Логотип Идель
ШӘХЕС

"СӘГАДӘТ"ЛЕ ФӘНИЯР ШӘКҮРОВ

«Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың!» - ди үзе турында «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Фәнияр Шәкүров.

Үзе яшь кенә булса да, «Сәгадәт» җитәкчесе булып эшләүче Фәнияр киләчәккә яңа планнар белән янып-көеп яши. Эш белән беррәттән, илһамы килгән арада шигырь юлларын да язып куя икән. Бу турыда үзеннән сорарга булдым әле:

- Фәнияр, синең "Сәгадәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесе икәнеңне беләм, әмма шигырьләр язганыңны бер дә әйтми идең? Кайчаннан алып поэзия белән шөгыльләнә башладың?

- Мәркәзебезгә килгәннән бирле, шундый дини һәм әхлакый яктан ниндидер бер тәэсир барлыгын сизәм. Шул тәэсир миңа бүгенге көндә яшьләр хәрәкәте белән идарә иткәндә дә көч бирә. «Сәгадәт»тә очраштырган яшь парларга, дөресрәге үзебезнең җимешләргә карап сокланганнан соң, күңелдә шигырьләр туа башлады. Бу бәлки, «Сәгадәт»нең мәхәббәткә багышланган булуына дә бәйледер дип саныйм.

- Илһам чыганагы диеп нәрсәне саныйсың? Гомумән, еш киләме ул сиңа?

- Күп очракта иҗади кешеләр белән танышырга, сөйләшергә туры килә. Һәм шул кешеләрнең тәэсире миңа да килә башлый. Әйтәләр бит, «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың» - дип? Менә минем турында бу сүзләр!

- Нинди темага язылган шигырьләрең барыннан да матур килеп чыга?

- Күбрәк тормыш һәм аның мәгънәсе турында язарга тырышам. Киләчәктә татар теленең үсешенә һәм дини өлкәдә өлеш кертү теләге белән яшим.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Саба, Явлаштау




Таңга кадәр


Күрдем сине бүген төшләремдә.
Син идең ул, мин һич ялгышмам.
Көләч йөзең, серле карашыңны
мин хәтерлим.
Мин һич алдашмам.

Әйтерсенлә, танга кадәр икәү
Йөрдек синең белән көлә-көлә.
Айның чиксез якты нурларында
Икәү бары болыннарны гизә-гизә.

Без бәхетле идек шул вакытта
Бәхетебез иде ярдан ашкан.
Уйнадык без онытылып бу дөньядан.
Мәхәббәт гүя икәү шашкан

Туктап калып әйттең: «Күрәсеңме?
Әнә сызылып таң атып килә»
Үләннәргә тиздән чыклар төшәр.
Гүя бары минем китүемне теләп...

Таң атканда томан арасында
Югалттым мин сине, бәхетем.
Саф сөюдән калган чык тамчысы
Калган иде кулларымда минем.

Мин ышанам тагын килерсең дип,
Көтәм сине зарыгып, көтәм, иркәм.
Көләч йөзең, серле карашыңны.
Мин ялгышмам
Мин алдашмам бүтән...

Фәнияр Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев