СТАРТАП ФАБРИКАСЫ
Казанда 13–14 октябрь көннәрендә Finopolis 2016 форумы узачак. Аны Банк России һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Бу инде икенче тәҗрибәбез, биредә финанс базарының үсеш юнәлешен билгеләү, IT өлкәсен яңа үрләргә күтәрү мәсьәләләре каралачак. Беренче пленар утырыш 2026 елдга кадәрге фирнанс перспективаларны билгеләүгә багышланачак. Кунаклар арасында Банк России председателе Эльвира Набиуллина һәм Мәскәү Биржасы җитәкчесе Александр Афанасьев булуы көтелә. Модератор дип Герман Греф билгеләнде.
Форум 2 атна дәвам итәчәк, барлыгы 17 секцион утырыш көтелә. Оештыручылар биредә үсеш юнәлеше белән бәйле сораулар гына түгел, ә ясалма интеллект, Open API, һәм башка актуаль өлкәләрдәге проблемалар да күтәрелер дип исәплиләр. Шулай ук форум кысаларында FinTech-стартап конкурсы да узачак. Аның оештыручыларының берсе – федераль акселератор Generation S. Бүгенге көндә сайлап алу этабын 18 стартап узган икән. Нәтиҗәләр исә октябрь аенда ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев