Логотип Идель
ШӘХЕС

МИЛЛИОНЕР УКУЧЫ

Алар – туа, ә галимнәр баш вата тора: кем соң алар? Үзләре акыллы, үзләре күзлексез, физик яктан көчле дә, җитмәсә. Күз алдына Шварценеггерның терминатор булып йөргән чагы күз алдына килә. Димәк, хәзер дөньяны яңа заман терминаторлары баса башлады. Ләкин яшьтәшең Әмир Вафинга йомшаграк төшенчә тагасы килә. Хм-м-м... Ай-спортчы: айтишник та, спортчы да ул.


Казандагы 19нчы гимназиянең 10нчы классында укучы Әмир Вафинның әти-әнисенең акча янчыгы тыныч һәм стресс кичермичә яши бирә. Чөнки Әмир аңа һөҗүм итми. Егет үзе акча эшли. Дусты Даниил Лашинны яшь даһи буларак күпләр белә. Google, төрле илләрдә яшәп тә, шул бер акыл белән миллионнарча сум акча эшләүче гений балалар турында ролик төшергән. Казан егете дә эләккән объективка.


Өч ел элек Казанга килгәч, Тина Канделаки ул вакыттагы ТР Мәгариф һәм министры Альберт Гыйльметдинов белән 19нчы гимназиягә дә кереп чыккан иде. Даниилны министр Даниил Гейтс дип атаган иде. Билл Гейтсның кем икәнен белмәсәң, сул як фәрештәңнән штраф сиңа! Тизрәк Googleга! Ә менә Даниилның дусты һәм хезмәттәше Әмир Вафин еш кына күләгәдә кала. Ләкин «Ялкын» аны караңгы мәгарәдән кояшлы мәйданга тартып чыгарды.


− Әмир, Даниил белән икегезнең бер компаниясе бар, дип беләм...


− Ул күптән барлыкка килде. Мин 19нчы гимназиягә 6нчы класстан соң күчкәч, Даниил белән таныштым. Шул вакытта ук сайтлар төзү белән мавыга иде ул. Мине дә кызыксындырды. Гимназиядән компьютер яратучыларны «Байтик» лагерена җибәрәләр. Башта Даниил үзе генә барып кайтты, аннары мине дә үзе белән алды. Беренче сменада эшләрем сыек иде. Икенче сменада Даниил белән икәү бергә мобиль онлайн-уеннар ясарга керештек. Жюри әгъзалары хезмәтебезне югары бәяләп, бик кызыклы проект дип мактады. IT-паркка барып карагыз әле, малайлар, диделәр. Ул вакытта безнең яшьтәге кешеләр юк иде анда. Даниил IT-паркта эшебезне тәкъдир итте. Ике атнадан нәтиҗәсе билгеле булды: 130 гариза арасыннан икене генә кабул иткәннәр. Шуларның берсе – без! Шул көннән башлап без IT-паркта эшлибез.


− Миллион сум эшләгәнегезне ахырга калдырыйк. Әйтик, Золушка муллыкка тылсым ярдәмендә ирешсә, сез – үз акылыгыз белән... Акылыгызны эшкә җигү тарихын да белик инде.


− Даниил беренче уенын бакчада эшсезлектән интеккәндә ясаган. Ул уенда үз шәһәреңне төзисең, камилләштерәсең... Проектны эшләп чыгару өчен хостинг белән доменга 2-3 мең сум түләде. Андый уеннарны ясар өчен web-программалаштыру, PHP, HTML һәм CSS телләрен белү кирәк. Моңа кадәр Даниил проектларны үзе генә ясый иде, ә «Авиапарк» уеныннан башлап, бергә эшләргә тотындык. Уенчы – аэропорт директоры, һәр нәрсәне контрольдә тота. Графикасы әллә ни кәттә булмаса да, социаль факторга, ягъни аралашуга (чат, форум) игътибар күп. Уенчылар кайбер әйберләрне озын-озак камилләштерергә теләмичә, уендагы запас частьләрне чын акчага сатып ала. Нәтиҗәдә, без дә акча эшли башладык. Уеннарыбызга реклама ясап йөрмәдек, бары тик «Одноклассники» сайтында урнаштырдык. Өченче уеныбыз сәясәт һәм сайлау турында – «Демократия» дип атала. Аны IT-паркта эшләгәндә ясадык. Бик тиздән портал булдырып, көненә 30 меңләп кеше даими керә башлады анда. Уеннар безгә 1 миллион сумнан артык табыш китерде. Ә хәзер өч төрле дистанцион программа өстендә эш алып барабыз.


 − Акыл активлыгы белән сәламәтлек активлыгын бердәй алып барырга өлгерәсең...


− Кечкенә чакта спорт белән актив шөгыльләнә идем: өстәл теннисы, йөзү, баскетбол, акробатика, бокс... Ә хәзер паркур, воркаут һәм баскетболдан башым чыкмый. Паркур турында тәүге тапкыр 5-6нчы класста ишетеп, шөгыльләнеп караган идем – килеп чыкмады, шуннан соң ташладым. Паркурга кабат 9нчы класста алындым. Бер танышымның аның белән шөгыльләнүен ишеткәч, дәрес ала башладым. Хәзер үзем дә әллә нинди акробатик хәрәкәтләр башкарам. Умыртка баганасы белән тезне имгәтүне исәпкә алмаганда, бер җирем дә сынмады. Юкса, андый кискен мизгелләр бик күп булды. Акыл белән эш иткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Хәзер көн дә диярлек сәламәтлегемне дә, тәнемне дә ныгытам.


− 1 000 000 сум акча эшләвегез турында күпләр ишеткәндер. Дусларыгыз, укытучыларыгызның миллионер дусларына карата мөнәсәбәте үзгәрдеме соң?


− Берни дә үзгәрмәде алай. Классташлар бера-а-аз гына хөрмәт итә башлады, мактап алдылар. Без кайвакыт дәрескә бармый да калабыз, укытучылар хәлебезгә керә. Без мөстәкыйльлеккә чыктык, акча ягыннан әти-әниләребезгә бәйле түгел. Кием-салым, азык-төлек – барысы да үз акчабызга.


− Гений булу бер хәл... Ләкин барлык проблемаларны Delete төймәсе ярдәмендә бетереп, гап-гади, гамьсез укучы да буласы киләдер бит?


− Андый булу кыен шул хәзер. Гамьсез мәктәп чорын үттек инде.


МИЛЛИОНЕР УКУЧЫ



БЕЛЕШМӘ


Яраткан китаплары: бизнес турында: Роберт Кийосаки китаплары, Ричард Кох «Принцип 80/20»
Шигаре: беркайчан да кулыңны салындырма.
Нинди кызлар ошый: иҗади, шат күңелле, эмоциональ.
Иң уңай сыйфаты: тиз өйрәнә һәм отып ала.
Иң тискәре сыйфаты: игътибарын читкә юнәлтә


Фотолар Әмир ВАФИН архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев