Логотип Идель
ШӘХЕС

РОССИЯ СТУДЕНТЛАРЫНЫҢ ИҢ ЯХШЫ РӘИСЕ ТИСБИДА УКЫЙ

Үзе әле студент кына, ә үзе инде лидер! 4 курста гына укуына карамастан, Казанның ТИСБИ идарә университеты студенты Тимур Галиев нинди уңышка ирешкән! Ул – Россия студентлар советларының иң яхшы рәисе! Егет 14-16 февральдә Ростов-на-Дону шәһәрендә уздырылган Студентлар үзидарәсе органнары арасында Бөтенроссия конкурсында жиңү яулаган. Конкурска Россиянең 42 субъектыннан 72 гариза килгән булган.

Тумышы белән Казаннан булган Тимур хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр факультетында белем ала. Студентлар үзидарәсендә, Тимур беренче курска кергәннән бирле, үз кеше санала. Инде шул вакыттан ук ул ТИСБИның волонтерлык үзәгенә җитәкче итеп билгеләнә. Шуңа да 2015 елда Казанда уздырылган Су спорты төрләре буенча дөньяпионатына волонтерлар туплый.

2015 елның маенда Студентлар советы рәисе сайлауларында аның өчен шушы вуз студентларының 46 проценты тавыш бирә. Бу саннар студентларның Тимурга булган ышанычын күрсәтә. Бүген егет университетта студентлар эшчәнлеге өчен җавап бирә.

– Мин үз университетыбызны бик яратам. Студентлар бердәмлеге үз мәсьәләләрен үзләре чишә алуын телим. Студентлар советы житәкчесе булу миңа ошый. Чөнки мин монда эшемнең нәтиҗәсен күрәм. Студентлар безнең эшебезне уңай бәяләве дә миңа тагын да көч өсти, – ди Тимур.

Эш барышында проблемалар да булмый калмый, әлбәттә. Студент егетнең эшчәнлеге дә искәрмә түгел. Ләкин шулай да университет җитәкчелеге студентларның кызыксыну, тәкъдимнәрен истә тота. Яңа проектларны оештырырга булыша икән.

Студентлар белән эшләүдә миңа социаль-хокукый мәсьәләләр аеруча кызыклы. Һәр студентның үзенең хокукларын белергә, аларны кирәк вакытта куллана алырга өйрәтү – бу минем төп максатым. Мисал өчен, әле студентларның кайберләре дәүләт музейларына бушка йөреп булганны, диплом язганда каникул бирергь тиешләрен әле һаман да белми!

2017 елга планнары зурлдан егетнең. Май аенда аның рәис булып эшләү срогы тәмамлана. Үзенә лаеклы алмаш әзерләп калдырасы килә Тимурның. Шулай ук бакалавриатны уңышлы тәмамлап, магистратурага укырга керү теләге көчле аның. Моннан тыш, Тимур Россиядәге шәхси вузларның студентлар берләшмәсендә рәистәш (сопредседатель) булып та тора. Бу юнәлештә дә актив эшләргә тели.
Тимурның уңышлары:

Студентлар үзидарәсе органнары арасында Бөтенроссия конкурсында

«Студентлар үзидарәсенең иң яхшы органы»

«Студентлар советының иң яңхы рәисе» номинацияләрендә җиңү;

«Ел студенты-2016» республика премиясенең «Иң яхшы студентлар органы» номинациясендә

ТИСБИ идарә университетының студентлар советы җиңеп чыккан.

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев