ШӘХЕС
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ БӘЙРӘМЕ КАЗАНДА НИЧЕК УЗДЫ?
Кичә Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Анда 5000нән артык укучысы катнаша. Кремль яр буенда үткән бәйрәм барышында 11 сыйныф укучыларын, олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Чара "Пицца" төркеме чыгышы белән тәмамланды.
Һава торышының салкынча булуына карамастан, укучыларның күбесе Совет чорындагыдай форма һәм ак алъяпкычлардан иде. Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле 11 нче сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган вальс булды. Аннан соң Илсур Метшин үз котлавын җиткерде:
- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә шушы 11 елыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сез горурланыр өчен сәбәпләрне күп тудырдыгыз. Үз мәктәбегез, шәһәр, республикагыз данын якладыгыз.
Соңгы кыңгырауны Казан мэры Илсур Метшин белән берлектә 167 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы чыңлатты.
Рәсми өлештән соң чара “Пицца” төркеменең җырлары белән дәвам итте.
Иртәгә – 25 нче май көнне Татарстанның калган шәһәр, район авыл мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлаячак.
Кадерле 11 нче сыйныф укучылары! “Ялкын” журналы да сезне әлеге истәлекле көнегез белән тәбрик итә. Башка бәйрәмнәр кабатланырга мөмкин, тик Соңгы кыңгырау гомердә бер генә тапкыр чыңлый. Олы тормышка аяк басугыз белән сезне, ә адымнарыгыз уйланылган булсын. Имтиханнарыгызда уңышлы тапшырып, үзегез теләгән уку йортларында уку язсын!
Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Нет комментариев