СИБГАТ ХӘКИМНЕ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ
Сибгат абый Хәкимне искә алу кичәсе узачак. 2016 елның 5 декабрендә, 17 сәгатьтә, Татарстан Язучылар берлегенең (Казан, Мөштәри урамы, 14 йорт) “Тукай клубы”нда Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, “Юксыну” дип исемләнгән кичә була.
Кичәдә Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхәбиев, Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Римма Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзина, музыкант Геннадий Максимов башкаруында Сибгат Хәким сүзләренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Әъзам Фәттах, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Фирзәр Мортазин иҗат иткән җырлар, танылган артистлар Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов укуында Сибгат Хәкимнең шигырьләре яңгыраячак.
Искә алу кичәсендә шагыйрьнең туганнары, якташлары, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев