ТИЗЛЕК РЕКОРДЛАРЫ
Кыска вакытлы кинәт исә торган җил? Юк, бу Антарктикадагы Commonwealth култыгы турында түгел! Ул – Җир шарында иң җилле урын. Җил монда һәрвакыт исә, җитмәсә, секундына 650 метр тизлек белән!
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord1.jpg)
Суны кайнатканда молекулалар секундына 650 метр тизлек белән хәрәкәтләнә.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord2.jpg)
Кешенең нерв импульслары секундына 90 метр тизлек белән күчә.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord3.jpg)
Ышанырлык түгел, әмма һавадагы очкычның тизлеге сәгатенә 100 км-га җиткәч, аның озынлыгы, тынгылык халәте белән чагыштырганда, 1 сантиметрга зурая.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord4.jpg)
10 километр — җитез уенчык поезд бер сәгать эчендә шушы аралыкны уза ала.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord5.jpg)
Сәгатенә 322 километрлык тизлекне ауда чакта сапсан җыя.
Җәнлекләр арасында бу иң зур тизлек.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord6.jpg)
Киевтан Ирина Ивакина минутына 163 333 сүз укый! Өстәвенә укыганын тулысынча үзләштерә. Бу рекордны рәсми рәвештә журналистлар каршында теркәгәннәр.
Ә теркәлмәгән рекорд – минутына 416 250 сүз. Ул – Евгения Алексеенконыкы. Киевның баш миен өйрәнү үзәгендә аның өчен махсус тест әзерләгәннәр. Аны берничә галим үткәргән. 1/5 секунд эчендә (кешегә күз йомып алырга шул чаклы вакыт кирәк) Евгения 1390 сүз укыган. Яшь кыз укылган мәгъүматны кечкенә детальләренә кадәр сәгатьләп сөйли ала.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord7.jpg)
Рус мәктәпләренең берсендә укучы Светлана Архипова исә үзенең рекордын куйган – минутына 60 мең билге. Рекорд Гиннес рекордлар китабына кертелгән.
Иң әкрен тизлек 1889 елның 18 августында аркан тарту вакытында теркәлгән.
Ул сәгатенә 1,35 километр тәшкил итә.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord8.jpg)
Гольф тубына бәргәннән соң киләчәк мәлдә ул сәгатенә 270 километр тизлеген җыя.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord9.jpg)
Иң әкрен җәнлек – ул, әлбәттә, ленивец.
Минутына ул көч-хәл белән 2 метр узарга мөмкин.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord10.jpg)
Кешегә билгеле булган иң зур тизлек – секундына 300 километрга тигез булган вакуумдагы ут тизлеге икәнен беләсеңдер.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord11.jpg)
Ләкин Принстон университетында (АКШ) галим Лиджун Вонг хезмәттәшләре белән 310 тапкырга күбрәк тизлек җыюга ирешкән. Цезий парлары белән тутырылган 6 сантиметр озынлыктагы камерага ут импульсы җибәргәннәр. Нәтиҗәдә – галимнәр цезий парларының ут импульсын тизәйтүен дәллиләгән. Өстәвенә яңа рекорд та куйганнар.
Машинадагы иң зур тизлек – сәгатенә 322,5 километр. Курку белмәс Хайн Вагнер Mercedes-Benz SL65 AMG дигән тимер атында шул тизлекне җыйган.
1 километр буе спидометр угы түбәнрәк тизлек күрсәтмәгән.
Бу рекорд, әлбәттә, Гинес рекордлар китабына кергән.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord12.jpg)
Принтер озак чыгарганда, түземлек иҗтмәгән чаклар буламы? Ә менә Hewlett-Packard компаниясенең Inkjet Web Press дигн принтеры минутына А4 форматындагы 2600 бастыра!
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord13.jpg)
Кеше хәрәкәт иткән иң зур тизлек – сәгатенә 39 897 километр. Бу тизлекне Җирдән 122 километр биеклектә туган планеталарына кайтканда «Аполлон-10» галәм корабы астронавтлары җыйган.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord14.jpg)
Иң җитез куллы кеше – ул Рори Блэквэлл. Үзенчәлекле рекордны бу музыкант 1991 елның 24 октябрендә куйган. 1 минут эчендә бер барабанга ул таяклар белән 3720 тапкыр бәргән, ягъни секундына 62 тапкыр бәрү дигән сүз бу!
Өстәвенә Блэквэллга ул вакытта инде 58 яшь булган.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/07/rekord15.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев