Логотип Идель
ШӘХЕС

ШИГЫРЬ ЯЗУЧЫ БАТЫР

Көчле, сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк икәнен барыбыз да беләбез. Кемдер иртән физзарядка ясый, йөгерә, кемдер йөзү белән шөгыльләнә. Ләкин болар барысы да вакыт булганда, җай туры килгәндә генә эшләнелә. Бик сирәкләребез генә ныклап торып, җитди рәвештә спорт дөньясына кереп китә. Минем танышларым арасында шундый кешеләр байтак. Мәсәлән, кекченәдән көрәшне үз иткән Азат Гыйләҗев.

Көрәш – билбаулар таккан ике кешенең бил алышуы, милли спорт төре. Ул милли бәйрәмебез Сабантуйның аерылгысыз өлеше. Шулай ук көрәш буенча турнирлар да хәзер шактый оештырыла. Әлеге спорт төре буенча 1970нче елларда Рәсәйкүләм ярышлар үткәрелә башлый.

- Көрәшне мин кечкенә вакыттан ук үз иттем. Беренче тапкыр авыл агайларының үзара көрәшкәнен Сабантуй бәйрәмендә күрергә туры килде. Ошады. Минем дә көрәш белән шөгыльләнәсем килә дигән уйлар белән үстем.

Бераз үсә төшкәч, энем белән берлектә әлеге спорт төре белән тагын да ныграк кызыксыну тугач, юк, болай булмый дип, чынлап ук көрәшкә чумдым. Беренче тренировкаларымны башлап җибәрдем. Мәктәптә беренче дәресләремне физкультура укытучыбыз Илмар Илдархановичта ала башладым.

Озак көттермичә көрәш буенча беренче ярышларымда да катнаша башладым. Район, республикакүләм ярышларда урыннар яуладым. Хәзерге вакытта Мамадыш районы командасында да шөгыльләнәм. Алга таба да бу спорт төрен ташларга җыенмыйм. Ул мине көчле булырга өйрәтә, сәламәтлегемне яхшырта. Балачак хыялымның тормышка ашыра алуыма бик шатмын. Алга таба тагын да зур үрләр яуларга җыенам, - ди Азат.



Азат яулаган җиңүләре һәм призлы урыннары бихисап. Ул район һәм республикакүләм турнирлары җиңүчесе һәм призеры. Әлеге спорт төре буенча 1 разряд вәкиле дә өстәвенә.

- Көрәш белән шөгыльләнү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

- Батыр йөрәкле, тырыш, эшчән булырга кирәк.

- Көрәштән башка тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Тагын мин гер күтәрү белән шөгыльләнәм, шулай ук иҗатка да мөккиббәнмен. Шигырьләр язарга яратам. Буш вакытымда шулай ук дусларым белән футбол уйнауны хуп күрәм.

- Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

- Киләчәгемне көрәшсез күз алдына китерә алмыйм. Алга таба да бу спорт төре белән шөгыльләнүдән туктарга җыенмыйм. Шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясына укыра кереп, киләчәктә тренер булырга хыялланам.

Алинә Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев