укучысы информатика фәненнән БДИны 100 (!) баллга тапшырмагандыр! Мәктәптә әле 7 ел гына эшләвенә карамастан, аның укучылары ирешкән уңышлары шактый: мисал өчен, 2014 елда аның бер укучысы информатика фәне буенча олимпиаданың региональ этабында призер була. Шуларга өстәп, ул үзе дә һәрдаим төрле конкурс, конференцияләрдә катнашып тора.

- Укучыларны 100 баллга имтихан тапшырырлык итеп әзерләү авыр хезмәтме? 

- Җиңел димәс идем, бер дә укымыйча гына имтиханнан 100 балл җыеп булмый, билгеле. Аның каравы, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү сөендерә, үзеңне бу дөньяда нәрсәгә дә булса ирешкән кеше итеп тоясың.

- БДИга карата үзегезнең шәхси фикерегез нинди? 

- Уңай карыйм, ләкин һәр нәрсәнең дә үз уңай һәм тискәре яклары булган кебек БДИда да алар юк түгел.

- БДИны 100 баллга тапшырган укучыларыгыз бүгенге көндә кайларда белем ала? 

- Аларның бөтенесе дә бүген Иннополис, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы танылган югары уку йортларында укый.

- БДИ тапшырырга әле әзерләнеп кенә йөргән укучыларга нинди киңәш, теләкләрегез бар? 

- Һәр фәннең үз авырлыклары бардыр инде ул. Имтиханга әзерләнүчеләргә һәрдаим төрле сайт, китаплардан биремнәр эшләргә киңәш итәр идем. “Мин моны беләм инде” дип утырмагыз, камиллеккә чикләр юк, белемнәрегезне тирәнәйтүне дәвам итәргә тырышыгыз. Уңышлар сезгә!

Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев