ТУГАН КӨНЕҢ КОТЛЫ БУЛСЫН!
21 октябрь – Г. Камал театры артисты Шәмсуаров Раил Наил улының туган көне.
Кадерле Раил, сине "Ялкын" журналы исеменнән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!
Бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз! Һәрвакыт көчле рухлы, кешелекле, сабыр булып кал!
Сау-сәламәт булып, теләк-омтылышларыңа ирешергә, башлаган эшләреңнең нәтиҗәсен күреп сөенергә насыйп булсын!
Раил Шәмсуаровны түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин:
Сәяр -"Әрем исе", Илһам -"Мәхәббәт FM", Стас -"Искән җилләр көенә", Хәйри -"Зәңгәр шәл", Рөстәм -"Кечтүкле уен", Муйнак -"Авыл эте Акбай"һ.б. Ул талантлы артист!
1987 елның 21 октяберендә Татарстанның Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Галиәсгар Камала исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев