СУГЫШМЫ, СОЛЫХМЫ?
Бүген әдәбиятның төп веганын искә алабыз. Яратырга да өйрәнәбез... Солыхны сайлыйбыз. Кыскасы, бүген Л.Н. Толстойның туган көне!
Лев Николаевич Толстой (1828—1910) — рус язучылары һәм фикер йөртүчеләре арасында иң күренеклесе. Мәгърифәтче, публицист, фәлсәфәче, аның фикерләре яңа әхлакый юнәлешнең – толстойчылыкның нигезен тәшкил итә. Севастополь оборонасының катнашучысы. Аурупа һуманизмына зур тәэсир иткән.
1899 елда Толстой "Воскресение" романын яза, анда ул православие руханиләрен кискен тәнкыйтьли. Шул роман өчен Рус Православие Чиркәве 1901 елда Толстойны Чиркәүдән аерып куа. Толстойның иң танылган әсәрләре: «Война и мир», «Анна Каренина», «Воскресение», «Детство», «Отрочество», «Юность» романнары, «Казаки», «Смерть Ивана Ильича», «Крейцерова соната», «Хаджи-Мурат» хикәяләр, «Севастопольские рассказы» очеркы, «Живой труп» һәм «Власть тьмы» драмалары, «Исповедь» һәм «В чём моя вера?» дини-фәлсәфә әсәрләре.
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
Нет комментариев